Минзаһит Гыймадиев
ҮТКӘННӘР ЭЗЕННӘН
("Шәйморза" китабына өстәмәләр)
Китап Алимов Наил Назыймович һәм бертуган энем Гыймадиев Минехалим Миргасимовичныӊ (Цильна бистәсе) матди ярдәме белән язылды һәм басылды.
Аларга ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм.
Автор
* * * * *
“Шәйморза” китабы дөнья күргәннән соң, моңа кадәр билгеле булмаган фактлар һәм үткәргән эзләнүләрнең кайбер нәтиҗәләре билгеле булды. Шушы мәгълүматларны элек чыккан “Шәйморза” китабына зур булмаган өстәмә итеп, халыкка җиткерәм.
* * * * *
Автор турында
Миңзаһит Миргасим улы Гимадеев 1944 елның 25 сентябрендә Татарстан республикасының Чүпрәле районы Кече Шәйморза авылында туган. 1962 елда Иске Шәйморза унберьеллык мәктәбен тәмамлап, Казан авиация институтына укырга керә. Институтны 1968 елда тәмамлап, инженер-механик квалификациясен ала. Аннан соң Казан моторлар төзү берләшмәсендә инженер-технолог, өлкән инженер, цех башлыгы урынбасары булып эшли.
1973 елдан – КамАЗда. Двигательләр заводында бюро башлыгы булып эшли. Эштәге уңышлары өчен 1981 елда “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Берничә мәртәбә Автозавод район советына һәм Яр Чаллы шәһәр советына депутат булып сайлана.
1984 елда Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәрендәге 4нче янгынга каршы көрәшү отряды җитәкчесенең урынбасары итеп билгеләнә.
1989 елда “Эчке эшләр министрлыгында бик яхшы эшләгән өчен” медале белән бүләкләнә. 1993 елда Татарстанның Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 1999 елда “КамАЗның атказанган хезмәткәре” исеменә лаек була.
1996 елда подполковник дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга. Әмма ял итеп кенә утырмый, мәктәптә укыганда ук күңеленә якын булган туган якның тарихын өйрәнү эшенә керешә. Ульяновск, Мәскәү, Казан архивларында була, башка архивлар һәм Иске Шәйморза музее белән тыгыз элемтәдә тора. Нәтиҗәдә район газетасы “Туган як”та кызыклы эчтәлекле мәкаләләре басылып чыга. 2006 елда Кече Шәйморза авылы тарихына багышланган “Авылым хатирәләре” китабы, ә 2009 елда Иске Шәйморза авылы тарихы буенча М. Гимадеев соавторлыгында зур күләмле “Шәйморза” китабы дөнья күрде.
* * * * *
Укучыга
Җәмгыятебез яӊа тарихи үсеш чорын кичергәндә, узган буыннырныӊ башыннан үткән вакыйгаларны тирәнрәк итеп күзаллау халкыбызга, бигрәк тә үсеп килүче яшь буынга, файдалы булыр дип уйлыйм.
Авылыбыз турында мәкаләләр шактый күп язылса да, тарихи китап “Шәйморза” матбугатта беренче мәртәбә әле 2009 елда гына күренде.
Китап язганда алга куйган бурычыбыз – яраткан авылыбызның тарихын яктырту, яшь буынга сабак бирү, милләтне кайгырту, аны хөрмәт итү, рухын үстерү иде. Тарихын яхшы белгән кеше генә үз җиренең, үз теленең, туган иленең патриоты була.
Шәйморзаның бай тарихы архив документларына яки популяр газета-журналларда басылып чыккан материалларга нигезләнде. Кайбер юнәлешләрдә авыл халкы хәтерендә сакланучы легендаларга таянырга туры килде.
Хәзер кайбер язучылар безнең китапка нигезләнеп мәгълүмат тупладылар, китап чыгардылар (мәсәлән, Яңа Шәйморза турындагы китап).
Минемчә, бу уңай күренеш, булып узган хәлләрне бертөрле яктырту мәслихәт. Ә инде бәя бирүгә килгәндә, һәр авторның үз аршины, үз намусы булырга тиеш.
Китап дөньяга чыккач, төрле шәһәрләрдән хатлар алдык. Уңай бәяләмәдән тыш, моңа кадәр без белмәгән мәгълүматлар да килеп иреште. Үзем үткәргән эзләнүләрнең дә кайбер нәтиҗәләре бар. Менә шулай итеп җыелган мәгълүматны элек чыккан “Шәйморза” китабына зур булмаган кушымта итеп, җыйнак кына китап ясап, халыкка җиткерергә булдым.
Өстәмәдәге барлык мәгълүмат китапның мин язган бүлекләре тематикасына туры килә.
Китапны күчереп алырга (укырга) - pdf - Скачать (читать) книгу
|