-->
Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв

i-mulla







Тәртип радиосы









Tatarmarket

Татарский переулок


ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2021
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Проблемы сохранения и развития татарского этноса

Из выступления на круглом столе «Что ожидает татар в ХХI веке?» (г. Москва, февраль 2001 г.) М.Миначев

XXI гасырда татар миллэтен ни котэ?

Безлэргэдэ узебезнен килэчэкне, миллэт килэчэген чамаларга кирэктер. Искечэ генэ 21-нче гасырда яшэргэ ярамас. Сер тугел, мона кадэр яшэдек тэкдиребезне хокумэткэ тапшырып, ни эйтсэ шуна буйсындык. Хокумэткэ буйсынып яшэу ул болай начар тугел элбэттэ, э кайчагында жинелдэ, чонки син алдагы тормыш очен жаваплы тугел. Лэкин Рэсэй хокумэте безнен милли мэнфэгатлэрне hэр чак кыса килеп рэнжетте, куп гасырлар буе безне жэберлэп-кысырыклап килде. 20-нче гасырда доньяда, шулай ук Рэсэйдэ дэ куп узгэрешлэр булды, аларны санап торасы юк, сезгэ барчасы билгеле. Ботен донья элемтэлэр челтэре, hава юллары белэн тоташтырылды, хэбэдарлык кин жэелде. Миллэтлэр язмышы, кеше хокуклары мэслэге, донья жэмэгатчелегенен бер мэслэгенэ эверелде. Мондый хэллэр, бэйсезлеген югалткан татар миллэтенэ дэ узен-узе кайгырту момкинлеклэре тудыра, яначарак яшэргэ, ин моhиме, уйлап яши башларга кирэклеген раслый. Рэсэйдэге сэяси узгэрешлэр, абынулар-сортенулэр, барда безнен игтибар узэгендэ булырга тиешле.

Путиннын хокумэт вертикален тозу астында алып барган сэясэте, хэттэ ачыктан эйтмэсэдэ, милли республикаларга каршы булганы кон кебек ачык. Анын фикере буенча республикалар узлэрен бик бэйсез тоталар, федераль узэк белэн аз исэплэшэлэр. Ошбу хэл Путиннын узен hэм анын тирэсендэ булган даирэлэрне бик борчый булып чыга. Житмэсэ Рэсэй матбугаты, Радио hэм Телевидение шушы мэслэкне гель купертеп килэ, торле провакацион тапшырулар, социаль-сэяси сорулар оештыра, шушы тапшырулардан сон куп кенэ адэмлэрдэ республикаларга- миллэтлэргэ карата ялган караш урнаша. Рэсэйнен иминлегенэ, берлегенэ, республикаларнын мостэкыйллеге куркыныч китерэ, Рэсэйнен ботен бэлэ-казасы менэ шул яктан килэ дигэн нэтижэ ясала. Менэ шушы хорга актив кушылалар кайбер губернаторлар, эйтик Новгород губернаторы

М.Прусак, Сарытау губернаторы Д.Аяцков h.б. Уен бик оста корылган, анын кайдан башланганын hэм кем файдасына эшлэгэне остэ ятсада, ачыклуйчы, даирэлэр юк.

Билгеле инде урыс халкынын мондый очрактагы карашы, сойлэп торасы юк, Путиннын рейтингы куккэ менэ.

Путиннын вертикале кубчелек губернаторларга федераль узэкнен матди ярдэмен артырачак, элбэттэ республикалар хисабына, икенче яктан аларга эхлэки канэгатлек тэ китерэ. Менэ урыс олкэлэре, республикалар шикелле федераль субъектка эйлэнгэч,халыкларнын милли мэнфэгатлэрен чиклэу инструментына эверелде.

Ни генэ эйтсэндэ, кичэ мостэкыйллеклэре белэн шапрынган Республикалар, буген губерналардан тубэнгэрэк тэгэрэделэр. Ничек инде алар каршы булсын Путин вертикаленэ? Биредэ Ю.Лужков бераз читтэрэк тора сымак икелэнеп, кушылыргамы, юкмы. Монысы анын шэхси позициясенэ бэйле, ул элегэ Путин белэн сатулаша, эгэр Путин берэр калжа ташласа, ул шундук кучэ анын ягына, ташламаса-нейтраль булып калыр, Э. Россель белэндэ шундыйрак хэл.

Елмы, артыкмы вакыт узгач, Рэсэй Конституциясенэ узгэрешлэр кертелэчэк. Монысы хэл ителгэн инде диптэ була, чонки жэмгыять мона эзер, тагыда субъектларны эрелэп-ваклап, аларнын яна формаларын барлыкка китереп, табиги рэвештэ республикаларны бетерэчэклэр.

Искэ тошерик, 20-нче елда РСФСРда республикалар тозелэ башлагач, С.Султангалиев Ленинга морэжэгать итэ:- купмегэ сон бу республикалар тозелэ, дип. Ленин жавап кайтара - пока(вакытлыча), дип.

Менэ Лениннын шушы пока-вакытлыча дигэне 80-елдан артыкка китмэгэн булып чыга.

Башватыргыч реорганизвциялэр жэмгыятнен игтибарын бутэн якка юнэлдереп, эшне жинелэйтэчэк. Федераль узэкнен тынлаучан "уз президентлары" да барлыкны онытып куярга ярамый. Шулар арасына шиксез М.Шаймиев керэ, менэ инде ана топ тэкэ ролен утэргэ туры килэчэк. Федераль Узэк тэкдименэ Татарстан риза икэн, калган республикалар автоматик рэвештэ риза булачаклар, монысына шиклэнергэ урын юк. Эгэр М.Шаймиев 3-нче срок Президент итеп сайлана икэн, урысча эйткэндэ, дело в шляпе. Татарстнны югалту реаль чынбарлыкка эйлэнеп китуе бар, йэ булмаса республикадан татар исемен тошереп калдыру, татар миллэтенэ улем белэн бер булачак. Бу очракта татар халкынын сынык рухы ботенлэй сынып, урыслашу процесы тизэеп китэчэк. Болайда сынык рухлы татар, мондый югалтудан сон аяк остенэ басуы икеле. Без республиканы гына тугел, миллэтебезнен перспективасын(килэчэген) югалтачакбыз.

Эгэр М.Шэймиев урынына башка берэу сайланса, анын милли хислэре житэрлек дэрэжэдэ булса, ул чагында республикалар сакланып калалачаклар. Ул вакытта федераль узэк белэн аралар бозылачак, Татарстанны 90-нчы еллар башындагыча Узэк Матбугат сугэ башлаячак. Шулай ук, республикалар сакланып калалар эгэрдэ оченче срокка сайланган М.Шэймиев сэясэтендэ мостэкыйль булалса? Монысы икеле.

3-нче варианта булуы ихтимал, монысы инде ботенлэй фантазия, татар-башкорт-чуваш, мукшы(?) республикалары бер яна берлэшмэ тозеп, дэулэт теле итеп татар-урыс телен алсалар, шуна риза булыр идек. Биредэ миллэтлэргэ бету янамас иде, башкача юк, татарларнын гына тугел, башка миллэтлэрдэ сакланырлар иделэр.

Рэсэйдэге реформалар hэр вакыт мэжбури hэм зур каршылыклар белэн утэ. Миллэтлэргэ азатлык бирмэс очен нинди генэ хэйлэле юллар сайламый, ничек кенэ халыкларнын тормышларын яхшыртырбыз, жинелэйтербез дип вэгдэлэр бирми, сонгыдан болар барда ялган булып чыга. Шуна курэ Рэсэй хокумэтенэ ошанырга, ошанып тагыда алданырга бердэ яраклы эш тугел. Инде гель узебезне бармак тирэсендэ эйлэндерергэ бирмэскэ иде?

Чынлаптамы сон икэн республикаларнын конситуциялэре Рэсэй дэулэтендэ баш-баштаклыкка китерэ? Республикаларда законсызлык хокем итэ? Рэсэй законнары анда утэлми? Республикалар Федераль казнага салымнарын бирми, кеше хокуклары анда бозыла, шэхси ирек чиклэнэ, суз иреге юк?

Шушы сорауларнын жомлэсенэ бер суз белэн жавап кайтарып булыр иде, ЮК дип кенэ, эммэ биредэ гади генэ жавап аз булачак. Монда эшлэр башкачарак, киресенчэ, практически аларда Рэсэй законнары куп очракта жирле кануннардан остен тора. Федераль узэккэ монысы гына житми, ул татарнын hэр адымын, сулышын контрольдэ тотмакчы. Татарстан салымны ел саен артырып тули, урыснын куп кенэ тобэклэрен ашата. Рэсэй сайлаулары Татарстанда тулысынча Рэсэй законнары буенча уздырыла, уку hэм укыту системасы уртак, МВД, КГБ, Прокуратура хезмэткэрлэре Рэсэйгэ буйсына. Республикада тэртип, Федераль законнар утэлэ, ул Рэсэйнен топ донорынын берсе, кеше, миллэт хокуклары саклана, кеше иреге бар, шэхси ирек чиклэнми. Менэ суз иреге белэн генэ эшлэр шэптэн тугел, суз иреге элегэ аларда юк, монысын танырга кирэк.

Мондый хэллэр Федераль узэккэ билгеле тугеллэрме? Билгеле элбэттэ, ана карамастан куп миллэтле дэулэттэ бер тосле генэ законнар ясамакчы булалар. Рэсэй хокумэтенен телэге изге тугеллеге эле шуннан да куренэ, менэ саф урыс субъекты булган Приморьеда йортларны якмыйча халыкны тундыралар. Андагы законнар Рэсэйнекенэ тэнгэллэр. Элбэттэ, эш законнарнын туры килуендэ тугел. Э менэ Татарстанда халык ошеми-тунмый икэн, Конституциялэре бигук туры килмэсэдэ Рэсэйнеке белэн. Тэнгэллэштерергэ кирэк, килэседэ андада халык тунсын оченме?

Шулай булгач, законнар тэнгэллэштеру, хокумэтнен вертикален тозу, барда куз буяу очен генэ, э асылы икэн республикаларнын, миллэтлэрнен хокукларын чиклэу очен уйлап чыгарылган ысул гына.

Чынлапта, мэсьэлэн, ни очен борчыла Рэсэй, ингушларнын ике хатынга ойлэнергэ жыенуына, татарларнын элифба алмаштыруына? Алар бит эйтми, син урыста шулай ук ике хатынга ойлэн, безненчэ тор дип, бу канун кагылышлы тик ингушларга, татарларга гына.

Шул буламы инде Рэсэй законнарын бозу? Эллэ Татарстан законы буенча татар теле Рэсэйдэ дэ дэулэт теле булырга тиеш дигэнеме? Бу законны Татарстан шулай ук йоклэми бит башка урыс тобэклэренэ, хэттэ ул тобэклэрдэ татарлар куплэп яшэсэдэ. Рэсэй узе шундый закон кертэргэ тиеш иде, эгэр миллэтлэрне тигез курсэ? Юк бит, юк андый хэл, килэседэ дэ булырга эле охшамаган. Путиннын вертикале миллэтлэрнен аермаларын юк итэ булып чыга. Эгэр инде милли республикалардагы законнар, миллэтлэрнен милли узэнчелеклэрен чагылдырмый икэн, урысына - татарына бер закон, бер кагыйдэ, бер тэртип булса - бу иске совет чорындагы миллэтлэрне юк иту юлына кире кайту була.

Монысын без уттек инде, узган эшкэ кар яуган дилэр бабайлар. Рэсэй Конситуциясендэ(ст.15, п4) болай язылган:...Халык ара хокуклар Рэсэй законнарыннан остен, дип. Шулай булгач, башта анын уз законнарын халык ара нормаларга жайлаштырырга кирэк, шуннан сон карарга, республикалар законнары узгэрешергэ тиешле, эллэ Рэсэйнекеме? Халык ара хокук нормаларында миллэтлэрнен узенчэлеклэре таныла hэм гараниялэнэ: "Декларация ООН 1960 года о праве народов на самоопределение, Африканская Хартия прав человека и народов"(1981г) hэм башка халык ара хокук нормаларында язылган. Рэсэй дэулэте гель искечэ эш алып бармакчы була, кэгаздэ бер торле, амэлдэ икенче торле. Элбэттэ, без ана мондый ирек бирсэк ул шулай эшлэячэк. Рэсэй дэулэте ул элеккеге СССР тугел инде, уз белдеге буенча, халык ара хокукларны курмэмешкэ салышып яши алмый. Куп миллэтле дэулэт бер Рэсэй генэ тугел, аларда ничек сон бу хэллэр чишелгэн, теллэр, кануннар узенчэлеклэре ни дэрэжэдэ?

Андый урнэк доньяда юк тугел, менз мэсьэлэн, Швейцариядэ дурт тел дэулэт теле санала. Халкы 7 миллн. шуларнын 73% - алман телендэ, 20% - францы телендэ, 4,5% - итальян телендэ, 1% - ретороман телендэ сойлэшэ. Ник сон алар бер алман телен генэ дэулэт теле ясамый икэн, абсолют купчелек 73% шушы телдэ сойлэшэ лэбаса?(БСЭ)

Хокумэт вертикале дэ узлэрендэ эшлэп килэ, дэулэтлэренэ дэ жимерелу янамый.

АКШ штатлары арасында hэм шулай ук федераль дэулэт белэн штатлар арасында законнар аермалыгы бар hэм кайбер урыннарда алар шактый. hич кем ашыкмый анда законнарны бер тосле ясарга. Э бездэ, куп миллэтле дэулэттэ, бер миллэт кагыйдэлэренэ караган законнар буенча барчасы яшэргэ тиеш була.

Халык ничек яши, ачмы-тукмы, йорты бармы-юкмы, ягарына бармы-юкмы дип сорамый, син нинди закон буенча яшисен дип жикеренэ?

Чынбарлыкта нинди закон буенча яшэу аларга кирэк тугел, э татардан тэмам урыс ясап бетеру кирэк булып чыга. Тик ниятлэре изгедэн булмаганга, амэллэрен яшерергэ туры килэ узлэренэ. Шуна курэ уйлап чыгаралар бер яна юнэлеш, безлэрне алдар очен.

Менэ Пугачев сугышыннан сон мэжбур булдылар татарларны кочлэп чукындыруны туктатырга. Эммэ аны ботен доньяга тараттылар Эби патша гуманлыгы аркасында, анын мосельманнарга тигез карашы белэн. Фэхишэдэн нинди гуманлык булсын? Эммэ Рэсэйнен яхшы аты таралды Европага.

1917-20-нче еллардагы реформаларда большевиклар миллэтлэргэ азатлык бирэбез дип алдадылар, э нигездэ ниятлэре ботенлэй башка булып чыкты. Халыкларны торгызу юлында тугел, бетеру юлында булды ботен хыяллары. Хэзерге Горбачев-Ельцин реформаларыда безлэргэ милли азатлык вэгдэ итсэлэрдэ, нигездэ шул ук ялган булып чыкты. Менэ Путиннын хокумэт вертикале шунын турында сойлидэ инде. Элбэттэ, без тэвэ кошы кебек башыбызны комга тыгып, тагыда курмэдек-белмэдек дип акланып утырмасак ярар иде. Рэсэй дэулэте безне миллэт буларак тарих битлегеннэн сызып ташларга жыенганда, безлэргэ хокумэт алдында яхшы атлы булып маташу урынсыз булыр.

Башка халыклар азатлык очен кан койганда, без азатлыкны акыл белэн, корбансыз гына алырбыз дидек. Без корэшнен кансыз юлын сайладык, шулай булгач, безнен бэйсезлеккэ куркыныч туа икэн, без ана каршы бары-бер берэр чара табарга тиешле. Эйттек, акыл белэн корэшэчэкбез дип, эйдэгез туганнар сузебезне жилгэ очырмыйк, чит-ят халыклар алдында хурга калмыйк, мэхкэмэгэ бирик Рэсэй дэулэтен, узебезнен хокукларны яклыйк!

Эшлэребез унышлы утсен очен, араларны якынайтыйк, жылытыйк, кардэшлекне янартыйк. Бердэмлек механизмын булдырыйк. Бердэм булсак безгэ барча эшлэр жинел булачак. Безнен жавап :

1. Милли мохитны янадан торгызырга.

2. Бер-беребезне яратырга, сузлэребез, фикерлэребез туры килмэсэдэ, татар булганлыгы очен яратырга кирэк. Кунел калдырырдый авыр сузлэр бер-беребезгэ эйтмэскэ.

3. Кардэшлекне янартырга, нэсел-нэсэбэне торгызырга. Тормыш авырлыкларына, дэулэтнен безгэ карата яман эшлэренэ, ниятлэренэ каршы, нэсел-нэсэбэ бердэмлеге белэн жавап кайтарырга. Нэсел-нэсэбэ миллэтнен топ терэге, эгэр кардэшлек юк икэн нэсел-нэсэбэдэ, каян булсын бердэмлек миллэттэ?

4. Алдыбызга тормыш куйган hэр мэслэккэ уз фикеребез булырга тиешле. Жэмгыять фикерендэ купчелек остенлек итсэдэ, азчылык фикередэ игтибарсыз калырга тиеш тугел.

5. Узебезнен, яхшымы-яманмы, милли оешмабыз ХД "ВАТАН" фиркасын саклап калыйк, ана хезмэттэшлек курсэтик. Кайбер эшлэрне "Ватан" аркылы эшлэп була. Бер милли мохтэриат автномомиясенэ генэ тотынып, узебезне-узебез чиклэмик. Донья бит, сэяси оешманында кирэк булуы бар.

Менэ татар журналистларнын миллэт алдында топ бурычлары, алар шушы мэслэкне ачыклап-анализлап, безненчэ эйткэндэ, халыкка чэйнэп бирергэ тиешлэр анлаешлы итеп. Безлэргэ hэр кайсыбызга, шушы эшлэрне кичектермичэ, намус белэн урынына житкереп эшэргэ вакыт житте

М.Миначев

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

Татар адәдәбияты үзәге

Новая книга






Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 
 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх