-->
Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв

i-mulla







Тәртип радиосы









Tatarmarket

Татарский переулок


ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2021
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Литература
Писатели и поэты

Разиф Давлетов - Рәзиф Дәүләт Бикбаулы





Рәзиф Дәүләт Бикбаулы

(шигырьләр)





«Кышкы чия» Күмертау фаҗигасенә

Тагын кайгы, тагын күз яшьләре, Күпме гомер бүген өзелгән.
Кайчан тәртип бездә булыр икән,
Шундый мәхшәр белә белгәннән.

Аналарның бүген сүзе җитми,
Аңлатырга кайгы - сагышны.
Нәрсә соң бу, чиста явызлыкмы ?
Әллә инде ачы язмышмы ?

Балаларның ни гаебе бар,
Әй ходаем синең каршыңда ?
Күпме кеше бүген шәһит китте,
Искә алыйк әйдә барсында.

Битарафлык кына түгел,
Комсызлык та бүген үтерә.
Акча өчен җанын сата байлар,
Башкаларны һич санамый кешегә.

Инде бер генә дә түгел,
Кабатланып тора афәтләр.
Кем генә соң җавап бирер икән ?
Исәннәрне кем соң үгетләр ?

Барысын да бүген сатып алып,
Рәхәт яши бирә түрәләр.
Халык кирәк түгел алар өчен,
Телсез итеп безне күрәләр.

Халык бит ул дулкын кебек,
Бер кузгалса булмас туктатып.
Бик күбебез яши чын кешечә,
Халкым минем диеп җан атып.

Мондый ачы кайгыларның,
Теләмим мин кабат кайтуын.
Баса алмый бүген бер нәрсә дә,
Йөрәгемнең әрнеп януын.

Әй кешеләр, кая юл тотабыз,
Иртәгесен һич тә уйламый.
Бераз гына яшәп карыйк әле,
Үз - үзебезне һич тә алдамый.

Җирдә яшәү белән генә түгел,
Кирәк тегесен дә бераз уйларга.
Нәрсә диеп җавап бирербез без,
-Ә син кайда идең ? - дигән сорауга.>

26.03.2018

Е Л А Н

Әй ходаем, бирмә акыл,
Исәрлеккә ни җитә.
Кайберәүләр шулай яши,
Исем акылым китә.

Йөри алар дус кыланып,
Әйткән фикерне тыңлап.
Җиткерәләр синең сүзне,
Түрәгә җайлап - җайлап.

Аларның бит ипие шул,
Ансыз яши алмыйлар.
Түрәләрнең арткы ягын,
Үлә - бетә ялыйлар.

Бер алдыңа, биш артыңа төшеп,
Йөриләр синең янда.
Ялгыш бассаң беттең инде,
Шунда ук кереп чага.

Бал корты бит чакса үлә,
Ә шөпшә исән кала.
Болар да бит шөпшә кебек,
Көнгә ун тапкыр чага.

Ерак йөрик андыйлардан,
Кирәкләре бер тиен.
Кара эчле, көнчел кеше,
Сатлык җан бит ул мескен.

Әй ходаем, бир түрәнең,
Шундый акыллыларын.
Чага торган еланнарны,
Яратмый торганнарын.

Үтә гомер , уза вакыт

Бала чакта һич кенә дә үтми иде вакыт,
Йөрәк тибә иде бездән алда чабып.
20 яше тулган кеше бигерәк карт,
Күренә иде безнең күзгә менә шулчак.

Көне - төне хыялланам, менә хикмәт,
Үсеп җитсәң иде димен тизрәк - тизрәк.
Нигә кирәк булды икән ашыгырга,
Мәңге калыр идем белгән булсам балачакта.

Бераз үстем, балачакны узып киттем,
Инде хәзер балигълыкка барып җиттем .
Кичен чыга идем кача- поса клубларга,
Кызлар исе керде безнең борыннарга.

Егермеләр тулгач, дөнья тагын ямьлеләнде,
Матурлыгы, сихерлеге күңелләргә ямь өстәде.
Дөнья рәхәт, дөнья матур һәм бик иркен.
Яшь сизелми, уза аккан судай әкрен - әкрен.

Менә узды тагын шактый гына вакыт,
Миңа да бит тулып китте инде кырык.
Ага еллар, үтә кышлар, үтә җәйләр,
Күбәяләр җирдә минем калган эзләр.

Эх, кыскарды бит хәзер аның төннәре дә,
Календарның җитми ахры битләре дә .
Акмый хәзер, оча гына минем еллар,
Кыскара бит барган саен безнең юллар.

Агар сулар, үтәр еллар, җитәр вакыт,
Миңа да бит килеп җитәр инде картлык .
Җитсә җитәр, курыкмыймын картаюдан,
Башкалар да куып килә минем арттан.

Яннарымда әле һаман дусларым бар,
Барысының чәчләренә кунган бит кар .
Ә күңелләр һаман да яшь, һаман да шук,
Яшь кызларга күзләр белән атабыз ук.

Еллар гына һич туктамый алга бара,
Кайчан арып туктармын дип уйландыра.
Ә мин барам, атлыйм әле бу дөньяда,
Тегесенә өлгерербез,яшик әле шушысында.

Ага икән сулар кебек безнең еллар,
Йөрәк тә бит берзаманны арып туктар .
Ә мин һаман елмаямын, атлыйм әле,
Гомеремнең матурлыкка тулган мәле .

Оныкларым сөендереп безне, йөгерәләр,
Яшьлегемә алар мине ияртәләр.
Чабам мин дә оныкларым артларыннан,
Шатлык табып яшимен мин картлыгымнан.

23.01.2018



Ашыкма

Ашыгабыз дөнья куып,
Анда чабып, монда чабып.
Өлгерим дисәң һәрбер эшкә-
Кабаланмыйча ашык.

Машинада барганда да,
Басма артыгын газга.
Саклый торган фәрештәләр,
Калмасын синнән артта..







https://my.mail.ru/mail/davletow67/?from=mail.login

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Рассылка МТСС  
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

Татар адәдәбияты үзәге

Новая книга






Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 
 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх