Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Татар халкына мөрәҗәгате
Туганнар! Милләттәшләр!
1.02.2018
1952 елның 21 февралендә Бангладеш илендә, Дакка шәһәрендә, бенгали телен дәүләт теле итеп тануны таләп иткән студентлар чыгышы мәрхәмәтсез бастырылды. Бу фаҗига турында истәлек итеп ЮНЕСКО (Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча Берләшкән милләтләр оешмасы) Генераль конференциясе 1999 елда 21 февральне Халыкара туган тел көне дип игълан итте. Бу истәлекле көн алдыннан безнең туган телебезнең хәлен ничек бәяләргә була? 1906 елда Гаяз Исхакый “200 елдан инкыйраз” дип, язган. Әмма инкыйразны (телнең, милләтнең юкка чыгуы) бүгенге көндә күрәбез. Татар телен белүче татарларның саны 2002 елдан 2010 елга кадәр 1 миллион 70 меңгә кимегән. 2010 елдан 8 ел үтте. Татар телен белми торган татарларның саны бик тиз үсә. Үзенең фикерләрен татар телендә аңлата белә торган, татар гәҗитен, китабын укый торган ничә татар калган микән бу дөньяда? Бердәм Дәүләт Имтиханын (ЕГЭ) татарча бирүне тыйгач татар урта мәктәбе юкка чыкты. Татарстан Югары Советының Татар Милли Университет ачу турында 1994 елгы Карары тормышка ашырылмады, хыял булып калды.
2017 елның 29 ноябрендә Татарстан Дәүләт Шурасы бертавыштан Татарстан мәктәпләрендә татар теле дәүләт теле буларак атнага 2 сәгать ирекле рәвештә укытуны хуплаган Карар кабул итте. Бу Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укытуны гамәлдән чыгаруны аңлата. Әмма бу Карар Россия Федерациясе Конституция Мәхкамәсенең 2004 елның 16 ноябрендә чыккан № 16-П Карарына каршы килә. Бу Карарда “Татар һәм рус телләрен Татарстан Республикасы дәүләт телләре буларак тигез күләмдә укыту РФ Конституциясенә каршы килми” ап-ачык язылган. Шулай ук Татарстан Дәүләт Шурасының 2017 елның 29 ноябрендә кабул иткән Карары Татарстан Конституциясенең 8 маддәсен: “1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.” тупас рәвештә боза. Татарстан Дәүләт Шурасы “2017 елның 28 ноябрендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкьдим иткән якынча уку-укыту планнары” белән ризалашты һәм шуның белән Татарстан Конституциясенең 8 маддәсен юкка чыгарды. Бөтентатар иҗтимагый үзәге күп еллар инде Татарстан Конституциясенең 8 маддәсе: “1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре” тормышка ашырылмаган, Татарстанда бер генә дәүләт теле - рус теле гамәлгә кергән, дип депутататларга, татар халкына оран сала. Татар теле дәүләт теле буларак дәүләт һәм муниципаль оешмаларында, хокукый оешмаларда, җәмгыятьтормышының барлык тармакларында кулланылса, беркемдә татар телен укытуга каршы килмәс иде. Киресенчә, ата-аналар татар телен күбрәк һәм сыйфатлырак укытуны таләп итерләр иде.
Әмма Татарстан Дәүләт Шурасы татар телен чын дәүләт теле итү өчен 25 ел дәверендә бернәрсә дә эшләмәде. Татар теленең кулланышы һәм абруе бүгенге көндә 1992 елга караганда күпкә түбәнрәк. Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Президиумы февраль аен татар теле өчен көрәш ае дип игълан итте.
Татар теле язмышына битараф булмаган милләттәшләрне бу көрәштә катнашырга чакырабыз.
Рәсәй Президентына, Татарстан Президентына, Рәсәй Дәүләт Думасына, Татарстан Дәүләт Шурасына хатлар языгыз, митингларда һәм пикетларда катнашыгыз!
Рәсәй Президентыннан һәм Госдума депутатларыннан таләп итәбез:
- Россия Федерациясе Конституция Мәхкамәсенең 2004 елның 16 ноябрендә чыккан № 16-П Карарын үтәргә.
- Татарстан мәктәпләрендә татар телен-дәүләт телен мәҗбүри укытуны торгызырга.
- “Региональ телләрнең һәм азчылыклар телләренең Европа Хартиясен ” ратификациягә кертү.
- Бердәм Дәүләт Имтиханын татар телендә бирүне рөхсәт итергә.
- Татар теле Рәсәйдә икенче дәүләт теле булырга тиеш.
- Федераль татар телевидение каналын ачу.
- “Региональ телләрнең һәм азчылыклар телләренең Европа Хартиясе”, Рәсәй Конституциясенең 5, 68, 72 маддәләре нигезендә милли республикаларда мөстакыйль милли мәгариф системасын булдырырга.
Татарстан Президентыннан һәм Дәүләт Шурасы депутатларыннан, Татарстан Премьер-министрыннан таләп итәбез:
- Татарстан Конституциясенең 8 маддәсен, татар телен яклап чыгарга.
- Россия Федерациясе Конституция Мәхкамәсенең 2004 елның 16 ноябрендә чыккан № 16-П Карары нигезендә Татарстан мәктәпләрендә татар телен-дәүләт телен мәҗбүри укытуны торгызырга.
- Татарстан Конституциясенең 8 маддәсен: “1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре” тормышка ашырырга. Татар теле дәүләт теле буларак дәүләт һәм муниципаль оешмаларында, хокукый оешмаларда, җәмгыять тормышының барлык тармакларында кулланылырга тиеш.
- Татар Милли Университетын ачу.
- Дәүләт Шурасы рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшиннән.
- Татарстан парламенты утырышын 25 ел дәверендә беренче тапкыр татар телендә үткәрергә.
Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы
Казан ш. Сәетгалиев ур. 3 тел. 8(904)661-85-34
Ярдәм өчен: Карта Сбербанка 4276 8620 2063 7668
|