История
Фирдәвес Галиева
КЕМ УЛ - ТАТАР? ЯГЪНИ, БӨЕК ТАТАР ИЛЕ КОНТУРЛАРЫ
Бу көннәрдә татар дөньясы күгендә тагын бер зур вакыйга булды: әлегә урыс телендә “Контуры Великой Татарии” китапларының беренчесе басылып чыкты! Әлеге китап укучыны дөньяның 5 кыйтгасында да татарлар гөрләп яшәгән заманнар булганын, тормышның төрле өлкәләренә караган, әлегәчә сакланган, “татар” сүзенә бәйле бихисап истәлекләр белән таныштырып, татарның БөтенДөнья кешесе икәнлеген исбатлый. Дөресрәге – исбатлый башлый, хезмәт бит 4 китаптан торасы.

Нурмөхәммәт һәм Илдар Хөсяиновлар "Контуры Великой Татарии" китап авторлары
Өлкән автор – Нурмөхәммәт Хөсәенов, Бәләбәй шәһәрендә – Татарстаннан читтә беренче булып Татар гимназиясе ачып, 20 ел буена шунда “Татар тарихы”н яңача укыткан, һәм дә инде татар дөньясында шактый билгеле шәхес. Икенче автор - Илдар, аның улы һәм укучысы, ул Татар Энциклопедиясе Институты аспирантурасында гомүмтарих бүлеген тәмамлаган. Әлеге аталган китап - алдагы елларда татар мирасын ачыклау буенча авторлар тарафыннан язылган китапларның дәвамы булып тора.
Бу “комплекска” кергән китапларның беренчесе - “Рус теленең төрки нигезләре сүзлеге” дип атала (I басмасы 2006 елда, V басмасы, 2012 елда басылды), ул өлкән Хөсәенов тарафыннан язылган иде (Илдар исә – ул чакта әле гимназия укучысы – әмма инде “компьютерда җыючылар”ның берсе булган). Китап мавыктыргыч, монда, авторның, үзе булдырган уникаль методикасын кулланып эшләгән гаҗәеп тикшеренүләре буенча, һич уйламаган урыс сүзләренең гади генә ысуллар белән ясалып, татар нигезеннән чыгышлы икәне ачыла! (Әйтик, “волк” сүзе. Баксаң, татар телендәге улак, уларга хирыс сүзеннән ясалган атама икән! Татарда элек “в” хәрефе булмаган, аның урынына “уа”,”уы”,”уо”, w әйтелгән: уакыт, ауыл, уак-төяк... “Улак” сүзендә “у” “во”га алышына, “а” хәрефен “сызып ташлаганнар”). Мәгълүм ки, урыс телендә берничә дистә мең сүз бар, аларның күпчелеге бер үк тамырдан ясалган сүзләр төркемнәреннән тора. Китапның V нче басмасында автор, урыс сүзләрен тикшереп, биредә 4000 ләп татар теле белән “уртак” тамыр-сүзләр барын ачыклаган, аларның татар сүз-тамырдан төрле юллар белән (гади укучы хакына лингвистик терминнарга кермибез инде)-хәреф алыштыру яисә аны кыскартып кую, яисә, тамырга хәреф өстәү , һ.б. алымнар белән ясалганнарын дәлилли. Ягъни бу китап татардан алынган сүз-тамырдан ясалган урыс сүзләреннән торган сүзлек, һәм анда һәрбер рус тамыр-сүзе ясалышына аңлатма бирелә бара. (Искиткеч зур түземлек һәм вакыт сарыф ителгән!)
Китапта тагын шундый кызыклы ачышлар бар: әйтик, татар телендәгә сүзъясалыш аффиксларын урыс сүзләрендәге аффикслар белән чагыштырып, автор аларның башлыча шул ук татар нигездән үзләштерелгән аффикслар икәнен, яисә деформация аша үтеп тә, шулай да охшашлыгын саклап калганлыгын күрсәтә. Шундый – 220 ләп төрдәге “татар аффикслары” урыс телендәге сүзләр ясалышында кулланылган. (Мәсәлән, афф. “за,зә”: тат. күрәзә, тәрәзә, җилпәзә, урыс телендә, “очраклы рәвештә”, “за,зя”: обуза, заноза, бронза, стрекоза, стезя, һ.б., яисә тат.афф. “ач,әч”: калач, токмач,тылмач, әтәч - урыста “ач,ич”: первач, кулич, трепач, бородач, һ.б. Шундыйрак охшашлы “очраклыклар” атлаган саен очрый!)
Янә дә ул китапның икенче бүлегендә мең ярым урыс фамилиясенең татар чыгышлы икәне күрсәтелеп үтелә! Боларның 600-700-е фән тарафынан инде танылган.
- Бу китапны беренче нәүбәттә гамәлгә куймый мөмкин түгел иде, - ди Нурмөхәммәт әфәнде. - Алдагы хезмәтләребез белән танышкан кеше моңа инана...
Арытаба, 2016 елда аталы-уллы Хөсәеновлар “Что есть Московия” китабын чыгаралар, алар аны “Татар тарихының кыскача эскизы” – дип атыйлар. Ошбу китапта алар рәсми тарихның, шул исәптән татар тарихының да ялганлыгын күп төрле дәлилләр белән исбатлыйлар һәм “чын татар тарихы әле язылмаган” дигән карашта торалар.
Әлеге китапта, йөзләрчә борынгы карталарга таянып, “Московите Татария”, шул исәптән “Московия Азиатская”, “Московия Европейская” дип билгеләнгән киңлекләрдә, төрле чыганаклардан алынган торак пунктлар (хәзер дә шәһәр, авыл исемнәре), тау, елга, күл исемнәре һәм башка төр атамаларга караган, татар теленнән чыгышлы, дистә ярым атамаларны эченә алган “топонимнар комплекслары” китерелгән иде: Джайлов-Жилово..., Мәскәү-Московка..., Коллома-Коломна, Ханово-Каново..., Кузнецово-Тимерязово..., Каран-Караново..., Казанлы-Казаново...
Биредә, аларның, географик буйлыкта, бөтен Евразия киңлегендә, шул исәптән СНГ илләрен һәм берникадәр чит илләрнең чиктәш өлешләрен дә эченә алып, әледән-әле – “кластер принцибында” – кайбер исем-атамаларның уртача йөз һәм күбрәк тапкыр, икенчеләре – икешәр йөздән артык тапкыр кабатлануы күрсәтелә, һәм әлеге атамага бәйле мәгълүмәтләр ул киңлекләрдә көн күргән кешеләрнең яшәү рәвешенә, ритмына, төрле сезонда үтәгән вазифаларына карап аңлатыла.
Бөек Татар иле тарихына караган язма мәгълүмәтләр мәхсус рәвештә җентекләп юк ителгән булса да, Хөсәеновлар кулланган тарихи реконструкция алымнары аз-маз сакланып калган мәгълүмәтләргә таянып, шактый нәрсәләрне аермачык тасвирларга юл ача. Сүз уңаеннан: “юк ителгән”булуга һич тә шик юк икәнең дә - авторлар китергәннәрдән ике-өч штрих белән булса да күрсәтеп үтик әле: Урыс елъязмаларын караган кеше белә: аларның берсендә дә, бер җирендә дә “Московия” дип аталган ил күренми, анда бары тик “Русь” кенә атала, гәрчә, шул ук вакытта, йөзләрчә карталарда бу киңлекләрдә Московия дигән биләмә күзгә бәрелеп ята, әмма анда “Русь”ка һич урын юк!
Әйе, XV гасырдагы карталарда Балкан ярымутрауында һәм Балтика буенда “Russia” дигән язу күренә башлый, әмма кайда аңарчы булган “Святая Русь”, һәм, гомүмән, Русь? Яки, тагын бер мисал: Рәсәйнең Европа өлешендә, өчәр мең километрларга сузылган, биеклекләре 10-ар метрга җиткән ике мәһәбәт бөек “Татар валы” бар, әммә алар турында урыс тарихын тасвирлаучы елъязмаларда ярты сүзгә дә урын юк...
Никадәр биниһая дәү булсалар да, болар рәсми тарих битләреннән “төшеп калганнар”... Һәм бит әле аларның реданнары урыс иленә каршы карап тора! Кем өстенә килгәнне күрсәтә бу валлар?! Шулай ук, нигездә 8 почмаклы булган шундый ук технологиядә корылган галәмәт фантастик зурлыктагы крепость-калгалар булганлыгы ачылды, тик алар турында да Россиянең “чын тарихында” берни дә әйтелми...
Ә 700 ел вакыт буена басылып чыга барган карталарның битләреннән төшмәгән Бөек Татария дәүләтенең (ә андый карталар бүгенге көндә Хөсәеновларга 340-350 данәдә барлыгы билгеле) тарих “фәнендә” бөтенләй искә алынмавы, һәм дә аның урынына – әлеге карталарда бер генә тапкыр да күрсәтелмәгән - мифик “Монголия” белән тарихчыларның инде гасыр ярым саташулары – уйлый белгән кешедә тәмам аптыраш тудыра, - диләр авторлар.
- Ни әйтәсең инде менә... – дип көлә Нурмөхәммәт әфәнде, әлеге китаплары турында миңа аңлатма бирә барып - Карталар бер нәрсә сөйли, “тарихи чыганаклар” – үзләренчә, ә рәсми тарих “фәне”, бу аермалыкны күрмәмешкә салышып – үзенекен тукылдый бирә.
Һәм, аңлашыла ич инде - биниһая зур географик биләмәләрне үз эченә алган Бөек Татария дәүләтен сакларга да кирәк булган бит инде. Әмма, әлегә кадәр беркем дә әле аңлатмады: 300-400 меңәр гаскәриләрдән торган Бөек Татария армияләре кайда яшәгәннәр, ничек, кайларда яши торып, бүгенге көндә күз алдына китергесез хәрби осталыкларга өйрәнгәннәр, атларын кайда тотканнар? (Бөек Хубилай-ханга каршы, мәсәлән, Наян исемле чукынган абзыйсы, Христос сүрәтләнгән флаг астында 400 мең атлы гаскәр белән яуга килә, аңа каршы Бөек хан 360 гаскәр куя), ничек алар үзләрен һәм атларын (һәрбер гаскәригә 5 ат тиеш булган!) кышын-җәен азык белән, һәм, гомүмән, көнкүреш һәм хәрби кирәк-ярак белән тәэмин итә алганнар?
Хөсәеновлар исә, бихисап күп чыганакларны җентекләп өйрәнеп, алардагы очраклы рәвештә сакланып калган, еш кына “икенче пландагы”мәгълүмәтләрне җыйнап-анализлап, аларны искитмәле табигый, спай һәм төзек системага салып классификацияләгәннәр һәм бу сорауларга тулы җавап бирәләр. Аларның географик, табигать һәм социаль-көнкүреш объектлары атамалары төркемнәрен җентекләп анализлауларына игътибар белән карасак, дәүләтчелектә иң мөһим эшләрдән булган: илне саклардай армия тоту, сугышчыларның тиешле әзерлеген тәэмин итү – болар барысы да табигать законнарына һәм ел фасылларына идеаль рәвештә җайлаштырып оештырылган хәрби система булганлыгы аерымачык күз алдына килеп баса.
Менә, мәсәлән, сәяхәтче Г.Рубрук (һәм башка сәяхәтчеләр дә) язган: “Татарлар Скифияне – Дунайдан башлап кояш чыгышына кадәр арада – төп-төгәл чикләр белән бүлгәләгәннәр; алар җәен иң төньяк (географик) киңлекләргә кадәр менәләр, кышын исә көньяк киңлекләргә төшеп кыш үткәрәләр; һәм һәрбер капитан үзенең кул астындагы кешеләренең - язын, җәен, көзен, кышын, нинди урында буласын төп-төгәллектә белә”.
Сорау бит шунда ук туа: кем шул кадәр галәмәт киңлектәге җирләрне “капитаннарга” төгәл итеп бүлгәләп биргән һәм моның мәгънәсе нидә? Күренә ки – сүз, ошбу киңлекләрдә өстенлек итүче, ошбу “капитаннарның капитаны” бүлеп биргән, төнъяктан көньякка таба сузылган җир полосалары буйлап хәрәкәт итү турында бара. “Капитаннар” булгач – алар җитәкчелегендәге хәрби частьләр турында сүз түгелмени? Шулай итеп, бик гади һәм зирәк чишкәннәр татарлар атлы армияләрен тоту мәсәләсен: казармалар, ат абзарлары, складлар; печән чабып-җыеп эскертләр салырга да кирәкми... - сугышлар булмаган вакытларда, гаскәри частьләр, төгәл бүленгән маршрут-полигоннардагы җәйләү-лагерьләрдә чатырларда яшәп, хәрби осталыкларын чарлаганнар, атларын һәм ит ризыгы чыганагы булган сарыкларны (“ордынская овца” дип аталган табигый порода бар) тукландыру өчен әледән-әле яңа җәйләүләргә күчеп йөргәннәр. Аңлашыла ич - хезмәткә алынган ир-егетне шундый галәмәт зур гаскәрләр составында, командование сигналларына төгәл буйсынырга, бердәм маневрлар ясага, төрле кораллар белән кул сугышы алып бару осталыгына даими өйрәткәннәр. Югыйсә, Бөек хан карамагындагы дәһшәтле Ордалар күктән төшеп яу чапмаган ич инде...
Боларның “капитаннар” җитәкчелегендәге хәрбиләр булганын авторлар бик күп дәлилләр белән раслый. Шулардан иң фәһемле икесен генә китерәм: Татария Урдалары таркалганнан соң хасил булган казакларның (=качакларның) мәҗбүри рәвештә хәрби тормыштан утрак тормышка күчкән мәлләрдәге яшәү рәвеше тасвирламалары шактый тарихи чыганакларда теркәлгән: казаклар тарих мәйданында күренә башлаган “беренчел чорларда” (ә бу - XIVче гасыр - Урдаларның нәкъ таркалыш чоры) - аларның станнарында хатын-кызлар бөтенләй булмаганы турында шактый язмалар булганы билгеле, шуңа күрә казаклар, ул вакытларда баскынлык иткән мизгелләрдә (һәм бу аларның төп шөгеле булган) хатын-кызларны күпләп урлаган булганнар, сәяхәтчеләр биредә туктаусыз өйләнү процессияләрен тасвирлап язалар. Һәм дә ярылып яткан икенче шундый ук мисал: мәгълүм ки - “манчжур” татар Урдалары Кытайга фәкать ирләрдән торган составта бәреп керәләр: алар арасында, аларның обозларында да хатын-кызлар һәм балалар бөтенләй булмаган. Ягъни, Татариянең ”классик чорында” “күчмә татарлар”, ә дөресе – хәрби татарлар - арбаларында гаиләләрен утыртып “кочевать итеп” йөрмәгәннәр, ә ул “классик” чордагы “кочевать итеп йөрү” – ул хәрби хезмәткә алынучыларның маршрут-полигон лагерьләрендә хезмәт итү рәвеше булган. Һәм, ул чактагы кешеләргә бу киңлекләрдә яшәү өчен “земли рискового земледелия” саналган Төнъяк Евразия кулай булмаган – ул армияләрне тотыр өчен иң кулай җирлек булган.
Менә тарихчы А.Лызлов ни язып калдырган: “Татария... разделяется на четыре части. ЕДИНА имеет В СЕБЕ ОРДЫ ВСЕ. Вторая загатаи и все народы, иже суть при Уссоне... Третия обдержит Китай... и Хинское государство. Четвертая содержит страны мало нам ведомыя...”
Ә Орда, инде төгәл мәгълүм - армия дигән сүз. Менә Татариянең нәкъ шушы төнъяк өлеше – Московия (Ак Урда аталганы, башлыча, чукынганчыга хәтле...) “имел в себе все Орды”, ягъни биредә барлык Урдалар (армияләр), маршрут-полигоннардагы хәрби лагерьләрдә хәрби хезмәт кылганнар. Шунысы да төп-төгәл күрсәтә моны: Урда-Орда дип аталган топонимнар җир йөзенең бары тик шушы өлешендә генә очрыйлар. Мәскәүдә, Новосибирскийда бүгенгәчә “Ордынка” һәм “Ордынское шоссе” юллары сакланып калган. Һәм бу ике арада, әлеге юлның өлешләре, төрле әдәбияттә төрлечә: Татарская дорога, Московская дорога, Большая Старая дорога фрагментлары рәвешләрендә сакланып калган икән, ләбаса.
- Әйе, ул чордагы Татария гаскәрләренең эчке төзелеше турында исән калган мәгълүмәт – юк дигәнгә тәңгәл, - ди Нурмөхәммәт әфәнде. Һәм бу аңлашыла да: шактый тарихи чыганаклар сөйли бу хакта: чит кеше ялгыш кына да татарларның хәрбиләр станына килеп чыкса – аны бернигә карамыйча юк иткәннәр. Арага шымчылар керүне булдырмауны хәрби төзелештә “унлык” (иң кече подразделение) системасы 100%-ы белән тәэмин иткәне дә тарихи чыганакларда ассызыклап теркәлгән, чөнки “унлык” командиры чит кешене күрми кала алмый бит инде... Димәк. бу турыда мәгълүмәтләрне турыдан-туры күрсәткән чыганакларны эзләү - файдасыз...
Археологлар кебек үк – ишелеп бетеп балчык өеменә әйләнгән бинаның рәвешен анда-монда сакланган фрагментлар буенча күз алдына бастырган шикелле, бу очракта да, шулай ук күзгә күренер-күренмәс сакланган матди һәм язма “ишарәләргә” карап берникадәр тарихи реконструкцияләү ысулы гына ярдәм итә алган очрак инде бу.
Хөсәеновларның әлеге “Что есть Московия...” китабы хәрби көнкүреш турында “аннан-моннан” бик күп “вак-төяк” нәрсәләрне җентекләп җыйнап исәпкә алып, өстәрәк әйтелгән үтә четерекле сорауларга тулаем һәм бик гади рәвештә җавап бирә, әйтик, Рубрук үз сәяхәте турында сөйләгәннәрне җентекләп карап, алар тасвирлаганнарны табигый яшәү практикасына күчереп күрсәтәләр алар.
Мәсәлән, мәгълүм булганча, әле XIX гасырда да хәрби подразделенияләрнең походка чыгу маршы алдында агиллар (сүзлекләр таныйлар - татар чорыннан калган гамәл һәм сүз!) була калып, алар, гаскәрнең яңа дислокация урынына лагерь булып килеп утырасы урыннарын әзерләгәннәр. Һәм инде, Урдаларда, әлеге маршрут-полигоннарда хәрби подразделениеләренең алдында баручы агиллар, елның-елында – язын-җәйен-көзен озакка тукталып тору лагерьләренең кормаларын (чираттагы туклалыш урында чатырлар; ашату урыннарын, ремонт базасы корамаларын һ.б.) әзерләп куялар. Ышанмаска булыр иде дә бит – әмма, нәкъ ошбу системаның “римлылар гаскәрләрендә” дә кулланылган булуы фәндә тасвирлау тапкан икән инде. (Нурмөхәммәт әфәнде елмаеп: римлыларныкы микән соң әле ул,-дип куйды.)
Әлеге лагерьләр “җәйләүләр” дип аталу сәбәпле, шул замандагы лагерьләр инфраструктурасының терәк пунктлары булган агилларның каралты-куралары, Урдалар таркалгач, утрак тормыш башлап җибәрүчеләргә дә табигый рәвештә терәк пункт буларак хезмәт иткәннәр (сүзлекләрдә бу теркәлгән: агил > авыл), һәм, әлеге “җәйләү”агиллары корылмаларының атамалары бүгенгәчә Җәйләү-Жайлау-Джайлау > Зайлау, Зилоу>Жилово-Шилово, Старо-, Ново-жилово һ.б. шундый торак пунктлар исемнәрендә, географик атамаларда шактый күләмдә чагылыш тапкан. Һәм мондый рәвешле топонимнар, шактый күп санда сакланып калганнар (мондыйлар 130 тирәсе барлыгы мәгълүм).
Ә инде хәрби подразделениеләрнең кышкы вакытта сыена торган хәрби лагерьларе - кышлыклар – бүгенге көнгәчә Россиянең (берникадәр төзәтмәләр белән – СНГ илләрендә) көнъяк географик киңлекләре буенча тезелгәннәр, аларның элгәреге статуслары, хәзергәчә Кышлак, Кишлак, Кыштак, Каштак һ.б. шундыйрак атамалы авыллар (ул киңлекләрдә, авыл дигән сүз, гомүмән, “кышлак” сүзе белән билгеләнә!) тезмәсендә аерымачык чагыла, дип күрсәтәләр авторлар. Ә хәрби осталык “чарлау”өчен ясалган махсус җайланмалар белән җиһазланган мәйданнар – “тукмаклыклар” - Тукмак, Токмак, Тукмаки, Токмаклы, Такмак, һ.б. шундый географик атамаларда эзләрен саклап калган (авторлар, тарихчыларның “Алтын Урда” дип атаган җирләрен, тарихи чыганакларда “Тукмак Улусы” дип телгә алынуын искәртәләр).
Хәрби частьләрне бар кирәк-ярак нәрсәләр белән комплекслы тәэмин итү урыннары һәм коммуникацияләре – көлләмәләр (кыпчак сүзлегендә “көлләмә“ - тәэмин итү) – бугенге көнгә Коллома, Коломна, Коломенка, Коламенка, Коломак, һ.б.ш. атамалар исемнәрендә чагыла (урыс чыганаклары мондый атамаларның элек бик күп булуларын искәртәләр).
Туклануны тәэмин итү белән бәйле урыннар – “казанлы” урыннар - Казанлы, Казанлык, Казанка, Казаново, Казановка; Барановка, Баранинцы, Сарыктау, һ.б. шундый бихисап күп топонимнарда чагылыш тапкан дип фаразларга урын бар. Гаскәрләрне үзара һәм хәрби үзәкләр белән бәйләп торучы курьер-почта хезмәте инде исбатлауны һич сорамый – болар фәндә киң мәгълүм булган “ям”нар һәм “минзил”ләр челтәре, алар бик күп топонимнарда - Ям, Ямки, Ямполь, Ямы, Ямская; Минзәлә, Menzil (бүгенге көндә: menzil - төрек., крым.татар., азерб., курд., старохорват.; узбек.manzil, румынча men'zil – почтаны аңлата) һ.б. шундый рәвештә бүгенге топонимнарда чагыла. Һәм дә инде, зур елгалар аша кичү урыннары – елга ярлары буендагы “Таш кичүләр” - Каменый Брод, Татарский Брод... кебек топонимнар да берникадәр бүгенгәчә сакланып калганнар.
Азмы-күпме хәрби эшләр тарихы белән кызыксынган кеше сугышчыларга тимер кораллар ясау, бихисап ук очлары әзерләү, гаскәриләрне һәм аларның атларын тимер кием, амуниция белән тәэмин итү, аларны даими ремонтлап тору кебек эшләр барлыгын аңлап ул чор гаскәрләрен тимерчелек пунктларыннан башка күз алдына да китерми. Утлы коралга күчкәч тә әле, XXче гасыр башында ат дагалау проблемасы булганга гаскәрләрдә “ремонтёрлер” штатлары торган. Әмма безнең рәсми тарих фәне мондый “вак-төяк” проблемаларны бар дип тә белми, гәрчә бу – тимерчелек хезмәте белән тәэмин итү - ифрат зур һәм катлаулы мәсьәлә булган. Авторлар күрсәтәләр: ул чорлардагы гаскәрләрдә, тимерне куз-күмер белән “кузын”нарда кыздырып эреткәннәр (чөнки, ул заманнарда - коксланган ташкүмер әле мәгълүм булмаган) – һәм мондый алачык-урыннар, һичшиксез, тиешле микъдарда стационар корылмалар белән тәэмин ителгән булуына дәлилләр китерәләр, һәм дә андый корылмалар урыннары, соңра, Урдалар таркалган чорларда (кузын>): Кузновка, Кузнецовка...; тимер> Тимиркузово, Тимиркузово, Тимирюзово, Тимирязово, Темерник, һ.б. шундыйрак исемле авылларга нигез биргәннәр һәм, үз чиратында, болар топонимнарда чагылыш тапканнар. Һәм аңлашыла - бу ремонт пунклары, үз чиратында, агач күмере белән тәэмин итү пунктларыннан башка эшли алмаганнар (ә андый күмер әзерләү ифрат күп көч таләп иткән), һәм, авторлар исбатлаулары буенча, күренә ки – мондый урыннар Каран сүзе белән билгеләнгән топонимнарда чагылыш тапкан.
Бу, югарыда әйтелеп киткән атамалар һәрбер хәрби подразделениенең маршрут-полигонында мәҗбүри булырга тиешлеге бәхәссез, һәм чынлап та, аларның эзләре археологик казынулар вакытында әледән-әле очрап тора, барысы да, географик киңлек-буйлыклар буйлап кластер принцибында кабатланып торган атамалар комплексларында ап-ачык күренәләр һәм авторларның сүзләренә дәлил булып торалар.
Аңлашыла ки – ошбу хәрби комплекслар белән идарә итү системасының “ГомүмУрда” Штабы булганлыгына һич шик була алмый. Ә инде аның төп звенолары – маршрут-полигоннарда булган...
Урыс тикшеренүчесе И.Кондратьев, ниндидер, безнең вакытка килеп җитмәгән чыганакларга таянып, үзенең “Седая старина Москвы” (М., 1893) китабында язган (6 бит): Москва была неким «центром или сборным местом» «для проходивших через нее ополчений, потому что князья и воеводы владимирские, новгородские, рязанские и черниговские сходились в нее со своими войсками...”, - дип язган. Димәк, татарларның әлеге хәрби системасы, урыслар Татариядән аерылып чыккан чорларда аларга да берникадәр вакыт хезмәт итеп торган.
Әйтеп узгандагыча, авторлар, Евразия киңлекләрендә “Мәскәү” сүзенә бәйле топонимик атамаларны шактый тәфсилләп тикшергәннәр (алар барлыгы 130 дан артык икән!), һәм алар, һәрбере (санаулы искәрмәләрдән гайре) уртача 55 нче параллель тирәсендә (берничә градус аерма белән) урнашкан “мәскәү”ләр тезмәсе булып чыга: Московка, Москаленка, Москwитиновка, Московиха, Старо-, Ново-московск, >Мос[]ква, һәм дә Мәскәү, Мәскәүлек, Мыски татар (казах, хакас) торак пунктлары, яки шундыйрак башка атамалар рәвешендә сакланып калган... Боларның урнашу нокталары “Кышлак-...Киштак” топонимнары тезмәсе белән иң төнъяктагы Җәйләү-...Жилово”лар арасының уртасыннан берникадәр (10 градус чамасы) көньяктарак булып чыга. Бик җайлы урын: беръяктан - ул маршрут полигоннарының уртасына да якын, икенче яктан, яз фасылы бирегә маршрут-полигонның күпчелектәге җәйләүләреннән иртәрәк, ә кыш исә соңлабрак килә. Тагын бер искитмәле тәңгәллек китерәләр авторлар: тарихчылар сөйли: “төркиләр, һуннар заманыннан бирле язын һәм көзен җыеннар ясап, анда нәтиҗәләр ясаганнар”...
Москва – татарча Мәскәү. Ул - барлык көнчыгыш телләрдә дә “Мәскәү” сүзенә якын яңгырашта һәм сүз формасында. Алай гына да түгел - көнбатыш илләрендә дә шуңа якын яңгырый: Moscou, Moscow формасында, фәкать урыста гына Моск[-]ва рәвешендә! Аеруча кызык һәм игътибарга лаек: татар теленнән гайре башка телләрдә (шул исәптән – урыста) бу сүз һич кулланышта юк. Ә татарда һәм төнъяк Казакстанда бүгенгәчә 8 Мәскәү авылы бар икән! Баксаң, татар диалектларында һәм әдәби ядкәрьләрдә (моңа өстәп – казахларныкында) сакланып калган “мәскәү (мәскү-н)” сүзе бар икән, ләбаса. Әлеге “Московия...” китабында ошбу, урыс тарихында “йомылган”, бүгенгәчә “серле” булып калган ойконимның татарда кулланышта булганлыгы берничә чыганактан ачыла икән.
Авторларның җентекләп “Мәскәү” атамасының мәгънәсен ачыклауның кайбер мизгелләре. Алар, элек үз якташлары булган Хаҗи-ага Әхмәтҗановның “Мәңгелек балачак елгасы”китабыннан берничә юл китерәләр. ”Төбәктәге Мәнәүзтамак татар авылында халык “балык мәскәүләргә” (көнкүрештә балык тоту ысул-йоласы исеме) йөри: елганың тын урынында су өстен төнлә яктыртып торалар, моңа балык җыела, һәм аларны ансат кына тоталар”.
Бу очракта “мәскәү” сүзе “җыелу” сүзенә тәңгәл килүен билгеләп китәләр алар. Икенче очракта, авторлар Кара-бәк шәҗәрәсен искә алып, анда теркәлгән “мәскү – “язлыкта торуг урыны”булуын ассызыклыйлар. Шул ук мәгънәдәгә “мәскүн” – казах эпосындагы “Бабалар Сөзі”ендә теркәлеп калган булганны да искәртәләр: «Рабиғ МӘСКҮН дегенің сенің алыс, Бұ сөзіңе ғажапқа біз қаламыз... Рабиғ МӘСКҮН жолыны білермісің, Оны дағы баян қыл Балқияға. – Әй, Балқия, айтайын саған сөзім...» - “Синең язгы Мәскүн дигәнең еракта, Бу сүздән без гаҗәпкә калабыз”... “Язгы мәскүнгә юлны син белмисең...”
Авторлар шуны да искәртә: Адлер Тимергалинның Миллият сүзлегендә дә телгә алынган икән Мәскәү сүзе. “Рабигы мәскүн – кешеләр яши торган җирнең дүрттән бере” - дип аңлаткан Мәҗит Гафури”»... диелә (376 бит). Бәлки ялгыш тәрҗемә – “язгы мәскүн” тиештер (“рабиг”ның икенче мәгънәсе - язгылык). Ә инде тагында соңрак дәвердә бу сүз (310 биттә): “Мәскүн - кеше тора торган урын” дип билгеләнгән, ә инде тагында соңрак дәвердә бу сүз “Мәскән – яшәү урыны, йорт” (309) – дигәнгә калган...
Кайбер мәгълүмәтләрне авторлар Габдерәшит Ибраһим мирасында күреп алганнар: “Мәгърифәтче Габдерәшит Ибраһим “Бөгрәделек көндәлеге”ендә дә әлеге сүзне кулланып язган булган икән: “Русия хөкүмәте борынгыдан бирле биредә [Омск тирәсендә] КӨЛЛИЯТЛЕ гаскәр булындырмактадыр. Хәрби мәктәпләрдән шул җирдә... искедән кыргыз (казак) таифәсилә МӘСКҮНДЕР (мәскүндә булгандыр). “...мөселман казак илә МӘСКҮН улдыгындан...(мөселмән белән казак бергә мәскүндә булганлыктан)” Һәм менә бер Казан ханы – урыс чыганагында болай аталган: «6. Мухаммед-Эмин (1469-1518+) - …Сын Ибрагима от 2-й жены ..., МОСКОВСКИЙ татарин”
“Мәскәү” – татар телендә бөрмә, бөрмәләп тегелгән бала итәк тә икән әле (Татар теленең зур диалектологик сүзлеге, 474 бит) – монда, мәгънә төбендә - уратылып, бөрелеп-җыелып ясалган әйбер. Шуннанмы икән – мәчкәү – тозак, тозак элмәге (петля)?
«Урысларның хәрби ополчениеләренең төп җыйнау урыны” элек “Мәскәү”дә булган» - дип, рус тикшеренүчесе Кондратьевның онытылырга дучар ителгән хезмәтен дә телгә ала авторлар. Хәтта ки, бүгенге көнгә, авторлар, Пугачевның (ә аның фетнәсен Көнбатышта “Татар фетнәсе” дип атауларын ачыклап), аның биләмә башкаласының шулай ук Мәскәү дип аталган урында булуын ачыклаганнар... Һәм кайда бит әле - Кара-бәк шәҗәрәсендә “Мәскү” дип аталып үткән урында!
Авторлар уенча, ихтимал, бу факт, шулай ук “Әби патшаның” “предать вечному забвению” указына эләгеп, шулай ук “мәскәү” сүзен дә кулланудан төшереп калдырылуга бер сәбәп булгандыр.
Тагын бер кызык мизгелне билгели Нурмөхәммәт әфәнде: Ырымбур шәһәре башта нәкъ шул Пугачев Мәскәүе урынына тәгаенләнә, ә соңрак – күчерелә. Баксаң, Уфаның да беренче бистәләренең берсе – Мәскәү булган... Һәм дә инде, әлеге ”мәскәү” терминының татар теленнән җуелуының икенче сәбәбе - 500 ел элек әһәмиятен югалту, ягъни, татар телендә кулланыштан төшереп калдырылуы. Һәм, инде билгеле булуынча – татар архивлары тулаемы белән максатлы рәвештә юк ителгән.
Мәскәү атамасы турында югарыда әйтелгән мәгълүмәтләрне бергә җыйнап, нәтиҗә ясасаң, Мәскәү ул Урдаларның хәрби подразделениеләренең Җыеннарга җыелу [“язгылыкта”] урыны булганы күзаллана. Авторлар моны шулай күзаллыйлар: Көньяктагы кышлакларда кышлаган Урданың һәр полкының аерым подразделениеләре, инде март аенда төнъякка таба юлга кузгалып, кыска вакытка гына чәчәк ата торган көнъяк чүлләрдә, ярымчүлләрдә, бик кыска вакытка гына чәчәк аткан сыек кына өлгергән үләннәрне малларга утлата-утлата (март-апрель аенда биредә яңгырлар, чүл чәчәк атып ала; майда инде корылык башлана), югары географик киңлекләрдәгедән берникадәр тизрәк хәрәкәт итеп, май башы-уртасына - инде үләннәре тәмам кабарып чыккан Даланың төнъяк чигендә, берничә подразделениенең урталыгына – “штабына” табан тартылалар. Бу – “Мәскәү”гә җыелу – мәскү-н-московка дип аталган. Биредә, хәзергечә әйтсәк – смотр үткәрелгән: личный составны, атларны, сарыкларны барлау һәм сафларны тулыландыру башкарылган диеп уйларга урын җитәрлек, шул исәптән “төркиләрнең” язын һәм көзен шул рәвешчә җыеннар үткәрүләре шактый әдабияттән дә мәгълүм...
Һәм, тагын бер нәтиҗә буларак, авторларның, бу, анализланган топонимнар комплексларына карашлары, бар яктан да бернинди каршылыксыз мантыйкка да тәңгәл килә. Һәм бәхәссез дияргә мөмкин, “мәскәү-московкалар” ниндидер “үзәк, җыелу урыны” мәгънәсен йөрткәнлеге ачыла. Тагын бер штрих: “Московка” дип аталган урыннар күп. Рус теленең кануннары буенча бит, бу “мәскәүләү” дигәнне аңлата! Һичшиксез - сүз кемнәрнеңдер “мәскәүләнгәннәре”турында!
Игътибар белән карасаң, өстә әйтелеп киткән географик киңлекләрдә әледән-әле кабатланып барган “атамалар комплекслары”, топонимнарда берникадәр (дип уйларга кала) сакланып калган “Мәскәү-московка” нокталары тирәсендә һәм алардан көньяк һәм төнъяк тарафларда урнашкан булуы күренеп тора. Өстәвенә шунысы да мәгълүм: Төнъяк Татариянең Урдалары (ә “урда” ул – армия дигәнне аңлата) – Ак Урда, Күк Урда һәм Урта Кул Урда – нәкъ бит Төнъяк Татариядә, башлыча кырыс-экстремаль табигатьле – элеккеге СССР, Балкан һәм Румыния, Венгрияне, Польша территорисендә булган. Тарихчы А.Лызлов, мәсәлән, яза: “Тартария... разделяется на четыре части. ЕДИНА ИМЕЕТ в себе ОРДЫ ВСЕ. Вторая загатаи... Третия обдержит Китай... Четвертая содержит страны мало нам ведомыя, яко Белгиан, Аргон, Арсатер...». Һәм чынлап та бит – Орда дигән ойконимнар (ә алар йөздән артык санда сакланганар) фәкать Төнъяк Татариядә генә билгеле. Һәм бит әле, - ди автор, тарихчыларча “Алтын Урда”дип аталган җирләрнең икенче төрле - “Улус Тукмак” дип тә аталганын ассызыклый...
Сорау туа: ник бу биләмә “Московия” дип аталган? Ә берише чорларда: Европа Московиясе һәм Азия Московиясе дип тә аталган? Димәк, һичшиксез, ниндидер “мәскәүләр” монда “причём” булган. Ә ник алар тарих китапларында юк соң? Һәм ник урыс тарихчылары, Руссия, Украина, Белоруссия, Польша җирләрендә булган130 “Мәскәү-Московка-Москватиновка...”топонимнары белән кызыксынмыйлар икән? Хәзер Хөсәеновларның фаразлары тулаем һәм ап-ачык аңлашыла: урыс иленең тарихыннан “Мәскәү” периодын сөртеп ташлап, ялган елъязмалар аша аны “Русь” дип атап язып керткәннәр. (Китапта Хөсәеновлар моны геометрик сызымнар аша график рәвештә дә фашлап күрсәтәләр).
Һәм дә бик урынлы сорау: ошбу, географик киңлекләрдә әлеге “Мәскәү...” топонимнары тирәсендә һәм турысында әлеге атамалар комплекслары булуын, һәм алар тирәли урнашкан, периодик рәвештә кабатланып очраган (югарыда китерелгән) топонимнар комплекслары барлыкка килүне башкача ничек аңлатырга?
Әлеге, “Что есть Московия” китабы басылып чыккач, 2017 елда – аталы-уллы Хөсәеновлар, тарихтан филологиягә “сикереп” “Словарь тюркских основ романо-германских языков” сүзлек-белешмә китабы чыгарганнар иде. Әлеге китапта, Үзәк һәм Көнбатыш Европа халыклары илләрендә яшәүче халыкларның телләрендәге сүз берәмлекләренә - башлыча финно-угор телләре аша, ә кайбер очракларда “турырак” юл - татар сүз-тамырлардан сүзләр ясалу алымнары буенчә катлаулы аңлатма бирелгән. Хәер, авторларның әйтүе буенча, алар, бары тик “юл уңаеннан” роман-герман сүзләре нигезендә яткан финно-угор телләре тамырларын дә “тикшереп” үтәләр, ягъни, алар нигезендә яткан татар сүз берәмлекләрен күрсәтәләр. Шулай итеп, татар сүзеннән ясалган финно-угор телләре сүзләренең, үз чираты белән, башлыча, роман-герман телләрендәге сүзләргә нигез тәшкил итүен күрсәтәләр. Нәкъ менә күрсәтәләр: чөнки аларның оригиналь таблицалары аша күрсәткән сүзләр усеш-күчеше, ап-ачык аңлаешлы итеп татар сүзеннән эзмә-эзлекле рәвештә башка телләр сүзләре барлыкка килү процессы күзгә бәрелеп бара.
Идеаль метод, - дияр идем мин, Хөсәеновларның ошбу, шактый специфик ноу-хоу таблицалары аша сүрәтләү ысулын. Һәм, монда китерелгән зур күләмдәге финно-угор, роман-герман, ирани телләр сүз массивлары, алай гына да түгел әле – хаттә (чагыштыру өчен китерелгән): япон, кытай, корея, индонезия, америка индеецлары ... телләреннән китерелгән тәңгәллекләр – ошбу “Тюркские основы романо-германских языков” китабын укучыны “кайчандыр Евразия һәм Америка халыклары бер телдә - татар телендә сөйләшкән” дигән нәтиҗәгә китереп тери. Берничә ел элек бу китаплар турында күренекле язучыбыз Солтан Шәмси бик тәсфилләп язып чыккан иде.
Әлеге фикернең урынлы булуын, бүгенге әңгәмәбезнең сәбәбе булган, 4 томга исәпләнгән “Контуры Великой Татарии” китапларының 1 нче томы ук раслый башлый...
Һәм ошбу китаплар комплексының ниндидер бер планга буйсынып нәшер ителүе аңлашыла башлый төсле. Авторларның мантыйгын бераз шәйләп өлгерсәм дә өлкән авторга сорау бирдем: Сез башта урыс-татар теле филологиясе аша “Рус теленең нигезләре”н, татар теленнән икәнен шәйләгән хезмәт бастырдыгыз, аннан соң – Евразия тарихы “эскизы” аша “Мәскәү иленең” татарлыгын тарихи реконструкция аша шактый күләмдә күрсәттегез дә – тагын филологиягә – инде Евразия телләре филологиясенә, дөресрәге - дөнья күләме киңлегендә татар теленнән чыккан телләрне күрсәтүгә күчтегез?
- Әйе, башта – “Рус теленең төрки нигезләре” ачыла, аннан соң – “Мәскәү” иле, асылында, татар иле булганлыгы күрсәтелә. Аннан соң тагын лингвистика – Роман-герман, финно-угор, индо-иран халыкларының телләре татар теле нигезле икәне... Ә әлеге “Контуры Великой Татарии” китапларының 1 нче томы – янә тарихка күчеп, бу киңлекләрдә кайчандыр татарлар булганлыгын – шикләнергә һич урын калдырмый эзмә-эзлекле рәвештә тагын бер кат күрсәтә. Һәм бу китапларыбызның максаты нәкъ “шул гына...”
Аңлашыладыр: ник алдан рус теле филологиясен ачыкладык? Чөнки, руслар белән мөнәсәбәтләр татар өчен иң мөһим мәсъәлә. Икенче яктан – “тел уртаклыгын”, рус фамилияләре нигезендә татар исемнәре ятуын күрсәтми торып, “Мәскәү иле”нең татардан хасил булуын кем дә кабул итмәс иде.
Дөресен әйткәндә, әле андый чиратта да “Что есть Московия”дә бирелгән “эскиз”ны да җиңел кабул итүне күз алдында тотмадык. Бу “эскизны” - үзебез өчен һәм кайбер татар тарихчыларына фикер уяту өчен генә чыгардык. Планлаштырган 4че томлыгыбызда шул “эскизны” инде җентекләп “реконструкция”дә күрсәтергә уйлыйбыз. Гәрчә, әйе, Мәскәү татарлары чакыруы буенча – Мәскәүдә ул ике китабыбызга презентация дә үткәреп кайттык.
- Ә Татарстанда?
- Татарстанда тарихчы-галимнәрдән бу китапларга игътибар юк.
- Димәк, сез башта “салам җәясез” дә, аның өстенә...
- Нәкъ шулай. Бит, урыс теленең һәм иленең татардан чыгышлы булуын күрсәтү инде үзе үк шактый киң эш башкара, алда торган эшләргә алшарт тудыра, чөнки рус теле, ә киңрәк әйтсәк – “славян телләре төркеме” – һинд-европа телләре гаиләсенә керә бит. Димәк, әгәр аларның берсе “татардан” икән, димәк, башкаларының да нигезе шул ук тарафтан... Шуңа күрә без инде “Рус теленең төрки нигезләре сүзлеге”өстендә эшләгәндә үк “Роман-герман телләренең төрки нигезләре сүзлеге” китабына материал туплый килдек.
Ассызыклап әйтәм - һич авырлык тоймыйча. Бит әле бу хезмәтләребез, берникадәр рәвештә, минем гимназия директоры, улым Илдарның университетта, аспирантурада укып йөргән чакларына туры килде. Күрәсез ки – эшебез бик җентекләп – “буквально” – “хәрефләп” анализлап җыйналганнардан гыйбәрәт... Һәм инде күрәсез – ошбу әйтелеп үткән 4 хезмәтебез арасында да бернинди каршылыклар тумады – алар берсе-берсен куәтли генә. Шулай итеп, без, алдагы хезмәтләребездә, “Контуры Великой Татарии” китапларының 1 нче томына нигезләмә ясадык, һәм диалектиканың чираттагы кануннарына тәңгәллектә – “күләм үсеше – сыйфат үсешенә китерү”ен истә тотып, тагын бер кабат “инкарь итүдән” “баш тартып” (“отрицание отрицания”) – лингвистикадан янә тарих өлкәсенә “күчтек”.
Биредә дә шул ук принцип: тарих өлкәсендә яңа, “сыйфатлы” фикергә дәгъва кылу өчен, хезмәтебезнең беренче томында фәкать “күләм устерү”эшенә тотындык - бу китапта бары тик дөнья йөзендә, континентларда кешелек мирасында фәкать “татар” сүзе белән бәйле мәгълүмәтне генә китерүне урынлы дип таптык, һәм фәкать шуңа гына бәйле чынбарлык объектлары тасвирлана биредә. Алай да – күрәсез ки – нинди күләмле булып килеп чыкты китап! Ә монда бит әле, кайчандыр “татар” исеме белән бәйләп аталган хәзерге милләт атамалары күрсәтелми калды – алар 2-нче томда шактый урын алачаклар”.
Хәзер укучыга, әлеге шактый күләмле – 586 битлек – китапның бүлекләрен бик кыскача гына тасвирлап үтәбез.
Китапның 1-нче бүлегендә дөнья илләре буйлап “Татар/Tatar”сүзеннән ясалган географик атамалар – топонимнар тезмәсе китерелә. Китапны гамәлгә куйганда шундый 1325 топоним билгеле булган булса, бүгенгә, авторлар инде, шундыйларның 1500 данәсенең координатларын билгеләгәннәр. Бу топонимнарны картага керткәннәр, һәм шул сәбәпле Тын океаны - Океания утрауларынан башлап, Австралия, Индонезия, Япония, Филлипин, Кытай – бөтен Азия карталары алардан чуп-чуар булып күзгә ташлана. Әмма тагын да куерак - Европада – биредә Көнчыгыш Германиягә кадәр; Африкада – Мавританиягә кадәр. Көньяк Америкада – “Огненная земля”дан башлап Панамага кадәр. Болар – 1500 данә, барысы да “Татар” сүзе белән! Ике генә “ТаРтар” топонимы бар – аларны - үткән гасырда атаганнар. Мәсәлән – Антарктида янындагы бер кыя-утрауны – инглизләр атаганнар, чөнки ачыш ясаучы – Тартар” исемле корабның экипажы булган. Иранда, үткән гасырда хасил булган бер ясалма сусаклагыч-буаны шулай атаганнар. Димәк, Тартария түгел – Татария.
100-гә якын “татар” сүзенә бәйле топонимнар инде юкка чыккан, әмма аларның булуы һәм урыннары турында мәгълүмәтләр төрле документларда теркәлеп өлгергән булганлыктан, болар шулай ук китапта теркәлгән. Бу 1500 топоним – тимер казыклар шикелле - Бөек Татариянең чикләрен һәм эчке өлешен тулаем бер җәймә-катлам итеп билгеләп торалар. Татар монда булмаган булса – кем атар иде аларны “Татар” дигән исем белән? Бу топонимнарның исемнәреннән тыш аларның административ өлкәләре һәм координатлары бирелә. Шактые турында бик кызыклы өстәмә белешмә дә китерелә.
Китапның 2-нче бүлегендә, шулай ук, “татар”сүзеннән ясалган - сәяси, социаль, табигый атама тезмәләре, һәрберенә белешмә-аңлатма (әдәбияткә сылтамалар белән) бирелә бара. Алар төрле көнкүреш өлкәләренә тупланып бирелә. Мәсәлән, Япониядә (14 “Татар” топонимыннан тыш, тагын) “Татара-мичләрдә” “Татара процесс” ярдәмендә “Татара-корычы” эретеп алалар икән дә, фәкать аңардан самурай кылычлары ясыйлар. Японнарда кыю хәрәкәт итү, кыю адымга бару – “татар адымы”-“татарская поступь” дип атала. Аларда, милли сугышчан көрәш төрләрендә һәм нетрадицион медициналарында “татар” дип аталган шактый алымнар (приемнар) бар. Монда – утраулар арасындагы Эчке диңгездә – мәһәбәт, озынлыгы бер километрга якын - “Татар күпере” бар. Тагын бер мисал: Тын океанда, Француз Поленизиясе дип аталган берничә бөртек нокта рәвешендә билгеләнгән утрауда, 3 татар топонимы сакланып калган, өстәвенә, анда – “Татаро-моа” исемле шифалы куак- үсемлек үсә. Аларның телендә “Татара-кайукае” дигән фәрештә – Тәңгәрә аллаһның хезмәтчесе санала... Биредә иң мәһәбәт агач – “тотара” агачы... Менә шундый – “татар” сүзе белән бәйләнешле төрле әйбер атамалары җир йөзендә 300-гә якын табылды, һәм аларның да яшәеш-таралыш ареалларын картага җәйсәң, алар (бик аз гына чигенеш белән) шул ук топонимнар каплаган киңлекләрне каплыйлар. Европадамы? Германиядә 8 “татар” топонимы бар, герман телле илләрдә (Германия, Австрия, Швейцария) – “татаенһут” дигән ризык пешерү җайланмасы, “татарброд” атлы икмәк, “тартар” атлы бар соуслар, салатлар, бифштекслар... Монда татарның борынгы көнкүреше җанлы образлар аша бирелә.
Бу бүлектә аеруча игътибарга лаек - “татар” этнонимының бихисап күп тарихи чыганакларда “скиф” атамасына бәрәбәр итеп күрсәтелүе.
Китапның 3-нче бүлеге. Монда, төрле илләрдә “татар” дип аталган фамилияләр барланган. Кызганычка каршы – шактый илләрнең халыкларының фамилияләре буенча белешмә китаплар гамәлдә юк икән. Шулай да, кайбер илләрдә аерым шәхесләрне булса да эзләп табып – кайсы илләрдә “Татар”, “Татара”, Татарено, Татарко, Татару”, Татаренко, Татаринов... фамилияләрен барлап күрсәткәннәр. Мәсәлән, Кипрның төрек ягы Президенты – Татар дигән фамилия йөртә, Афган татарларының башлыгы да шундый фамилиядә... “Китапны басмага керткәндә безгә утызлап илнең генә фамилияләр белешмәләре билгеле иде, хәзер исә без “Татар” исеме белән аталган фамилияләрне 91 илдә таптык! – ди Нурмөхәммәт әфәнде. Бу – “Татар” фамилиясе йөрткән миллионлаган кешеләр катламы булган илләр белән дә җир шары катылыгының иң күпчелек өлеше каплана.
Китапның 4-нче бүлегендә исә, татарның бөек һәм данлы тарихы барлыгын күрсәтүче, 330-дан артык “Бөек Татария”нең чикләре билгеләгән карталар барлыгы бәян ителә; шуларның 90-нан артыгы китапка куелган; аларга бик фәһемле аңлатмалар бирелә. Кызганычка каршы, бу карталарның иң борынгылары – 14 нче гасырга - Бөек Татариянең шактый таркалыш кичергән вакытына карый икән, әмма, шулай булса да, алардан, “Бөек Татария” дәүләтенең бөтен Азияне, Океанияне, Европаны – “Онега губа”сына, Суздальгә, Балканга тиклем җирләрне үз эченә алганы күренә.
Китапның 5-нче бүлеге Бөек Татариянең символик атрибутикасына багышланган. Татариянең символлары 100% дәлилләнеп, ап-ачык итеп билгеләнгән: грифон (Наҗагай), “өч япле бизәк” (трезубец > бусы тора бара лалә-тюльпанга әүерелгән); һәм “сигез почмаклы Йолдыз белән Ай”. Китапта аларның һәрберенә тулы аңлатма һәм кулланыш киңлеге күрсәтелә. Баксаң, Мисыр – татарның бөек ханнарының мизары икән!
Әлеге татар символлары төшерелгән тәңкәләр, каеш аеллары(перәшкәләр), плиталар, монументлар, биналар калдыкларындагы бизәкләр һ.б. дөньяның ифрат күп төбәкләрендә табылган. Шулар арасында – Наҗагай – бик күп илләрдә суднолар капитаннары өчен чыгарыла торган “Диңгез атлас”ларында “татар флагы” исеме белән аталган флагларда сүрәтләнеп, ныклы һәм бәхәссез урын алган. Боларга кагылышлы табылдыклар да, табылган урыннары билгеләнеп, картага салынып, Бөек Татариянең чикләрен билгеләгән, алдарак китерелгән маркерлар өстенә ятып, аның чикләрен-контурларын ачык итеп күрсәтергә өстәмә дәлилләр булып торалар.
Китапның 6-нче бүлеге исә, Татар дөньясын “вакыт тасмасында”, ягъни аның хронологик яктан чагылышын күрсәтә. Биредә дә “татар” исеме фәкать тарихи чыганаклар тезмәсе аша гына күрсәтелә. Укучы, Татар дөньясының безнең эрага кадәр 200 нче еллардан мәгълүм булганлыгын һәм шул чорлардан бирле бар гасырларда да эзмә-эзлекле рәвештә бу этнонимның дөнья киңлегендә гамәлдә булган чыганакларда бихисап күп тапкырлар чагылуын күрә ала. Шул исәптән (үзе бер принципиаль ачыш!) шактый соң дәверләрдә генә, татарларның бер өлешенә “төрек” атамасы европалылардан кереп тагылган экзоним икәне ачыла. Шул рәвешчә, бу бүлектәге мәгълүмәт тә, шактый кимәлдә, татарларның дөнья күләмендә биләгән киңлекләрен тагын бер тапкыр кабатлап күрсәтә.
Китапның 7-нче бүлеге Чыңгызханның килеп чыгышына һәм аның кыяфәтен сурәтләгән чыганакларга багышланган. Биредә без аның үзенең һәм җитәкләгән халкының татар булуын, үзенең европеоид булганлыгын рәсемнәрдән һәм документлар җыелмасы аша күрә алабыз.
Китапның 8-нче бүлеге - “Татария – үткәннәрдән – киләчәккә” (“Татария - из прошлого в будушее”) дип атала. Биредә кешелек дөньясының Бөек Татариядән алган казанышларны, андагы принципиаль ачышларның нәтиҗәләрен куллану очраклары күрсәтәтелә. Баксаң, бик күп нәрсәләргә татарлар башлангыч биргән булган. Ис китмәле ич – XIIIче гасырда ук биредә кагәзь акчалар, банк системасы эшләгән, бушлай социаль страхование булган! Тагын бер кызыклы факт ачыла: бүгенге көннәрдә дә ниндидер яңа ачышларны, җисемнәрне “Татар” исеме белән атау очраклары дәвам итә икән әле дөньяда...
Авторлар китапта кызыклы киләчәк юрауларны китерәләр: “Дөньяың иң күрененкле күрәзәчеләре: Нострадамус, Неро, Ванга – кешелек дөньясының киләчәктә “кеше йөзле” җәмгыяткә кайтуын Бөек Татария, турыдан-туры татар җирләре белән бәйләп юрыйлар; шуңарга өстәп, хәзерге заманның күренекле юраучылары: Кейси һәм Хайдал да шундый ук перспективаны Рәсәй җиреннән – ягъни тарихи Татариядән булачак дип фаразлыйлар”.
Ирексездән Л.Н.Гумилевның “Черная легенда” хезмәте хәтергә килә. Тарихчы ул язмасында (хәер, башка китапларында да) татар исеменә төшкән ялган тарихлардан арыныр вакытлар җитәчәгенә ышанычын белдереп язган иде. Хәзерге көндә Казан уртасында Л.Н.Гумилевка – аңа тирән хөрмәт йөзеннән һәйкәл тора. Аталы-уллы Хөсәеновлар үз китапларында бары тик бүгенгәчә күзгә төртелеп торган “табигый” фактларга гына таянып та татар халкы тарихына тиңсез принципиаль ачыклык кертә, һәм шул рәвешчә аны һәртөрле уйдырмадан арындыруга принципиаль яңа юл ачалар. Аларның китаплары кешеләрнең кайчандыр бер телдә сөйләшүче, бер халык булып яшәвен искәртеп, әле дә үзара бүлешер нәрсә юклыгын, барча халыкны тыныч тормышның кадерен белеп, рухи, матди үсештә яшәү кирәген кисәтә төсле. Библия дә булган берлекне инкарь итми: “Вот один народ, и един его язык; сойдем, смешаем их язык так, чтоб один не понимал язык другого”.
“Беренче том – ул фәкать татар тарихы нигезенә (генә) кереш сүз”, - дип аңлата өлкән автор. Кыю итеп фаразлый алабыз: Хөсәеновлар тарафыннан языласы “Бөек Татариянең ның әлеге сериядәгы киләсе 2-4-нче китапларында, Бөек Татариянең “Московия...” “эскиз китабында” халкыбызның шәрехләнеп үтелгән шанлы тарихына яңа карашны тагын да ачыграк күрербез. Мин уйлыйм – бу китапларның һәммәсен һәм чыгачак томнарны татар телендә чыгару бик тә зарур.
август 2022
Тулырак китап турында карагыз: https://mtss.ru/?page=kont_vel_tat
|