Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв





i-mulla

takbir.ru









Tatarmarket


ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2021
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Таныклы шагыйрь
ӘХМӘТ САТТАР улы САТТАРОВ
ВАФАТ БУЛДЫ

Ахмет Саттар

17.10.1939 - 13.06.2018

Татар шагыйре, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәт Саттар Анапада шифаханәдә вафат булган.

1939 елның 17 октябрендә Нижгар өлкәсе Сергач районы Кучкай Пожары авылында биш балалы гаиләдә туган. Кенәз Йосыповлар токымыннан булган гаилә 1949 елда Мәскәүгә күчә. Әтисе Саттар Бәдретдинов сугышта күперләр төзүче була. Әнисе мөнәҗәтләр, бәетләр иҗат итә, балалар өчен Казанда нәшер ителүче «Ялкын», «Азат хатын» журналларын, «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» газеталарын алдыра. Ә. Саттар һөнәр укуханәсен тәмамлап, заводта эшли. Германиядә хәрби хезмәт үтә. Ерак Көнчыгышта Хәсән күле буенда чик буе заставасында старшина була. Өч ел фирка-хөкүмәт чараларын хезмәтләндерү өчен метрдотельләр һәм официантлар әзерләүче курсларда укый. 1963-1972 елларда Мәскәү кирмәне беркетмәләр хезмәтенең дәүләт җитәкчеләрен (Никита Хрущев, Леонид Брежнев), чит ил кунакларын (Шарль де Голль, Фидель Кастро, Габдел Насыйр һ. б.) аш-су белән тәэмин итүче төркемдә өлкән метрдотель булып эшли. Инглиз телен камил белә. Татарлардан берүзе булу сәбәпле, исемен вакытлыча Алексейга алыштыра. Мәскәү дәүләт педагогика институтының филология факультетын (1971), ССРБ журналистлар берлеге каршындагы икееллык журналистика осталыгы университетын тәмамлый. ССРБ сәүдә министрлыгының гомуми туклану фәнни-тикшеренү институты чит илләр мәгълүматы бүлеге мөдире, өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. «Социально-психологические аспекты управления личностью в сфере услуг» темасына диссертация яза. Мәскәүдә Төзүчеләр мәдәният йорты каршында Муса Җәлил исемендәге әдәби-музыкаль берләшмә («Туган тел» оешмасы) төзи.

Шигъриятнең кыска формаларында (робагый, афористик шигырь-хикмәт) иҗат итә. Хәрби хезмәттә чагында рус телендәге беренче шигырьләре гаскәри газеталарда дөнья күргән. Шигырләре шулай ук үзәк матбугатта, «Казан утлары»нда, «Чаян»да, «Идел» журналында, «Ватаным Татарстан» газетасында даими басыла. 2002 елда афористик шигырь-хикмәтләреннән төзелгән «Прощай, XX век» китабы дөнья күрә. Метрдотель булып эшләгәндә очраган гыйбрәтле дә, кызыклы да хәлләрне «Метрдотель язмалары» дигән истәлекләр китабында яза. Ә. Саттар сүзләренә русча һәм татарча җырлар язылган (мәсәлән, «Серле күзләр», Рөстәм Яхин көе; «Ялгыз агач», Рөстәм Яхин көе; «Нижгарым»), җырлары Елена Образцова, Ренат Ибраһимов, Хәйдәр Бегичев, Венера Ганиева, Наилә Фатехова, Эмиль Җәләлетдинов, Рамил Курамшин, Сәяр Хәбибуллин һ. б. җырчылар репертуарына кергән. Мәскәүдә 1999 елда «Җырлар» китабы, 2009 елда «Избранное: стихи, рубаи», 2012 елда «Рубаи» китаплары, Казанда 2015 елда «Робагыйлар» (К.: «Ихлас». ) китабы дөнья күргән.

М. Ломоносов исемендәге әдәби премия һәм алтын медаль — «Хуш, ХХ гасыр» (рус. Прощай, ХХ век) исемле китабы (2002) өчен.

«Туган як» газетасының Һ. Такташ исемендәге әдәби премиясе — Казанның меңьеллыгына багышланган шигырьләре өчен.

«Муса Җәлилгә 100 яшь» медале — Муса Җәлилнең шигырьләренә яңа тәрҗемә («Ал чәчәкләр» («Алые цветы»), «Котлау җыры» («Праздничная песня») ясаган өчен.

Кызы Казан дәүләт педагогия университетында инглиз һәм гарәп телләре буенча укыган. Оныгы Мәрьям.

Әхмәт Саттар Вафирә Гыйззәтуллина, Хәйдәр Бигичев башкаруындагы «Серле күзләр», Венера Ганиева, Зилә Сөнгатуллина башкаруындагы «Ялгыз агач» җырлары авторы буларак та таныш.

Татар Информ     

Әхмәт Саттар милли җанлы кеше иде. Һәр вакыт ул халык арасында очрашуларга, концетларга катнашып. Мәскәү татар "Туган тел", "Ватан" оешмаларында актив эшләде Һәм арымича көрәште митинг-пикетларда милли хокуклары өчен, авылында - татар мәктәбен яклап. Бөтен яктан талантлы кеше иде!

Илләхи рухы шат булсын! Урыны җәннәттә табылсын.
Ходай гөнаһларын гафу итсен!


Апасы, Рәзия ханым, әйткәнчә Анапа мөсөлманнары юндырып Мәскәү аша авылына китергә булдылар. Базар (якшәмбе) кенне, 17 июньда Кучкай Пожары (Кочко-Пожарки) туган авылында шагыйрьне күмәргә ниятләнәләр.


17 июньда Әхмәт абый, догалар укып, туган илнең кара туфрагына күмеделде...

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

Татар адәдәбияты үзәге

Новая книга






Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 
 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх