Татарстан гимны
Рөстәм Яхин музыкасына
Бөек татар иле – киң Ватаным –
Батырларның данын саклар җир.
Сулыш иркен синдә, газиз Илем, –
Язмышымны минем яклар җир.
Күпмилләтле халкың, Республикам,
Бердәмлекне саклый мәңгегә.
Рәсәй киңлегендә хозур Илем –
Якты маяк минем күңелгә.
Зур җиңүләр яулыйм, сине данлап,
Аралашам ана телемдә;
Синең исем белән, Татар(э)стан,
Горур яшим Туган илемдә!
29.03.2012
Җәлил һәйкәле янында
(Ә.Саттар шигыренә русчадан тәрҗемә)
Унөч яшьлек куллар язган гади шигырь
Алып килде илебезгә бөек шагыйрь.
Шигырь очты Казан, Мәскәү, Рәсәй тулып.
Бу дөньяга шагыйрь туды, Мәсих1 булып.
Халкым Җәлил җырларын тиз отып алды,
Фашист килгәч, әләм итеп тотып барды.
Атакага ул күтәрде политрукны,
Төшертмәде кулларыннан автоматны.
Яраланып аугач хәлсез... әсир төште,
Җәзалаулар, газаплардан ыза чикте.
Яшерен үзәккә берләште якташ дуслар,
Тоткынлыкта көрәш утын якты алар.
Батырларның көче белән туды үзәк,
Кулларына корал бирер, бераз түзсәк...
Вәхшилектә тиңе булмас Алман суды.
Инквизиция геннары кабат туды.
Җәзалауга дучар булды арысланнар –
Унбер башны гильотина ярып узар...
Батыр җаннар үз-үзләрен корбан итте,
Җир шарына шул батырлар даны китте!
Калкып чыкты, һәйкәл булып, мәгърур сыннар.
Горурлык та, кайгылар да – тигез сыман...
1 Пәйгамбәрнең җирдәге соңгы илчесе
2016, май
Бер бармакка ике уймак кидермиләр...
Ата-баба җирләрендә гомер гизеп,
Көнкүрешкә кирәк кадәр, билне бөгеп,
Күп яшәлде... горур хисләр кимсетелеп,
Милләтеңнән ваз кичүне тоеп-белеп.
Җылы урын биләп алган куштаннары
Гел үтәде югарыдан кушканнарны.
Булмаганга каршы торыр дошманнары,
Җиңел үтте кырын эшләр фәрманнары.
Үтәмәсәң, партбилетың өстәлгә сал,
Баш күтәрсәң, мәңгелеккә зинданда кал...
Ике яктан кысырыклап алды бу фал,
Бер ялгыш сүз – куптарырлык булды җәнҗал!
Соң аңладык кемнәрнеңдер бу мәкерен,
Тар күңелле кешеләрнең тар хәтерен;
Дәгъваларның гасырларга ук китәрен,
Әзерләвен сынауларның иң хәтәрен.
Һәр халыкны берләштерә туган теле,
Ирек куйса өйрәнергә туган иле.
Сизә алмас куркынычны бары тиле,
Кайсы яктан искәнлеген давыл җиле.
Төрки телләр тылмачсыз да аңлаешлы,
Һәркайсының гасырларда үз агышы.
Кемдер тели үзгәртергә бу агышны –
Мәҗбүр итеп өйрәттерә ят тавышны.
Бер бармакка ике уймак киеп булмас,
Көчләп кисәң, эшләр эшең ямьгә тулмас,
Киләчәккә ярып барган эзең калмас,
Килер буын бәхиллегең ала алмас!
19.10.2016
Җанварлар
Кешеләрне җанварларга тиңләп,
Күп язылган шигырь юллары.
Һәр шигырьче, үзе теләгәнчә,
Сурәтләгән аны ни бары.
Төлке, бүре, куян һәм йомраннар
Яши, тулып урман-кырларга.
Һәркайсының монда үз дөньясы,
Азык таба, булса «тырнарга».
Төлке хәйлә кора, кирәк булса,
Бүре ерткычлыгын күрсәтә,
Куркак куян ничек көн күрүне
Йомран үрә басып күзәтә.
Урман ешлыгында һәркайсының
Табигатьтән килгән бурычы
Күзәтергә куша тирә-юньне,
Юк итмәсен өчен бер аучы.
Юлы кисешкәндә куян белән,
Бүре ыргый, тотып алырга;
Җитез аяклары ярдәм итә
Бахыркайга, исән калырга.
Йомран орлык ташый саклагычка,
Койрык болгап болгана төлке...
Җанварларча яшәү рәвешләре –
Кеше тормышларында көлке!
31.10.2016
«Үзгәреш» җиле
(Кремль дәүләт сараенда «Ветер перемен» концертын карагач)
Үзгәреш җиле урамнан үтте,
Кыюсыз гына, тәрәзгә чиртте;
Капкадан кереп, ишекне какты,
Кинәт сагаеп, артына бакты.
Ни күрсен: әрсез кунакны сизеп,
Мәшһүр шәхесләр басканнар килеп.
Берсе сазында уйнап җибәрде,
Аңа кушылды милләт чибәре.
Җил шавын басып, былбыл сайрады,
Ак калфаклылар биеп җырлады.
Рәйхан, Сарманнар бар иде монда –
Умырзаядай сагышлы моңда.
Ашхабад, Донбасс чакырган кебек,
«Хуш, авылым», диеп җырлады егет.
Кыз казлары да күреп алдылар.
Мәк чәчәкләре сулып калдылар...
Ишектән кертсәк, җил узар түргә,
Соң булыр каршы сүзләр әйтергә.
Аңны томалап калыр күңелдә, –
Якты йолдызлар сүнәр йорт-Илдә!..
06.12.2016
Оч син, жырым!
Оч син, жырым, еракларга,
Кун былбыллы тирәкләргә.
Былбыллардай моңлы булып,
Шат яшәсен халкым бергә.
Көмештәй саф чишмәләрнең
Шифалыгын тарат җиргә;
Көч-куәт бир эштә янган
Ярсу, кайнар йөрәкләргә.
Жылы жилгә кушыл, жырым,
Назлап ут моң сөйгәннәрне;
Мәңге данла, чиксез зурла
Туган телен белгәннәрне!
2009, апрель
|
Гимн Татарстана
На музыку Рустама Яхина
Великую страну – Отчизну я
Благословляю вновь, сотни раз.
Дышу свободно я, земля моя,
Судьба навек с тобою сплелась.
Народов ты оплот, Республика,
Хранишь в себе очаг теплоты.
В просторах всей Руси, земля-краса,
Мне светлым маяком стала ты.
Побед твоих не счесть, любимый стан.
Родной язык в сердцах – навсегда.
Звучит в устах моих: Татар(э)стан,
Горжусь тобой, моя сторона!
24.04.2012
Күз ачкысыз буран
(Ринат Мөхәммәдиевның шул исемдәге
романын укыганнан соң туган уйлар)
Һәркем саг(ы)на газиз туган ягын,
Кыя таулар, урман, күлләрен;
Гомер буе саклый һәрбер милләт
Ватан-ана биргән телләрен.
Туган телен кадерләгән җаннар,
Милләтпәрвар булган һәр кеше
Чит илдә дә таба үз кардәшен,
Дуслык ныгытуда – бар эше.
Күз ачкысыз бураннарда кала,
Тик тайпылмый барыр юлыннан.
Туган иле һәрчак көтеп яши,
Курчалауны, горур улыннан.
Җир йөзенә сиб(е)леп яшәсәк тә,
Уртак уйлар яна күңелдә:
Бердәмлектә – безнең көчебез, дип,
Эшләребез бар, дип, бу илдә!
Кочакка уралган бураннарын,
Җыя алмый калган җиләген –
Еллар узгач өз(е)леп сагынабыз
Кар очырган җитез җилләрен.
Җем-җем утлар көмеш тамчы булып,
Җиргә тамып, бозны эретә.
Йокымсырап яткан җаныбызны
Зыялылар сүзе терелтә.
Тик бураннар күңел тутыкларын
Юа алыр микән, юк микән?
Маңкортлардан нәрсә көтә ала
Чоңгылларда калган ак җилкән?
