Баш   Кереш   I бүлек: 1.1  1.2  1.3  1.4   II бүлек: 2.1  2.2  2.3  2.4  2.5   Йомгаклау   Чыганаклар   Кушымталар: 1  2  3  4  5  6  7

Кереш

Узган гасырның соңгы дистә елларында элекке Советлар Берлеге, бүгенге Рәсәй җирлегендә булып узган һәм әле дә дәвам итүче тарихи, сәяси үзгәрешләргә бәйле халыкларның үзаңы үсеше күзәтелә. Тарих, фән буларак, кешеләрнең сәяси, иҗтимагый, икътисади, рухи һәм мәдәни тормышына аерылмаслык булып үрелә. Бу уңайдан урта гасырлардагы төрле дәүләт үрнәкләрен өйрәнү халыкларның үткәндәге һәм бүгенге чордагы яшәешен чагыштырып карау мөмкинчелеген бирә. Үткәннәрдәге тарихи сәхифәләрне фәнни яктан өйрәнү исә халыкларның уңай, милләтара тату яшәү алшартларын тудыра.

Татар халкының тарихы озак еллар буе җитәрлек дәрәҗәдә, бар яклап та өйрәнелмәде, хәтта бозып күрсәтелде. Сәбәпләре төрле иде, әлбәттә. Моңа урта гасыр татар дәүләтләренә караган чыганакларның чагыштырмача аз һәм башлыча урыс телендәге әдәбиятта берьяклы гына яктыртылуы да үзенең тискәре йогынтысын ясамый калмагандыр. Урта гасыр төрки-татар дәүләтләрендәге феодал вассаллык мөнәсәбәтләре хәзер дә аз өйрәнелгән мәсьәлә булып тора. Без феодал вассаллык төшенчәсе астында дәүләттәге феодаллар арасындагы буйсынучанлык мөнәсәбәтләрен күздә тотабыз. Бу актуаль фәнни проблема Казан ханлыгына кергән төрле халыклар һәм төбәкләрнең сәяси һәм иҗтимагый ролен ачыклаганда да калкып чыга.

Бу уңайдан Казан ханлыгында дәүләт төзелешен, андагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Казан ханлыгындагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен өйрәнү Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чорларына хас дәүләт төзелешенә бәйле тарихи мирасчылыкны ачыклау өчен дә мөһим.

Казан ханлыгының төрле вассал феодал биләмәләрдән торганлыгы күптән мәгълүм. Үзәк белән җирле биләмәләрнең үзара мөнәсәбәтләре нинди булган соң? Бу турыда без әле аз беләбез. Шул сәбәпле Казан ханлыгы составындагы Чаллы феодал биләмәсенең сәяси-сыйнфый һәм хуҗалык тарихын, тарихи географиясен өйрәнү тәҗрибәсе Алтын Урда, аннан соңгы урта гасыр татар дәүләтләрендәге феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен, вассал феодал берләшмәләрне тикшерү өчен дә башлангыч җирлек тудырыр иде.

Дәүләт төзелешен аерым төбәкләр – җирле феодал биләмәләр, олыслар мисалында өйрәнү тәҗрибәсе тулаем Казан ханлыгын өйрәнүне конкретлаштыра, материаль җирлек белән баета дип әйтергә була. Безнең фикеребезчә, төбәкләр тарихын өйрәнү үзәк белән җирле идарә арасындагы вассаллык мөнәсәбәтләрен, Казан ханлыгының дәүләти төзелешен һәм сәяси идарә системасын тулырак күзалларга ярдәм итә. Казан ханлыгындагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен тикшерү үрнәге бу урта гасыр дәүләтенең төбәкләре тарихын өйрәнүгә, аңа игътибарны юнәлтүгә, тарихи ядкәрләрне барлау һәм торгызуга да мәгълүм дәрәҗәдә өлеш кертә ала.

Казан ханлыгындагы феодал вассаллык нигезләрен Чаллы төбәге мисалында өйрәнү тәҗрибәсе аның тарихи һәйкәлләргә бай һәм археологик яктан чагыштырмача яхшы өйрәнелгән булуы белән аңлатыла. Язма чыганакларда Чаллы төбәге идарәчеләре “хан”, “би” буларак күрсәтеләләр, төбәкнең “кенәзлек”, “билек” яисә аерым сәяси үзәк буларак тоткан урыны төрле хронологик чорларда искә алына. Чаллы төбәгенең үзенчәлеклеге, ә аның үзәге Чаллы шәһәренең феодал үзәк буларак яшәгәнлеге тарихи язмалар буенча да күзәтелә. Бу үзенчәлек, мөстәкыйльлек билгеләре Болгар чорыннан Алтын Урда дәвере аша Казан ханлыгына да күчкән. Шунлыктан Чаллы феодал биләмәсе мисалында феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен тикшерү тәҗрибәсе Болгар, Алтын Урда дәверләреннән килгән тарихи дәвамчылыкны күзәтү, чагыштыру һәм нәтиҗәләр ясау мөмкинчелеген дә тудыра.

Бу тарихи мирасчылык археологик ядкәрләр аша да күзәтелә. Мәсәлән, Чаллы шәһәрлеге янәшәсендә XV-XVI гасырларга караган кабер ташлары сакланган. Язуларыннан күренгәнчә, әлеге ташлар Чаллы төбәгендә яшәгән бәк-морзаларга куелган. Төбәктә борынгы авыллар күп һәм аларның җирле топонимикасы, гидронимикасы да тарихи яктан кызыклы. Тарихи чыганаклар һәм археологик тикшерү нәтиҗәләре борынгы Чаллы шәһәрлеге тирәсендәге ике дистәдән артык авылның Болгар, Алтын Урда, ханлык чорларында ук яшәгәнлеген күрсәтә. Әлеге авыл атамаларында ханлык чорындагы иерархик бүленеш эзләре сакланып калган. Шунлыктан Чаллы төбәген феодал вассал биләмә буларак өйрәнү өчен нигез бар.

Казан ханлыгының төрле өлкәләре тарихи чыганакларда “вилайәт”, “олыс” кебек төшенчәләрдә чагылыш таба. Соңгысы Алтын Урда чорында ук күп мәгънәләргә ия булган. Чаллы төбәгенең ханлык чорында нинди статуста яшәгәнлеге үзе бер проблема булып торганлыктан, без аны гомумиләштерелгән “олыс” төшенчәсе белән билгелибез. Аңа синоним һәм мәгънәви аваздаш төшенчә буларак, параллель рәвештә “вилайәт” төшенчәсен куллануны да урынлы дип табабыз. Нигездә бу терминнар астында вассал феодал биләмә күздә тотыла.

Географик җирлек. Казан ханлыгының үзәге Идел, Нократ (Вятка), Кама елгалары кисешкән җирләргә туры килә. Чаллы төбәге шул җирләрнең көнчыгыш өлешендә, Кама елгасының уң ягында (Кама алдында) урнашкан. Әлеге төбәкне икегә аерып, Шомбыт (Чаллы) елгасы һәм аның күп төрле кушылдыклары ага. Шомбыт елгасы бассейнының урта һәм югары өлеше көтүлекләргә бай һәм игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар тудыра. Елганың түбән, Кама елгасына койган өлешенең тирә-ягы комлы һәм комлы-балчыклы җирләрдән тора. Шул сәбәпле, Чаллы төбәге авыллары нигездә Шомбыт елгасының урта һәм югары агымнары һәм аларның күп санлы кушылдыклары буйлап урнашкан. Бу үзенчәлек Болгар, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чоры археологик һәйкәлләренең географик таралышы белән дә күзаллана. Шомбыт елгасына параллель рәвештә, аннан көнбатыштарак Суша, ә көнчыгыштарак Бөрсет елгалары ага. Чаллы белән Суша елгалары арасында бүгенге көнгәчә табигый урманнар сакланып калган. Бу тирәләр күлләргә, төрле сазлыклы иңкүлекләргә бай. Элекке чорларда, Идел-Кама суы ясалма рәвештә күтәртелгәнче, күлләр тагын да күбрәк булган.

Чаллы белән Бөрсет елгалары арасындагы җирләр күбрәк комлы туфрактан тору сәбәпле, ылыслы урманнарга бай. Билгеләп үткәнчә, Чаллы елгасының түбән агымы да игенчелек һәм терлекчелек өчен уңай шартлар тудырмый. Шул сәбәпле, Чаллы елгасы бассейны үзенең күп төрле кушылдыклары белән бергә башка төбәкләрдән табигый чикләр белән аерымланган.

Чыганаклар буенча Чаллы олысының чикләрен тулаем ачыклау мөмкин түгел. Шунлыктан, төбәк җирләре мондагы тарихи-археологик ядкарләрнең, “Чаллы” топонимик һәм гидронимик атамасының таралышына бәйле өйрәнелә. Чаллы төбәге авылларының тарихи бергәлеге Казан ханлыгы яулап алынганнан соң бер өязгә, административ даругага, йөзлеккә (сотняга) керүләрендә дә чагылыш таба. Чаллы олысы чикләре җирле феодалларга куелган кабер ташларындагы традицион язу үрнәге, башлам текстлары, бизәк орнаментлары, геометрик күләм һәм формаларның охшашлыгы буенча да билгеләнә ала (кара: куш. 3). Шул сәбәпле Чаллы олысы җирләре, шартлы рәвештә, төньякта Шомбыт елгасының югары агымы, көнбатышта Суша һәм аның кушылдыклары Кече Чаллы, Сулы елгалары, көньякта Кама, көнчыгышта Шомбыт белән Бөрсет елгалары арасындагы җирләр белән чикләнә. Чаллы феодал олысының үзәге нигездә борынгы Чаллы шәһәрлегенең әйләнә-тирәсе – Чаллы (Шомбыт) елгасының урта, югары агымнары һәм аларның кушылдыклары бассейннары белән билгеләнә (кара: куш.13, карталар № 2-4).

Тикшеренүнең хронологик чикләре Казан ханлыгының яшәү чоры белән билгеләнә. Алтын Урданың көчсезләнүе, таркалуы сәбәпле аның составындагы күп кенә олыслар мөстәкыйль дәүләтләр буларак аерымлана. Шуларның берсе – Казан ханлыгы. Аның яшәеш чорлары XV-XVI гасыр урталарына карый (1438/1445 – 1552-1557 еллар). Ул бер үк вакытта борынгы Болгар дәүләте һәм Алтын Урда – Җучи Олысының варисы да булып тора.

Тикшерү объекты буларак, Чаллы шәһәрлеге тирәсендәге җирләр Казан ханлыгының бер олысы – феодал биләмә буларак карала. Тикшерү предметы булып Казан ханлыгындагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләре тора. Чаллы олысының ханлык тормышында тоткан урыны – сәяси-сыйнфый һәм хуҗалык тарихы өйрәнелә.

