ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК (интенсивный курс)
УНИКЕНЧЕ ДӘРЕС
Исәнмесез! Хәерле көн!
Наш урок — о знании языков, о татарском языке.
Русча по-русски
Инглизчә по-английски
Французча по-французски
Немецчә (алманча) по-немецки
Төрекчә по-турецки
Кытайча по-китайски
Японча по-японски
Марича по-марийски
Удмуртча по-удмуртски
Башкортча по-башкирски
Казахча по-казахски |
Бу китап татарча. |
Бу журнал инглизчә.
Бу газет русча.
Бу кассета төрекчә.
а) — Сездә немецчә китаплар бармы?
— Бар.Рәхим итегез.
ә) — Бу китап төрекчәме?
— Юк,башкортча.
б) — Бу киоскта инглизчә видеокассеталар бармы?
— Бар. Күп.
II. Бел |
знай |
Сөйлә |
говори |
Сөйләш |
разговаривай |
әйт |
скажи |
өйрән |
изучай, научись |
Тыңла |
слушай |
Аңла |
понимай |
Яз |
пиши |
Сора |
спрашивай, спроси |
Бераз |
немного |
Дөрес |
правильно; правильный |
Образец арабского письма, которым татары пользовались в течение тысячи лет.
III. Мин бел-ә-м |
Я знаю |
Син бел-ә-сең |
Ты знаешь |
Ул бел-ә |
Он знает |
Мин әйт-ә-м |
Я говорю |
Син әйт-ә-сең |
Ты говоришь |
Ул әйт-ә |
Он говорит |
Без бел-ә-без |
Мы знаем |
Сез бел-ә-сез |
Вы знаете |
Алар бел-ә-ләр |
Они знают |
Без әйт-ә-без |
Мы говорим |
Сез әйт-ә-сез |
Вы говорите |
Алар әйт-ә-ләр |
Они говорят |
а) — Син татарча беләсеңме?
— Әйе, бераз беләм.
ә) — Сез русча беләсезме?
— Әлбәттә, беләм.
б) — Марат, син кытайча беләсеңме?
— Юк.
в) — Галия ханым, Сез японча беләсезме?
— Белмим.
г) — Студентлар инглизчә беләләрме?
— Бик яхшы беләләр.
д) — Камил белән Айрат башкортча беләләрме?
— Әйе.
е) — "әни" русча ничек була? Әйт әле.
— Әлбәттә, "мама".
— Дөрес.
ж) — Бу китап татарчамы?
— Әйе. Татарча.
җ) — Бу журнал французчамы?
— Юк. Немецчә.
з) — Мин дөрес әйтәмме?
— Дөрес.
и) — Син ничек әйтәсең?
— Дөрес әйтәм.
к) — Марат рәхмәт әйттеме?
— Әйтте.
л) — Без дөрес әйтәбезме?
— Бик дөрес әйтәсез.
м) — Кызлар сезгә әйтәләрме?
— Юк, безгә түгел.
Когда корень или основа глагола оканчивается на -а/-ә, эти звуки в настоящем времени переходят на -ый/-и |
IV. Мин сөйл(ә)-и-м |
Я говорю |
Син сөйл(ә)-и-сең |
Ты говоришь |
Ул сөйл(ә)-и |
Он говорит |
Без сөйл(ә)-и-без |
Мы говорим |
Сез сөйл(ә)-и-сез |
Вы говорите |
Алар сөйл(ә)-и-ләр |
Они говорят |
Мин сөйләш-ә-м |
Я разговариваю |
Син сөйләш-ә-сең |
Ты разговариваешь |
Ул сөйләш-ә |
Он разговаривает |
Без сөйләшәбез |
Мы разговариваем |
Сез сөйләшәсез |
Вы разговариваете |
Алар сөйләшәләр |
Они разговаривают |
а) — Иртәгә семинарда кем сөйли?
— Мин сөйлим.
— Мин сөйлимме?
— Ярый, син дә сөйлә.
ә) — Син бик матур сөйлисең.
— Рәхмәт.
б) — Сез бик яхшы сөйлисез.
— Рәхмәт.
в) — Без кемгә сөйлибез? Сезгәме?
— Әйе, безгә.
г) — Алар телевизордан бүген сөйлиләрме?
— Юк, иртәгә.
д) — Син татарча сөйләшәсеңме?
— Әйе. Сөйләшәм.
е) — Саша немецчә сөйләшәме?
— Бераз сөйләшә.
ж) — Коля инглизчә сөйләшәме?
— Яхшы сөйләшә.
җ) — Кызлар нинди телдә сөйләшәләр?
— Японча сөйләшәләр.
Син русча өйрән-ә-сең.
Ул инглизчә өйрән-ә.
Без японча өйрән-ә-без.
Сез алманча өйрән-ә-сез.
Алар французча өйрән-ә-ләр.
а) — Син татарча беләсеңме?
— Юк, ләкин өйрәнәм.
ә) — Саша инглизчә өйрәнәме?
— Юк, ул инглизчә яхшы белә.
б) — Наташа, син французча өйрәнәсеңме?
— Юк, мин немецчә өйрәнәм.
в) — Кызлар, сез төрекчә беләсезме?
— Әйе, бераз беләбез һәм өйрәнәбез.
г) — Теге абыйлар японча беләләрме?
— Хәзер өйрәнәләр.
VI. Мин аңл(а)-ый-м |
Я понимаю |
Син аңл(а)-ый-сың |
Ты понимаешь |
Ул аңл(а)-ый |
Он понимает |
Без аңл(а)-ый-быз |
Мы понимаем |
Сез аңл(а)-ый-сыз |
Вы понимаете |
Алар аңл(а)-ый-лар |
Они понимают |
а) — Син татарча аңлыйсыңмы?
— Бик яхшы аңлыйм.
ә) — Гариф әфәнде, Сез инглизчә аңлыйсызмы?
— Бераз аңлыйм.
б) — Кызлар кытайча аңлыйлармы?
— Аңлыйлар. Алар кытай теле өйрәнәләр.
в) — Студентларыгыз төрекчә аңлыйлармы?
— Яхшы аңлыйлар һәм яхшы сөйләшәләр.
— О-о-о!
VII. Мин тыңл(а)-ый-м |
Я слушаю |
Син тыңл(а)-ый-сың |
Ты слушаешь |
Ул тыңл(а)-ый |
Он слушает |
Без тыңл(а)-ый-быз |
Мы слушаем |
Сез тыңл(а)-ый-сыз |
Вы слушаете |
Алар тыңл(а)-ый-лар |
Они слушают |
Мин музыка тыңлыйм.
Ул татарча музыка тыңлый.
Син опера тыңлыйсың.
Без оперетта тыңлыйбыз.
Сез романс тыңлыйсыз.
Алар ария тыңлыйлар.
а) — Артур, син нәрсә тыңлыйсың?
— Радио тыңлыйм.
ә) — Коля нәрсә тыңлый?
— "Бим Радио" тыңлый.
б) — Галия ханым нәрсә тыңлый?
— "Курай" радиосы тыңлый.
в) — Кызлар нәрсә тыңлыйлар?
— Романс тыңлыйлар.
— Азат әфәнде, сез нәрсә тыңлыйсыз?
— "Азатлык" радиосы.
Сөйләшәбез!
а) — Артур, син кайда укыйсың?
— Университетта укыйм.
— Ничәнче курста?
— өченче курста.
— Нинди факультетта?
— Юридик факультетта.
— Нинди телләр өйрәнәсең?
— Рус теле, татар теле һәм инглиз теле.
— Яхшы беләсеңме?
— Уртача беләм. Русча бик яхшы сөйләшәм. Инглизчә дә ярыйсы. Татарча начаррак беләм.
— Татар теле укытучысы кем?
— Клара ханым.
— Ул доцентмы?
— Юк, ассистент. Ләкин ул бик яхшы укытучы.
ә) — Исәнмесез! Бу татар теле кафедрасымы?
— Әйе. Рәхим итегез. Сез кем буласыз?
— Мин Агнесса Кефели. Мин Америкадан. Мин Аризонада, университетта эшлим.
— Рәхим итегез! Без бик шат. Таныш булыгыз! Мин — доцент Алсу Кәримова, бу ассистент Гөлназ туташ Галиева, бу — ассистент Кадрия ханым, ә бу лаборантыбыз — Гүзәл ханым.
— Мин бик шат!
— Сез татарча сөйләшәсез...
— Мин — ярты төрек, ярты француз. Мин телләр өйрәнәм.
— Сез нинди телләр беләсез?
— Мин французча, инглизчә, төрекчә, русча беләм.
— Татарча кайда өйрәндегез?
— Әтиемнән бераз өйрәндем. Китаплардан өйрәндем.
— Бик яхшы!
— Сез татар теле укытучысымы?
— Хәзер — Әйе. Унике укучым бар. Алар инженерлар, архи-текторлар, программистлар, композиторлар... Татар теле өйрәнәләр.
— О-о-о! Яхшы!
VIII. Хат |
письмо |
Мәкалә |
статья |
Яз; язучы |
пиши; писатель |
Мин яз-а-м |
Я пишу |
Без яз-а-быз |
Мы пишем |
Син яз-а-сың |
Ты пишешь |
Сез яз-а-быз |
Вы пишете |
Ул яз-а |
Он пишет |
Алар яз-а-лар |
Они пишут |
Мин хат язам.
Син роман язасың.
Ул лекция яза.
Без китап язабыз.
Сез мәкалә язасыз.
Алар музыка язалар.
а) — Артур, нәрсә язасың?
— Хат язам.
— Кемгә?
— Әбигә.
— Әбиең кайда?
— Уфада.
ә) — Айрат, син нәрсә язасың?
— Мәкалә язам.
— Нинди мәкалә?
— Газетага.
— Нинди газетага?
— "Сабантуйга"га.
б) — Галия ханым, исәнмесез! Хәлләрегез ничек?
— Яхшы.
— Нәрсә эшлисез?
— Лекция язам.
— Студентларгамы?
— Әйе. Иртәгә лекция.
— Яхшы.
в) — Алсу, әбигә хат кайчан язасың?
— Иртәгә, әнием.
— Бездән сәлам әйт.
— Ярый. әйтәм.
г) — Бу язучы нәрсә яза?
— Ул роман яза.
— Шулаймыни?
— Әйе.
— Яхшы язамы?
— Бик яхшы.
IХ. Мин сор(а)-ый-м |
Я спрашиваю |
Син сор(а)-ый-сың |
Ты спрашиваешь |
Ул сор(а)-ый |
Он спрашивает |
Без сор(а)-ый-быз |
Мы спрашиваем |
Сез сор(а)-ый-сыз |
Вы спрашиваете |
Алар сор(а)-ый-лар |
Они спрашивают |
Мин акча сорыйм.
Син китап сорыйсың.
Ул альбом сорый.
Без сәгать сорыйбыз.
Сез машина сорыйсыз.
Алар билет сорыйлар.
а) — Азат, бу ападан сора әле, ул кайдан?
— Юк, кирәк түгел, ярамый.
— Ярый, сора әле.
— Апа, Сез кайдан?
— Мин Казахстаннан.
— Ә Сез казахча беләсезме?
— Бераз беләм.
— Хәзер Сез кая барасыз?
— Мин авылга кайтам.
— Авылда кемнәрегез бар?
— Туганнарыбыз.
ә) — Сәгать ничә, Камил?
— Мин белмим. Мараттан сора!
— Марат, сәгать ничә?
— Мин белмим, Рөстәмнән сора!
— Рөстәм, сәгать ничә?
— Мин белмим, сәгатем юк!
— Уф-ф!
б) — Алсу, бүген укытучы синнән сорадымы?
— Сорады.
— Иртәгә дә сорыймы?
— Белмим.
в) — Азат, бу матур кыздан сора әле, исеме ничек?
— Хәзер сорыйм. Туташ, исемегез ничек?
— Ә сезнең исемегез ничек?
— Мин — Азат. ә бу Марат.
— Минем исемем юк. Сау булыгыз!
— Эх!
инде — пожалуйста; уже
а) — Кызлар, поезд килде бит!
— Шулаймыни? Киттек!
ә) — Алмаз, әни әйтте бит, кибеткә бар!
— Хәзер! Хәзер! Киттем!
б) — Сезгә әйттем бит, директор юк.
— Ул кайчан килә?
— Белмим.
в) — Әлфия, син миннән китап алдың бит?
— Әйе.
— Миңа бир әле.
— Ярый. Хәзер.
г) — Улым, газета бир инде.
— Хәзер, әби.
д) — Улым, укы инде!
— Ярый инде, бабай, укыйм бит.
е) — Кызым, аша инде, тәмле бит.
— Әни, ашыйм бит инде.
ж) — Азат, иртәрәк кайт инде. Театрга барабыз бит.
— Кайтам инде, әнисе, хәзер кайтам.
-ны/-не — аффикс винительного падежа ¦
әни — Әнине (маму)
әти — Әтине (папу)
әби — Әбине (бабушку)
Бабай — бабайны (дедушку)
Кыз — кызны (девушку, девочку)
Абый — абыйны (старшего брата, дядю)
Энем — энемне (моего младшего брата)
Сеңелем — сеңелемне (мою младшую сестру)
Китап — китапны (книгу)
Казан — Казанны (Казань)
Татарстан — Татарстанны (Татарстан)
Аш — ашны (суп)
Сөт — сөтне (молоко)
Ит — итне (мясо)
Тоз — тозны (соль)
Ярат — люби
Мин ярат-а-мБез ярат-а-быз
Син ярат-а-сыңСез ярат-а-сыз
Ул ярат-аАлар ярат-а-лар
а) — Азат, син Коляны беләсеңме?
— Бик яхшы беләм.
ә) — Коля, син Азатны беләсеңме?
— Бераз беләм.
б) — Азатны кем белә?
— Азатны без яхшы беләбез.
в) — Син Казанны яратасыңмы?
— Әлбәттә.
г) — Син нинди шәһәрләрне яратасың?
— Казанны яратам, Петербургны яратам, Хельсинкины яратам.
д) — Камил, нинди язучыларны яратасың?
— Мин Тукайны яратам. Пушкинны яратам. Азиз Несинны яратам.
— Ә җәлилне яратасыңмы?
— Әйе. җәлилне дә яратам. Ә син?
— Мин Сергей Есенинны яратам. Зөлфәтне яратам.
— Аларның китаплары синдә бармы?
— Бар. Күп.
— Яхшы.
е) — Сез Казаннанмы?
— Әйе.
— Әти-әниегез исән-саулармы?
— Рәхмәт. Исән-саулар.
ж) — Әбиең бармы, Илдус?
— Бар.
— Әбиеңне яратасыңмы?
— Яратам. әбием бик яхшы. Ул да мине ярата.
ХI. Мине |
меня |
Сине |
тебя |
Аны |
его, ее |
Безне |
нас |
Сезне |
вас |
Аларны |
их |
а) — Гафу итегез, мине кем сорый?
— Сезне студентлар сорый.
ә) — Алмаз, сине сорыйлар.
— Кем?
— Белмим. Бер кыз.
— Нинди кыз?
— Бик матур бер кыз сорый.
— Яхшы.
б) — Сез Алсуны беләсезме?
— Галиеванымы?
— Әйе. Мин аны яхшы беләм. Ул укытучы бит.
— Сез аны яратасызмы?
— Бик яратабыз. Ул — яхшы укытучы.
в) — Кызлар, сез кирәк.
— Кем?
— Сез инде, сез.
— Безне сорыйлармы?
— Әлбәттә, сезне.
— Хәзер киләбез.
г) — Безгә ике кыз килде. Алар Америкадан. Алар татарча бераз беләләр.
— Сез аларны беләсезме?
— Юк. Аларны Саша белә.
Текст
Мин Артур. Мин — студент. Мин университетта укыйм. Мин юридик факультетта, икенче курста укыйм. Мин русча, татарча, инглизчә яхшы беләм. Университетта французча өйрәнәм.
Укытучыбызның исеме — Натали. Ул Франциядән. Без аның белән французча сөйләшәбез, француз музыкасы тыңлыйбыз, французча китаплар укыйбыз, язабыз.
Француз теле — бик матур тел.
БИРЕМНәР
1. Татарча языгыз:
по-татарски |
|
слушай |
|
по-русски |
|
письмо |
|
по-немецки |
|
статья |
|
по-французски |
|
пиши |
|
по-английски |
|
спроси |
|
по-японски |
|
ведь |
|
по-китайски |
|
уже |
|
по-башкирски |
|
люби |
|
по-удмуртски |
|
научи |
|
по-казахски |
|
меня |
|
знай |
|
тебя |
|
говори |
|
его |
|
разговаривай |
|
ее |
|
учи |
|
нас |
|
правильно |
|
вас |
|
скажи |
|
правильный |
|
понимай |
|
|
|
2. җавап бирегез:
Син татарча беләсеңме?
Ул рәхмәт әйтәме?
Сез русча беләсезме?
Алар французча беләләрме?
Марат рәхмәт әйттеме?
Алсу немецчә сөйләшәме?
Сез татарча өйрәнәсезме?
Алар төрекчә беләләрме?
Син японча аңлыйсыңмы?
Булат музыка тыңлыймы?
Алар нәрсәләр тыңлыйлар?
әби нәрсә яза?
Сез китап сорыйсызмы?
Алар билет сорыйлармы?
Сәгать ничә?
Сез аңа рәхмәт әйттегезме?
Сез әниегезне яратасызмы?
Сез нәрсә яратасыз?
Сез нинди язучыларны яратасыз?
Без нәрсә сорыйбыз?
Сез безне беләсезме?
5. Мәкальләрне өйрәнегез һәм тәрҗемә итегез:
Ике уйла, бер эшлә.
Ике уйла, бер сөйлә.
Аз сөйлә, күп тыңла.
Аз сөйлә, күп эшлә.
Аз сүз белән күпне әйт.
Коммуникатив биремнәр.
1. Спросите у студентов, говорят ли они по-татарски.
2. Узнайте у Рустама, говорит ли он по-французски.
3. Спросите у Алсу, хорошо ли она знает английский язык.
4. Спросите у учащихся, какие языки они изучают.
5. Узнайте у Алмаза, понимает ли он по-турецки.
6. Спросите у Галии ханум, слушает ли она оперу.
7. Спросите у Булата, какую музыку он слушает.
8. Спросите Клару, кому она пишет письмо.
9. Узнайте у Айрата, что он пишет.
10.Подтвердите, что вы взяли эту книгу.
11.Подтвердите, что вы прочитали эту книгу.
Дәрес бетте. Сау булыгыз!
|