Колач җәеп йөзәр көчләр тапсак,
Кошлар кебек сөйсәк киңлекне,
Саклый алсак, еллар шаукымында
Яулап алган бәллүр ирекне;
«Терек-терек» типкән йөрәкләрдә
Тураннарча ялкын сакласак,
Бергә җыеп чүлмәк парчаларын,
Бөтен бизәк төзеп ясасак, –
Шушы булыр безнең саллы өлеш
Милләтләрне туплау эшенә.
Битарафлык салкыннарын җиңеп,
Дөрләү тиеш аңлы кешегә!
17.10.2016
Кем син?
Мин һаман да аңлый алмыйм:
Татар кем дә мишәр кем...
Төрле милләт булып бетсәк,
Татар булып яшәр кем?
Без – болгар, дип, үзен алдый
Татар телле бик күпләр...
Таралган милләт калдыгын,
Кем теләсә, шул чүпләр.
Сибеп ташланган борчакны
Авыр җыю казанга.
Кемдер шушы ысул белән
Ялган шөһрәт казана.
Керәшеннәр үзләренчә
Аерылып йөриләр;
Ата-баба ялгышлыгын
Күп гасырлар «көриләр».
Ялгышларны язмыш белән
Күпме була түләргә?..
Татарлыгым яшәсен, дип,
Кирәк ихлас теләргә!
21.10.2016
Ясалма бүленеш
Үзаллылык чикләрендә
Яшәргә мәҗбүр итеп,
Күпмилләтле Рәсәй җирен
Бүлделәр, оста китеп!
Ленин сызган «якты юллар» –
Картадагы чикләр ул!
Милли билге «боламыгы»
Күп елларга җитәр ул.
Автономия яуланды,
Ясалма туды чикләр.
Башка милләт телен инде
Өйрәник соң ничекләр?
Автономлы кысаларга
Куйдылар безне бикләп,
Башка өлкә татарларын
Хокукларында чикләп.
Нижгар, Сергач татарлары
Сөйләм телдә калыша;
Ә татарлык билгеләре –
Анда хәйран-тамаша!
Ераклашкан саен ара
Мәркәздән төрле якка,
Таянычны тою мөһим,
Бүленми кара-акка!
Һәркем тели милләтенә
Куәт биреп торырга –
Дәррәү куба, сәясәтне
Тиеш якка борырга.
Милли сорау кануннарын
Сак күзәтә шуңарга;
Ирек куймый, ирек гөле
Салкыннарда туңарга!
Рәсәй булып, бердәм булып,
СССРда яшәдек;
Белем алдык туган телдә –
Нигез булды яшәрлек.
Уку-язу әсбапларын
Казан җибәреп торды.
Хәзер саг(ы)нып искә алам
Белемле иткән чорны!
Нинди телдә фикерлисең,
Шул телдә туа җавап:
«Чыктым аша күпер» диеп,
Сөйләшүләр, ай, харап!
Калыр безнең сөйләм теле
«Эсперанто»-тел булып,
Ни татарча, ни «башкортса»
«Бельмес» булыр яшь буын!
(Украинча сөйләшергә
Тырышып карый грузин, –
Бернәрсә дә барып чыкмый,
Хурлыкка куя үзен).
Нигә бала капчык сүзен
Тиеш «ток» дип әйтергә?
Өйдә ничек сөйләшергә –
Аңлашылмый күпләргә.
Әнисенә «әсәй» диеп
Әйтергә тиешме ул?
Әти – «атай», гөмбә – «бәшмәк» –
Шушымы отышлы юл?!
Сөйләм-телнең чисталыгын
Кем сакларга тиеш соң?
Үзагышына куйгачтын,
Кайтарырга булыр соң!
Башкорт телен марыйларга
Укыта татар кызы...
Кадрларга кытлык сәбәп, –
Тырыша бер ялгызы.
Милли дәрәҗәле өлкә
Түрәләр өчен кулай:
Бердәм телдә сөйләштерү
Җаен табалар шулай.
Туган телне бозган телне
Өйрәнә алырбызмы?
Өйрәнмәсәк, бу чикләрдән
Читләрдә калырбызмы?!
Бердәм милләт булу өчен,
Үз телең белү кирәк, –
Буыннардан-буыннарга
Тапшырсын горур йөрәк!
12.11.2016
|