Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв





i-mulla

takbir.ru









Tatarmarket


ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2021
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Родной язык

Н.И.Сәхапов,
     Чаллы шәһәре

ТАТАР ЯЗУЫНА НИЧӘ ЕЛ?

(http://etrusci.ucoz.ru/)


Латин әлифбасы тирәсендә ыгы-зыгы булып алды да тынды. Шул уңайдан, бу мәсьәләгә үз карашымны да язасым килә. Татар теле белән латин әлифбасының борынгы бәйләнешләре бар һәм алар әле бөтенләй өйрәнелмәгән.

Моннан күп еллар элек Италия, Греция җирләрендә этрусклар дигән халык яшәгән. Алардан 2500-3000 еллар элек язылган язмалар калган, алар бүгенге көндә укылмаган дип исәпләнә һәм хәзерге тел тарихының иң кызыклы проблемаларының берсе булып торалар. Укый алмауның сәбәбе – аларны индоевропа телләрендә укырга тырышу.

Бу язулар төрки телдә укылса, хәзерге тарихның һәм болай да кыл өстендә генә торган ясалма телләр тарихының ишелеп төшүен көт тә тор.

Этрускларның әлифбасы билгеле, ул хәзерге латин әлифбасының башы. Берничә хәреф кенә икенче төрле укыла. Мәсәлән, «М» – с, ч, щ – дип, «F» – у – дип, «V» – у – дип укыла. «Р» хәрефенең «Q» – дип тә укылуын үземнең ачыш дип саныйм, чөнки аны хәзергә кадәр – р, п – дип укып килделәр.

Этруск язулары күпчелек очракта уңнан сулга укыла. Сүзләр аерым язылмый, җөмләләр бүленми. Шуңа күрә аларны уку бик зур авырлыклар тудыра.

Инде хәзер сезгә берничә кызыклы язмаларны китерәм. (М.Копеландтан алынды):

1нче рәсемдәге язу, эчтәлеге буенча, кабер ташына язылган булырга тиеш. Аны башта латин хәрефләре белән сүзләргә бүлеп язабыз (уңнан башлап):

Tn eli hornoi, tuiqam ce sti it, s- lato al sualpe. Auil ГХIInaq anac pasa qse.

Хәзер язуны кириллицага күчереп укыйбыз (өстәлгән сузык хәрефләр вак хәрефләр белән күрсәтелә).

ТыН ЕЛыЙ ҺОРНАЙ, аТУЙКАМ СЕ иШеТИ ИТ, Ч-

ЛАТО АЛа ҖУАЛаП. АУИЛе 62,5. ҖыЛЕ

НАК АНАСы, аПАСА, КыЗЕ.

Хәзергечә: тын елый сорнай, атайкам син ишет, елата ала юалап. Елы 62,5. Елый нык анасы, атасы, кызы.

Нинди матур сүзләр язылган! Сорнай дигән сүзнең каян чыгуы да аңлашыла, «сөрен» сүзеннән. «Corno» итальянча мөгез дигән сүз һәм волторна дигәнне аңлата. Курайның башына мөгез киертсәң, сорнай килә дә чыга инде.

Һәйкәлдәге кешенең кулына кепка да тоттырсаң Ленин бабайга охшап кала. Хәзер шул рәсемдәге язуны карыйк. (2 рәсем.)

Аны итальян галимнәре принц Авле Метелис дип атаганнар. Моның дөрес түгеллеген соңрак аңларсыз. «Ауылы» дигән сүз төрки халыкларга бик таныш сүз ул. Уңнан башлап латин хәрефләренә күчерәбез:

Auleci me telic ue: ue sial clenci,
cen ule oec tece sah cl
ten ihe tuo, inec chis ulicc!

Кириллицага күчереп татарча укыйбыз:

АУЛЕСИ МЕ ТЕЛИСе УЕ: УЕ ЗИАЛы СөйЛЕНСИ,
СЕН УЛЕ ОЕШ ТЕСЕ ЧАҺ ЧЛа,
ТЕН ИҺЕ ТУО, ИаНЕСи ХИЧ УЛИСеС!

Татарча белгән кешегә язу шул көе дә аңлашылса да хәзерге татар телендә ничек яңгыравын карыйк:

Аулысына минем телисе уе: уе зыялы сөйләнсә,
син үләсең яшь дисә, чак ела,
тән ике туа, янысы һич үлемсез!



Ә хәзер Арча районының Утар Аты авылындагы кабер ташын (рәс.3, автор фотосы, 2012 ел) Италиядәге (Ветулония) кабер ташы белән (рәс.4) чагыштырып карыйк. Ул Н. Фәттахның «Язык богов и фараонов» дигән китабыннан алынды. Арчадагы кабер ташы XVI гасырныкы санала, ә Италиядәгесе – безнең эрага кадәр V гасырныкы.



4нче рәсемдә аскы якта язылган язуны уңнан сулга латинчага күчерәбез:

Tama iac minim.

Татарча: Тама яшь минем.

Рәсемдә язылганча Авле Фелуска түгел икәнлеген аңлагансыздыр инде. «Авылы» дигән сүз ул. Кырыйдагы язуларны әлегә укып бетермәдем, аңлашылмаган хәрефләр бар, ташның үзен күрмичә булмый.

Хәзерге вакытта минем укылган берничә дистә язу бар, очраклылык берничек тә була алмый. Шулай да тикшереп карау артык булмас дип, итальян-рус сүзлеген алып карый башладым. Этруск сүзләренең эзе итальян телендә калырга тиеш бит! Өйрәнә башлагач бөтенләй аптырашта калдым. Монда бит эзләре генә калу түгел, итальян теленең төбендә төрки тел ята! Кайда безнең лингвистлар-тел белгечләре, кайда төрки дөнья галимнәре? Лингвист дигәннән, «универсальный русско-итальянский разговорник»ның тышында ук «langenscheidt» дип язылган. Ләнгенчә ит-ләнкелдә, таныш түгел телдә сөйләшүне аңлатадыр мөгаен. Этләрне дә ләнкелди диләр бит!

Итальян телендә бер, ике саннары кергән сүзләр бик күп очрый:

primo (береме) – беренче, prioritario (бере ора итәр ие) – беренче чиратта һ.б. Ике саны: gemelli (икеме әллә?) – игезәкләр, equivoco (ике уй бусы) – ике мәгънәдә (двусмысленный). Бер белән ике саны кергән сүз: equilibrio (ике уйлый бер ие) – тигезлек (равновесие). Эквилибрист сүзенең дә каян чыкканлыгын аңлагансыздыр.

Итальян сүзләренең күпчелеген шулай татарча аңлатып була.

Мондый сүзләр итальян телендә меңләгән, кайбер хәрефләрне этрускларча укырга гына кирәк. Азакта йомгаклап шуны әйтәсе килә: этрусклар төрки халыклар булганнар, итальян теленең төбендә төрки тел ята, латин хәрефләре төркиләрдән чыккан. Латин графикасын бөтен дөньяга төрки халыклар биргән, шуңа күрә ул безнең телгә бик яхшы килә һәм бу очраклы хәл түгел. Татар теле 3000 ел эчендә бик аз үзгәргән, бу аның борынгы, җитлеккән, алга киткән тел икәнлеген күрсәтә .Үзебезнең тел байлыгын сакларга кирәк, тарихтан билгеле булганча, бу эштә Мәскәүдән бернинди дә яхшылык көтеп булмый. Шунлыктан Татарстанда хөкүмәт тарафыннан татар телен саклап калу программасы төзелергә тиеш. Төрле җәмәгать оешмалары гына бу эшне ерып чыга алмыйлар, булыша гына алалар. Инде Мәскәүнең Конституцияне бозып телләрне бетерүен туктатырга вакыт җиткәндер дип уйлыйм.

Безнеӊ гәҗит

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

Татар адәдәбияты үзәге

Новая книга






Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 
 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх