ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК (интенсивный курс)
УНБЕРЕНЧЕ ДӘРЕС
Исәнмесез!!
I. Повторяем категорическое прошедшее время глаголов и склонение местоимений. |
а) — Булат, син кичә кая бардың?
— Концертка.
— Нинди концертка?
— Джазга.
— О-о-о!
ә) — Алмаз, кичә сезгә кем килде?
— Кичә безгә әбием килде.
— Синең әбигә ничә яшь?
— җитмеш биш.
— Ул нәрсә белән килде?
— Поезд белән.
Настоящее время глагола образуется добавлением к корню и основе аффиксов -а/-ә, -ый/-и.
Единственное число
Мин бар-а-м |
Я иду (еду) |
Син бар-а-сың |
Ты идешь (едешь) |
Ул бар-а |
Он (она) идет (едет) |
1. Мин театрга барам.
Мин Уфага барам.
Мин авылга барам.
Мин кибеткә барам.
Мин Актанышка барам.
Мин Австриягә барам.
Мин әбиләргә барам.
Мин туганнарга барам.
Мин Маратларга барам.
2. а) — Син кая барасың?
— Мин музейга барам.
ә) — Син кая барасың?
— Мин Уфага барам.
б) — Син кая барасың?
— Мин Америкага барам.
в) — Син кая барасың?
— Мин апаларга барам.
г) — Син кая барасың?
— Мин аларга барам.
3. — Ул бүген кая бара?
Ул бүген концертка бара.
Ул бүген табибка бара.
Ул бүген базарга бара.
Ул бүген магазинга бара.
Ул бүген кафега бара.
Ул бүген Мәскәүгә бара.
Ул бүген авылга бара.
Ул бүген әниләргә бара.
Ул бүген туганнарга бара.
Ул бүген Азатларга бара.
Диалоглар
а) — Син бүген кая барасың?
— Апаларга барам.
— Кайчан?
— Кич белән.
— Кем белән?
— Абыем белән.
ә) — Мин бүген дачага барам. Син барасыңмы?
— Барам.
— Машинаң бармы?
— Бар.
— Урын бармы?
— Бар. Ике урын.
— Ярый. Рәхмәт. Барам.
III. Мин кил-ә-м |
Я прихожу, приезжаю |
Син кил-ә-сең |
Ты приходишь, приезжаешь |
Ул кил-ә |
Он (она) приходит, приезжает |
1. Мин сезгә киләм.
Мин апаларга киләм.
Мин Азатка киләм.
Мин шәһәргә киләм.
Мин аларга киләм.
Мин сиңа киләм.
а) — Син ничәдә киләсең?
— Мин икедә киләм.
ә) — Син өчтә киләсеңме?
— Юк, дүрттә.
б) — Син Камил белән киләсеңме?
— Юк, Саша белән.
— Син машина белән киләсеңме?
— Юк, автобус белән.
в) — Син бүген киләсеңме?
— Юк, иртәгә.
2. — Ул сезгә кайчан килә?
Ул иртәгә килә.
Ул бүген килә.
Ул кич белән килә.
Ул якшәмбедә килә.
Ул апрельдә килә.
IV. Укы |
читай; учись |
Мин укыйм |
Я читаю (учусь) |
Син укыйсың |
Ты читаешь (учишься) |
Ул укый |
Он (она) читает (учится) |
а) — Син кайда укыйсың?
— Мин университетта укыйм.
ә) — Син кайда укыйсың?
— Мин мәктәптә укыйм.
б) — Марат нәрсә укый?
— Ул газета укый.
в) — Әби нәрсә укый?
— Ул журнал укый.
V. Эшлә — работай, делай |
Мин эшлим |
Я работаю, делаю |
Син эшлисең |
Ты работаешь, делаешь |
Ул эшли |
Он (она) работает, делает |
а) — Син кайда эшлисең?
— Магазинда.
ә) — Син кайда эшлисең?
— Төзелештә.
б) — Ул кайда эшли?
— Ул фирмада эшли.
в) — Марат кайда эшли?
— Лицейда.
г) — Алсу кайда эшли?
— Кибеттә.
а) — Марат, бүген сәгать икедә университетта бул, яме!
— Ярар.
ә) — Гөлназ, сәгать тугызынчы яртыда вокзалда бул,яме!
— Тугыздамы?
— Юк, тугызынчы яртыда.
— Яхшы.
1. Мин бул-а-м |
Я бываю |
Син бул-а-сың |
Ты бываешь |
Ул бул-а |
Он бывает |
а) — Син бүген сәгать биштә институтта буласыңмы?
— Әйе, булам.
ә) — Профессор Закиров бүген буламы?
— Була.
б) — Мин кич белән әбиләрдә булам. Син буласыңмы?
— Сәгать ничәдә?
— Алтыда.
— Мин җидедә киләм.
2. Мин булдымБез булдык
Син булдыңСез булдыгыз
Ул булдыАлар булдылар
а) — Галия ханым, сез кичә кая булдыгыз?
— Конференциядә.
— Казандамы?
— Юк, Чабаксарда.
ә) — Артур, син кичә лекциядә булдыңмы?
— Әлбәттә.
— Азат та булдымы?
— Әйе, ул да булды.
б) — Якшәмбедә мин дачада булдым.
— Кем белән?
— Дусларым белән.
— Яхшы булдымы?
— Бик яхшы булды. Көн җылы, матур иде.
а) — Алло, Алсу, бу синме?
— Әйе, бу мин.
— Бу — Гөлназ.Миннән посылка килдеме?
— Әйе, алдым. Зур рәхмәт.
ә) — Хәерле көн, Галия ханым. Сез миннән телеграмма алдыгызмы?
— Әйе, иртә белән алдым, рәхмәт.
— Галия ханым, минем поезд сәгать җидедә Казанга килә.
— Ярар, ярар, Марат.
а) — Алло, бу Маратмы?
— Әйе бу мин.
— Бу — Алсу. Марат, нихәл?
— Ярыйсы.
— Марат, Артур синнән киттеме әле?
— Әйе. Сәгать биштә китте.
— Ярый, рәхмәт.
ә) — Әби, без синнән открытка алдык.
— Бүгенме?
— Әйе. Рәхмәт сиңа.
— Исән-сау булыгыз!
3. Аннан (аңардан) — от него (от нее) |
— Әлфия, Кадрия Казанга килдеме әле?
— Юк.
— Миңа аннан телеграмма бар.
— Кайчан килә?
— Бүген, кич белән.
Сөйләшәбез!
а) — Сез танышлармы?
— Әйе. Без — танышлар.
— Әлфия, син университетта укыйсыңмы?
— Юк, мин эшлим.
— Кайда?
— Лицейда. Мин — укытучы. Ә син?
— Мин — студент. Мин академиядә укыйм.
ә) — Камил, син Мәскәүгә барасыңмы?
— Барам.
— Кайчан? Июньдәме?
— Әйе.
— Кем белән барасың?
— Бер дустым белән.
— Аның исеме ничек?
— Саша.
— Поезд белән барасыңмы?
— Юк, самолет белән.
— Ярый, исән-сау булыгыз!
б) — Бүген апамның туган көне. Син дә кил, Камил!
— Ярый. Рәхмәт. Кемнәр килә?
— Зур абый килә, кечкенә апа килә. Сеңлебез Гөлназ килә. Энебез дә килә.
— Рөстәмме?
— Әйе.
— О, кеше күп була!
— Син дә кил!
— Рәхмәт. Мин киләм.
в) — Наташа, бүген безгә кил. Әниемнең туган көне.
— Рәхмәт.
— Кил әле, Наташа, яме! Әни тәмле ашлар пешерде. Тәмле шулпа, ит, торт пешерде, тозлы балык бар. Әни тәмле салат ясый.
— Рәхмәт, Алсу. Мин киләм.
— Ярый.
БИРЕМНӘР
1. Тәрҗемә итегез:
укы |
|
аннан |
|
барам |
|
бездән |
|
киләсең |
|
аңарда |
|
булам |
|
бездә |
|
булды |
|
сездән |
|
миндә |
|
аңардан |
|
синнән |
|
миннән |
|
анда |
|
|
|
2. Татарча языгыз:
читай |
|
учусь |
|
читаю |
|
приходит |
|
учись |
|
идешь |
|
3. Җавап бирегез:
— Мин бүген театрга бараммы?
— Син базарга иртә белән барасыңмы?
— Ул иртәгә кая бара?
— Джон Казанга кайчан килә?
— Марат кайда укый?
— Әби нәрсә укый?
— Галия апа кайда эшли?
— Ул сезгә кайчан килә?
— Син безгә киләсеңме?
— Бүген аш пешердеңме?
— Иртәгә шулпа пешерәсеңме?
—Бүген ипи алдыңмы?
—Кибеттә конфетка ничә сум акча түләдең?
—Кибеттә сөт, каймак бармы?
—Ашыгыз тозлымы?
—Кофегыз баллымы?
—Бу балык тозлыракмы?
—Кибеттә күмәч бармы?
—Базарда ит күпме?
—Классыгызда ничә укучы бар?
—Казанда ничә кеше яши?
Коммуникатив биремнәр.
1. Спросите у Азата, куда он сейчас идет.
2. Спросите у Гузель, куда Алсу идет вечером.
3. Узнайте, где работает мама Галии.
4. Узнайте, куда уехал брат Азата.
5. Узнайте, когда приехал отец Кадрии из Москвы.
Дәрес бетте. Сау булыгыз.
|