Теманың өйрәнелеш дәрәҗәсе. Темага кагылышлы тарихи әдәбият шартлы рәвештә дүрт өлешкә бүлеп каралды.

1. Гомум Русия тарихына караган классик әдәбият (Щербатов, 1786; Карамзин, 1842; Перетяткович, 1877; Соловьев, 1989; Ключевский, 1908; Тихомиров, 1940, Зимин 1972 һ.б.).

2. Турыдан-туры Казан ханлыгына караган әдәбият (Мәрҗани, 1989; Фәхретдин, 1995; Атласи, 1992; Гобәйдуллин, 1925; Худяков, 1991, Мухамедъяров, 1950, 1958; Алишев, 2002, 2003; Исхаков, 1995, 1998, 1999 һ.б.).

3. Чаллы төбәгенә караган әдәбият (Заитов, 1884; Невоструев, 1871; Шпилевский, 1877; Толмачев, 1884; Износков, 1895; Чернышев, 1971; Борынгы Чаллы, 2000 һ.б.).

4. Казан ханлыгы чорын тарихи чагыштырма, ретроспектив ысуллар аша ачыклаганда Алтын Урда, Кырым, Нугай, Касыйм, Мәскәү һәм башка дәүләтләргә караган әдәбият анализланды (Березин, 1864; Вельяминов-Зернов, 1864; Григорьев, 1876; Лашков, 1887, 1897; Фиркович, 1890; Рославцева, 1897; Греков, Якубовский, 1937; Федоров-Давыдов, 1973, 1994, 1996 һ.б.). Санап узган дәүләтләрнең идарә системасында һәм дәүләт төзелешенә бәйле урнашкан феодал мөнәсәбәтләрдә уртаклыклар күп.

Алтын Урда һәм башка урта гасыр төрки-татар дәүләтләренең тарихын ачыклау мәсьәләсенә тарихчылар XVIII гасыр урталарында ук игътибарларын юнәлтәләр. Тик бу чорлар еш кына урыс тарихчылары тарафыннан җиңүчеләр күзлегеннән чыгып яктыртылган. Тарихи язмалар берьяклы, үтә тенденциоз формада урыс елъязмаларына таянып бәян ителгән. Русия тарихын тантаналы рәвештә бәян иткәндә Казан ханлыгы тормышына караган кайбер проблемалар да игътибарга алына. Мәсәлән, М.М.Щербатов, Н.М.Карамзин, С.М.Соловьев, В.О.Ключевский хезмәтләре шундыйлардан.

XIX гасырда Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларын өйрәнүдә археологик тикшеренү нәтиҗәләре дә үз өлешен кертә. 1877 елда Казан университеты каршында Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте төзелә. Җәмгыять эшчәнлегендә И.А.Износков, С.М.Шпилевский, К.И.Невоструев, Н.А.Толмачев кебек тарихчылар актив катнаша. Алар Казан ханлыгының төрле төбәкләрендә урнашкан тарихи урыннарны өйрәнүгә зур хезмәт куялар. Мәсәлән, “челмата”, “сабакүл”, “темтюзи” этнонимнарын тикшергән профессор С.М.Шпилевский бу халыкларның яшәү урыннарын географик атамаларга бәйле фаразлый һәм “челмата”ларны чаллылар белән тәңгәлләштерә (Шпилевский, 1877, с. 143-144). Н.А.Толмачев Чаллы шәһәрлегенең планын һәм төбәктәге авылларның картасын сызган, ныгытмаларының үлчәмнәрен алган (Толмачев, 1884, с. 15-18, 42-45; кара: куш. 19, карта № 7-9).

Аталган җәмгыять эшчәнлегенә туып килүче милли тарих мәктәбенә фәнни юнәлеш бирүчеләр буларак саналырга хаклы татар тарихчылары Ш.Мәрҗани, Г.Әхмәров, Р.Фәхретдин һ.б. (Мәрҗани, 1989; Ахмеров, 1998; Фәхретдин, 1995), М.Зәетов кебек төбәк тарихы белән кызыксынучылар кушылып китә (Заитов, 1884). Соңгысы Чаллы шәһәре тарихына караган риваятьләрне язып ала һәм фәнни әйләнешкә кертә. Ул шулай ук Чаллы төбәгенең үзәк җирләренә кергән авылларның картасын төзи (кара: куш. 19, карта № 10). Аның “Чаллы шәһәрлеге турында” дип аталган язмасында үзәк белән Чаллы төбәге арасындагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләре чагылыш таба (Заитов, 1884, с. 277-280).

Татар тарихчыларының үткәннәрдәге тарихи вакыйгаларга бәя бирүләре урыс тарихчыларыныкыннан күпкә аерылып тора. Алар урыс тарихчыларының тарихны берьяклы гына бәяләүләрен тәнкыйть утына тоталар. Мәсәлән, Р.Фәхретдин урыс тарихчыларының Казан белән Мәскәү арасындагы вәзгыятьне, Казанны алу вакыйгаларын һәм ханлыктагы вассаллык мөнәсәбәтләрен берьяклы, каршылыклы яссылыкта гына тасвирлауларына бәйле, байтагын кире кага (Фәхретдин, 1995, 34 б.).

Казан ханлыгын, шул исәптән Чаллы төбәген феодал биләмә буларак тикшергәндә шулай ук В.В.Вельяминов-Зерновның “Касыйм ханнары һәм ханзадәләре турындагы тикшеренүләр” дигән китабы (Вельяминов-Зернов, 1863, 1864), Ф.Ф.Лашковның “Кырым ханлыгында авыл мәхәлләсе” һәм “Кырым татарларында җир биләү мәсьәләсенә караган очерклар”ы файдаланылды (Лашков, 1887, 1897). В.В.Вельяминов-Зернов үзенең хезмәтендә игътибарын Касыйм ханлыгында хан, карачы бәк вә морзалар арасында урнашкан үзара мөнәсәбәтләргә юнәлтә. Касыйм, Казан, Кырым ханлыкларында һәм Нугай Урдасында урнашкан иерархик структураларны чагыштырып карый. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, Кырым, Касыйм ханлыкларының дәүләт төзелеше, иерархик бүленеше һәм шуңа бәйле аларда урнашкан вассаллык мөнәсәбәтләре Казан ханлыгында урнашкан мөнәсәбәтләргә шактый тәңгәл (Вельяминов-Зернов, 1864, с. 408-443).

Ф.Ф.Лашков игътибарын Кырым ханлыгында авыл мәхәлләсе – җирле идарә төзелешенә юнәлтә (Лашков, 1887, с. 3-18). Ул җир биләү системасының тамырларын ислам дине кануннарына бәйле өйрәнә. Шул ук вакытта ислам дәүләтләрендә җир биләү системасы кичергән үзгәрешләрнең сәбәпләрен дә ачыкларга омтыла (Лашков, 1897, с. 38-61).

XX гасыр башында Русия империясе җирлегендәге вәзгыять үткәннәрдәге тарихи вакыйгаларга ачыклык кертү мәсьәләсен кабат алгы планга чыгара. Тарихчылар өчен совет чорының башлангыч вакыты – 1920-1930 нчы еллар арасында яңа мөмкинчелекләр туа. М.Г.Худяков, Һ.М.Атласи, Г.С.Гобәйдуллин һ.б. тарихчылар Казан ханлыгының үткәнен өйрәнеп, аның дәүләт төзелешен, иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый тарихын ачыклауны максат итеп куялар. М.Г.Худяков үзенең “Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар”дигән җыентыгында Казан ханлыгының сәяси дәүләт төзелеше мәсьәләсенә ачыклык кертергә тырыша (Худяков, 1991, с. 174-210). Шул сәбәпле игътибарын дәүләт идарәсендә катнашучыларның эшчәнлегенә, аларның үзара мөнәсәбәтләренә юнәлтә. Хезмәтендә Казан ханлыгының төрле өлкәләре, шул исәптән Чаллы төбәге тарихын ачыклауга да өлеш кертә. Аның тикшеренүләре буенча, ханлыкта билгеле роль уйнаган алты суфыйдан дүртесенең тормышы Чаллы төбәге белән бәйләнгән (Худяков, 1991, с. 198-199).

Чорына бәйле искә алып узган тарихчыларыбызның хезмәт-бәяләмәләрендә төгәлсезлекләр дә юк түгел. Мәсәлән, Һ.Атласи Казан ханлыгының һәлакәткә дучар булуын нигездә ханлыктагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләрнең кискен торуында, тулы дәрәҗәдә көйләнеп бетмәвендә күрә (Атласи, 1992, 11 б.). Аның хезмәте күп дәрәҗәдә урыс елъязмаларына тәнкыйтсез караштан чыгып язылган.

Әмма яңарыш чоры озак дәвам итми. Сталинизм чорында – 1930 нчы еллардан алып 1950 нче елларның уртасына чаклы Казан ханлыгы тарихын өйрәнү партия күзлегеннән чыгып, мәгълүм бер кысаларга куып кертелә. Партия таләпләре кысаларына сыйган хезмәтләрнең бер өлеше басылып чыккан, сыймаганнары нәшрият архивларында сакланып калган, яисә юк ителгән. 1944 елда урта гасыр төрки-татар дәүләтләренең һәм өлешчә Русия дәүләтенең дә сәяси һәм икътисадый тормышы нигезен тәшкил иткән Алтын Урда тарихын яктыртуга чик куела (История, 1960, с. 461). Шул сәбәпле ханлык тарихын тулаем ачыклау эшчәнлегендә эзлеклелек югалып, “ак таплар” кала. Мәсәлән, 1955 елда чыккан “Татарстан АССР тарихы” китабында Н.Ф.Калинин язган хезмәтнең эчтәлеген шул ук хезмәтнең Татарстан Республикасы Милли музее архивында сакланучы кулъязма нөсхәсе белән чагыштырып караганнан соң күп төрле аерымлыклар булуы күзгә ташлана һәм шул сәбәпле каршылыклы фикерләр туа. Шул чорның архивларда сакланып калган фәнни материаллары бүгенге көн фәнни хезмәтләрен әзерләгәндә зур ярдәм күрсәтә. Шундый зур чикләүләргә дә карамастан, шушы чор тарихчылары Н.И.Воробьев, Н.Ф.Калинин, Х.Г.Гыймади, текстолог Г.Рәхим, эпиграфист Һ.В.Йосыпов һ.б. тарафыннан Казан ханлыгы чорына караган күп кенә археологик, эпиграфик һәм башка язма мәгълүматлар туплана һәм фәнни әйләнешкә кертелә (Рахим, 1930; Калинин, 1948, 1954; Гимади, 1948; Юсупов, 1960, 1971). Казан ханлыгында җир биләү мәсьәләсенә игътибарын беренче тапкыр Н.Ф.Калинин юнәлтә. Аның тарафыннан ханлыкта җир биләү хокукына ия булган социаль катламнар шәрехләнә (История, 1955, с. 106-108). Академик М.Н.Тихомиров җитәкчелегендә эшләгән тарихчы Ш.Ф.Мөхәммәдъяров шулай ук үзенең игътибарын Казан ханлыгының сәяси төзелешенә һәм икътисади тормышына бәйле төп мәсьәлә – җир бүленеше мәсьәләсенә юнәлтә. Мәсәлән, ул җир бүлүдә Казан ханлыгында сөергал системасы кулланылуны ачыклый һәм аны тикшерә (Мухамедьяров, 1950, с. 153-161). Заманасы өчен иҗади каһарманлык булып саналырлык хезмәт башкарып чыга. Шунысы кызганыч, Казан ханлыгы тормышына күп дәрәҗәдә ачыклык кертүче әлеге хезмәт бүгенге көнгәчә китап буларак басылып чыкмаган, тулысынча үз бәясен алмаган килеш кала бирә.

1960-1980 нче еллар уртасына чаклы чор хәзер торгынлык чоры буларак бәяләнә. Шуңа да карамастан, бу елларда да Казан ханлыгы тарихы күп кенә фәнни хезмәтләрдә чагылыш таба. Алар исәбенә Е.И.Чернышевның “Казан ханлыгы авыллары” дигән күләмле мәкаләсе (Чернышев, 1971), М.Г.Усмановның “XVII-XVIII гасырлардагы татар тарихи чыганаклары” (Усманов, 1972) һәм “XIV-XVI гасырлардагы Җучи Олысы ярлыклары” (Усманов, 1979), кебек хезмәтләрне кертергә мөмкин. Санап узган хезмәтләр ханлык тарихын төрле яктан яктырталар. Мәсәлән, Е.И.Чернышев тарафыннан Казан ханлыгы чорында яшәгән авыллар, феодал биләмә үзәге буларак саналырлык хәрби ныгытма, шәһәр урыннары барлана. М.Г.Усманов хезмәтләре Казан ханлыгы тарихын, Алтын Урда – Җучи Олысының мирасчысы буларак өйрәнү мөмкинлеге тудыра.

XX гасыр ахырында Советлар Берлегендә булып узган төрле үзгәрешләр нәтиҗәсендә сәяси басым кимү сәбәпле тарихны тирәнтенрәк, объективрак өйрәнү мөмкинлеге туды. Дөньякүләм аренада, совет империясе җимерелү, яңа дәүләтләр барлыкка килү һәм халыклар арасында аерымлану тенденцияләре туу һәм көчәю сәбәпле, Россия Федерациясенең тарихи нигезен тәшкил иткән Алтын Урда дәүләтенең тарихын ачыклау эше бермә-бер активлашты. Тарихчылар урта гасыр төрки-татар дәүләтләрен өйрәнүгә, шул исәптән алардагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен тикшерү мәсьәләсенә дә игътибарларын арттырдылар.

Әлеге эшчәнлек тарихчы С.Х.Алишев (2003), Р.Г.Фәхретдинов (2001), Д.М.Исхаков (1998), Р.Ф.Галләмов (2002), А.Ә.Борһанов (1997), Г.Л.Фәйзрахманов (2002), И.Р.Таһиров (2000), Б.Л.Хәмидуллин (2002), С.К.Свечников (2002), кулъязмалар, шәҗәрәләр белгече – текстолог М.И.Әхмәтҗанов (1995), лексиколог һәм гидронимнар өйрәнүче Ф.Г.Гарипова (2001) һәм башкалар хезмәтләрендә чагылыш таба.

С.Х.Алишев Казан ханлыгының оешу тарихын, идарә системасын, иерархик төзелешен һәм Казан белән Мәскәү дәүләтләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклауга зур хезмәт куя. Аның тарафыннан ханлык чорына караган татарча чыганаклар тикшерелә. Мәсәлән, Ибраһим хан ярлыгын өйрәнеп, ул “Казан дәүләте XIV гасырдан ук сәяси тормыш ягыннан автономияле булган”, – дип яза (Алишев, 2002, 6 б.).

М.И.Әхмәтҗанов үзенең “Татар шәҗәрәләре”, “Нугай Урдасы” дигән хезмәтләрен Нугай Урдасы тарихын һәм казанлылар белән нугайлылар арасында булган туганлык җепләрен шәҗәрәләр буенча ачыклауга багышлый (Әхмәтҗанов, 2002). С.К.Свечников Мари җирләрендәге билекләрне ачыклап, аларның үзәк белән үзара мөнәсәбәтләренә игътибарын юнәлтә. Аның фикеренчә, Мари билекләренең бер өлеше, Казаннан еракта урнашулары сәбәпле, үзәк хакимият белән конфедератив мәнәсәбәттә торган (Свечников, 2002, с. 81-83).

Ф.Г.Гарипова Казан ханлыгы чорларыннан сакланып калган топонимик һәм гидрономик атамаларны шәрехли (Гарипова, 1998).

Казан ханлыгы тарихы аңа чиктәш дәүләтләр тарихына бәйле хезмәтләрдә дә еш чагылыш таба. Мәсәлән, В.В.Трепавлов үзенең “Нугай Урдасы тарихы”нда Казан ханлыгы тарихын һәм казанлылар белән нугайлылар арасындагы мөнәсәбәтләрне яктыртуга зур урын бирә. Ул әлеге мөнәсәбәтләрнең шактый тыгыз булуы турында нәтиҗә ясый (Трепавлов, 2002).

Д.М.Исхаков хезмәтләрендә урта гасыр төрки-татар дәүләтләренең тарихы киң яктыртыла. Аерым алганда ул дәүләтчелек, феодал вассаллык проблемаларын күтәрә, сыйнфый катламнарны тикшерә (Исхаков, 1992, 1993, 1995а, 1997/98, 2002).

Д.М.Исхаков һәм Р.Ф.Галләмов Казан ханлыгының идәрә системасына караган даругалар мәсьәләсенә ачыклык кертүгә зур тырышлык куялар. Әлеге авторлар хакимият өлкәләре – даругаларның барлыкка килүен, идарә ителүен, төзелешен һәм аларның административ чикләрен, биләмәләрен үзгәрәк караштан торып бәялиләр. Карашлар төрлелеге чыгынакларның аз булуына бәйле туа. Даругалар системасы күп очракта Алтын Урда, Кырым ханлыгы үрнәкләренә һәм Казан ханлыгыннан соңгы ретроспектив чыганакларга бәйле аныклана. Д.М.Исхаков даругаларны, кенәзлекләр буларак бәяләп, аларны дәүләт советы – диван эшчәнлегендә идарәче роль уйнаган карачы нәселләре кул астындагы җирләр буларак бәяли (Исхаков, 1998, с. 14-15). Р.Ф.Галләмов фикеренчә даругалар, юллар юнәлешенә бәйле, дәүләтнең ясак җыю өлкәләре (Галлямов, 2002, с. 311). Фикер төрлелегенә карамастан, Д.М.Исхаков һәм Р.Ф.Галләмов хезмәтләрендә Казан ханлыгының тормышына – эчке бүленеше, үзәк һәм җирле идарә эшчәнлеге, салым җыю һәм олыслар системасына кагылышлы күп сорауларга берникадәр ачыклык кертелә.

Чаллы төбәге тарихын өйрәнгәндә, чагыштырма рәвештә, ханлыкның башка төбәкләре тарихына караган хезмәтләр дә кулланылды (Әхмәтҗанов, 1999; Мәрданов, Һадиев, 2003; Бурханов, 2001, 2003, 2003а; Әхтәмова, 1994 һ.б.). Мәсәлән, М.И.Әхмәтҗанов Казан артындагы бериш авылларның ханлык чорындагы тарихын кабер ташларындагы язмалар, шәҗәрәләр һәм риваятьләрдәге хәбәрләр буенча өйрәнә. Д.М.Исхаков игътибарын Арча кенәзләренең Казан ханлыгы сәяси структурасында тоткан ролен тикшерүгә юнәлтә. Аның фикеренчә, “4 (соңрак 5) идарәче кланнарның берсе (Кыпчак кланы) – карачы-биләр – Арча кенәзләре булганнар” (Исхаков, 1995, 1998, 2002). Р.Ф.Галләмов хезмәтләрендә Арча, Яшел Үзән, Лаеш, Алабуга шәһәрләре һәм төбәкләренең ханлык чорындагы тарихы бәян ителә. Аның фикеренчә, ханлык чорында Арча, Алабуга, Лаеш кебек шәһәрләр феодал үзәкләр булган (Галлямов, 1997, 2000, 2003).

Шул исәптән Болгар җирлегендә оешкан Алтын Урда – Җучи Олысының чәчәк ату һәм таркалыш процессы закончылыгын күзалламыйча ханлык чорының сәяси һәм этник асылын ачыклау мөмкин түгел. Бу уңайдан В.Г.Тизенгаузен, Э. Хара-Даван, Б.Д.Греков, А.Ю.Якубовский, Г.А.Федоров-Давыдов һәм М.Г.Сәфәргалиев кебек тарихчыларның хезмәтләре файдаланылды (Тизенгаузен, 1884; Хара-Даван, 2002; Греков, 1937; Федоров-Давыдов, 1973, 1994, 1996; Сафаргалиев, 1996).

Казан ханлыгындагы феодал мөнәсәбәтләрне чагыштырма рәвештә өйрәнүгә соңгы елларда чит илләрдә, республикаларда һәм өлкәләрдә язылган фәнни хезмәтләр дә зур өлеш кертә. Мәсәлән, В.Е.Возгрин үзенең “Кырым татарларының тарихи язмышы” дигән хезмәтендә игътибарын Кырым ханлыгы бәйлекләренә, үзәк белән бәйлекләр арасындагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләренә юнәлтә. Нәтиҗәдә Кырым ханлыгында урнашкан феодал вассаллык мөнәсәбәтләрнең Алтын Урда чорындагыннан сизелерлек дәрәҗәдә аерымланмавы ачыклана (Возгрин, 1992).

Д.С.Кыдырниязов “XV-XVIII гасырларда нугайларның илләр һәм халыклар белән сәяси, икътисадый һәм мәдәни багланышлары” дип аталган хезмәтендә нугай олысларын һәм олыслар арасында урнашкан эчке феодал мөнәсәбәтләрне, Нугай Урдасының тышкы сәяси, икътисадый һәм мәдәни мөнәсәбәтләрен ачыклый. Аның хезмәтендә Казан ханлыгы белән Нугай Урдасы арасындагы дәүләтара мөнәсәбәтләргә дә игътибар бирелә (Кидирниязов, 2001). А.А.Борисов “XVII гасырда якутларның олыс берләшмәсе” дигән хезмәтендә Якут-Саха җирләрендә олыслар системасының килеп чыгышын, таралышын һәм олысларның үзара мөнәсәбәтләрен тикшерә. Ул якут олысларын монгол чоры мирасы дип саный һәм урыс чорында барлыкка килгән волостьларның өлешчә якут олыслары чикләре белән туры килүен ачыклый (Борисов, 1996).

Тарихи әдәбиятка нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: анда урта гасыр төрки-татар дәүләтләрендәге, шул исәптән Казан ханлыгындагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләренә кагылышлы аерым мәсьәләләр күтәрелә һәм чагылыш таба. Шулай да әлегә Казан ханлыгы тарихының, аерым алганда андагы сәяси-иҗтимагый яшәешнең, сыйнфый һәм икътисадый тормышның тулаем ачыклануы турында сүз йөртеп булмый. Нәтиҗәдә урта гасыр төрки-татар дәүләтләрендә, аерым алганда Казан ханлыгында феодал вассаллык мөнәсәбәтләре җитәрлек дәрәҗәдә ачыкланмаган килеш кала бирә.

Тикшерүнең максаты – Казан ханлыгындагы феодал биләмәләрнең берсе булган Чаллы олысының сәяси-сыйнфый һәм хуҗалык тарихын өйрәнү тәҗрибәсе мисалында дәүләттәге феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен тикшерү.

Куелган максатка ирешү юнәлешендә түбәндәге мәсьәләләрне чишү карала:

– Казан ханлыгында дәүләт идарәсе, феодал вассаллык системасының тарихи нигезен һәм дәвамчылыгын күзәтү;

– дәүләттә феодал вассаллык мөнәсәбәтләренең куелышын һәм төп принципларын тикшерү;

– вассал феодал биләмә буларак, Чаллы төбәгенең сәяси-сыйнфый тарихын, Казан ханлыгындагы феодал вассаллык системасында аның тоткан урынын аныклау; –

вассал феодал биләмә үзәге борынгы Чаллы каласын шәрехләү; –

Чаллы феодал биләмәсенең хуҗалык тормышын күзәтү;

– Чаллы төбәгенең ханлык чорындагы тарихи географиясен, авыл-салаларын барлау.

Чыганак базасы. Кызганычка каршы, Казан ханлыгы чорына караган язма чыганаклар бик аз. Шунлыктан без Казан ханлыгыннан соңгы чорга караган язма документларны да ретроспектив рәвештә өлешчә файдаланырга мәҗбүрбез.

Хезмәттә кулланылган чыганакларны 5 төргә бүлеп карарга мөмкин: 

1. Язма чыганаклар (басма документлар һәм архив чыганаклары). 

2. Халык авыз иҗаты материаллары (легендалар һәм риваятьләр). 

3. Археология, эпиграфика һәм нумизматика материаллары.

4. Тарихи карталар. 

5. Тарихи лексикология материаллары.

Ханлык һәм аннан соңрак чорга караган басма чыганаклар һәм кулъязма архив чыганаклары шартлы рәвештә түбәндәге төрләргә бүлеп каралды:

– акт документлары;

– эш кәгазьләре;

– нарратив (елъязма) чыганаклар.

Язма архив чыганаклары Русия дәүләтенең борынгы актлар архивыннан (РГАДА), Татарстан Республикасының Милли архивыннан (НА РТ), Казан дәүләт университетының Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегеннән (НБЛ ОРРК), Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар һәм текстология бүлеге мирасханәсеннән алындылар.

Документларның бер өлеше төрле басмаларда дөнья күрде. Әлеге хезмәтләр исәбенә Татарстан, татар халкы тарихына караган материаллар (История 1937; Материалы, 1948), тарихи, юридик яисә җир бүленешенә бәйле акт материаллары керә (Акты, 1836; Акты, 1859; Акты, 1951).

Акт документлары. Татар чыганаклары, аерым алганда акт документлары, күбесенчә Казан алынган чакта юкка чыгарылган. Ханлык чоры турында мәгълүмат бирүче төп документ булып Сәхиб-Гәрәй хан ярлыгы (1523) кала бирә (Вахидов, 1925, с. 61-92). Күчермә яисә тәрҗемә хәлендә Ибраһим (1469-1479) (Госманов, Мөхәммәдъяров, Степанов, 1965, 146-150 бб.), Мөхәммәд Әмин (1516) һәм Сафа-Гәрәй (1526) ханнарның ярлыклары сакланып калган (Исхаков, 1999). Кырым ханы Мөхәммәд-Гәрәйнең Польша короле Сигизмунд белән 1520 елда төзелгән солых шартнамәсе (Гайнетдин, 1999), Алтын Урда һәм Кырым ханнарының дистәләгән ярлыклары бүгенге көнгәчә килеп җиткәннәр (Усманов, 1979; Лашков, 1897; Фиркович, 1890). Әлеге ярлыклар, шартнамәләр һәм дәүләт дәрәҗәсендәге рәсми хатлар Казан ханлыгының эчке һәм тышкы сәяси-икътисадый тормышына ачыклык кертәләр. Ярлыклар – хан тарафыннан җир биләү хокукы бирүче тарханлык документлары булып торалар. Шул сәбәпле, аларда ханлыкның идарә төзелешенә бәйле социаль катламнары, халыктан җыелган ясак һәм башка салымнарның төрләре ачыклана. Ханлык чорындагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен, хуҗалык тормышын яисә башка төр мәсьәләләрне ачыклаганда, хан ярлыкларыннан, тыш җир биләмәләрен сату-алуга бәйле килешү язмаларын фәнни әйләнешкә кертү дә мөһим (Алишев, 2002).

Төрле басмалардан алып тупланган һәм XIV-XVI гасырларга караган “Феодал җирбиләүчелек һәм хуҗалык итү актлары”нда Мәскәү хөкүмәте тарафыннан дини эшлеклеләргә һәм җирле феодалларга 150 ел дәверендә бирелгән 316 тархан ярлыгы (“тарханная грамота”) урын алган (Акты, 1951, 400 с.). Дәүләт эшчәнлеге мөнәсәбәтләрен тәртипкә салучы әлеге ярлыклар Алтын Урда дәүләте традицияләре буенча бирелгән. Әлеге ярлыклар нигезенә бердәй хокукый нормалар салынган. Шул сәбәпле, Кырым ханлыгында, Мәскәү дәүләтендә кулланышта булган тархан ярлыкларын тарихи-чагыштырма өйрәнү Казан ханлыгындагы феодал-вассаллык мөнәсәбәтләрен ачыклауга да үз өлешен кертә. Кызганычка каршы, Мәскәү дәүләтенең тархан ярлыклары безнең тарихчылар тарафыннан өйрәнелмәгән килеш кала бирә. Әлеге мәсьәләгә игътибар бирелгәндә Казан ханлыгы тарихын өйрәнүдә яңа нәтиҗәләргә ирешелер иде.

Казан ханлыгы яулап алынганнан соңгы чорга караган акт материалларында да җир биләү системасына караган күп мәгълүмат бар (Акты, 1836, 1859). Әлеге документларда да Казан ханлыгы чорына бәйле мөнәсәбәтләр кайтавазы сакланган.

Эш кәгазьләре. Русия дәүләтенең борынгы актлар архивының “Генераль ызанлау” фондларында җир бүленешенә, аның сыйфатын билгеләүгә, җиргә бәйле низаг эшләренә кагылышлы язма документлар күп сакланган. Безнең тарафтан файдаланылган бу документлар XVIII гасырда төзелгәннәр (РГАДА. Ф. 1312, оп. 2, д. 279, 1795-1802 гг.; Ф. 1312, оп. 1, д. 1122, 1795 г; Ф. 1355, оп. 1, д. 412, 1795 г.). Әлеге документларның эчтәлегендә җир бәхәсенә бәйле тагында борынгырак чорга караган мәгълүматларда чагылыш таба. Бу чыганаклар буенча ретроспектив рәвештә ханлык чорына караган җир бүленешенә бәйле мөнәсәбәтләр күзалланды, шул дәвергә караган топонимик һәм гидронимик атамаларга нисбәтле мәгълүмат барланды. Чаллы төбәгенә кергән авылларның ханлык чорына караганнары өлешчә шул архив документлары буенча билгеләнде.

Чаллы төбәгенең ханлык чорындагы тарихи географиясен, авылларын барлауда XVI-XVII гасырларның язу-теркәү кенәгәләрен (писцовые, переписные, дозорные книги), гарызнамәләрне (челобитные) ретроспектив куллану күп ярдәм итә. Әлеге документлар шулай ук Русия дәүләтенең борынгы актлар архивында саклана (РГАДА. Ф. 1209, оп. 1, ч. 1, кн. 643, 1565-68 гг.; Ф. 1209, оп. 1, ч. 1, кн. 153, лл. 1349-1354, 1619 г.; Ф. 350, оп. 2, д. 1102, 1678-80 гг.; Ф. 396, оп. 1, ч. 36, д. 53224, 1685 г.). Язу-теркәү кенәгәләренең бер өлеше басылып чыкты (Писцовые, 1932; Писцовая, 2001).

Эш кәгазьләренең бер өлеше XVIII-XIX гасыр башына карый. Әлеге язмалар буенча борынгы авыл урыннарын билгеләп була (РГАДА. Ф. 248, кн. 1536, лл. 275-276, 1737 г.; Ф. 350, оп. 1, д. 153, 1716 г; Ф. 1312, оп. 1, д. 1122, 1795 г.; Ф. 1312, оп. 2, д. 279, 1795 г.; Ф.1355, оп. 1, д. 412, 1795 г.).

Бу материалларны ретроспектив анализлау аша хәзерге авыллардан бер өлешенең Казан ханлыгы чорында ук яшәгәнлеге турында сүз йөртергә мөмкин. Мәсәлән, 1742 елгы мәчетләр җимерү тарихына бәйле шундый бер чыганакта Чаллы төбәгендәге күп кенә авыл мәчетләренең “Казан ханлыгы чорында ук төзелгәнлеге” күрсәтелә (РГАДА. Ф. 248, оп. 14, д. 803, лл. 52-98 об., 1742 г.).

Нарратив чыганаклар. Хезмәтебездә Казан ханлыгы чорына караган Мөхәммәд Әминнең 1506 елда Польша короле Александрга (Миңнегулов, 2003) һәм Сафа-Гәрәйнең Польша короле Сигизмундка язган хатлары (Мустафина, 1997), Ш.Хаҗитарханиның төрек солтанына җибәргән хат-язмасы (1550) (Хаҗитархани, 1995; Шерефи, 1995) кулланылды. Санап узган чыганакларда ханлыкның югары идарә системасы, дипломатик эшчәнлеге күзаллана.

Без кулланган чыганакларның шактый өлешен урыс елъязмалары тәшкил итә. Әлеге чыганаклар арасында соңрак чорда язылганнары яисә күчереп язганда үзгәрешләр белән баетылганнары да бар. Елъязмалар арасында шул чорларның сәясәтенә бәйле берьяклы – тенденциоз формада язылганнары да очрый. Мәсәлән, моңарчы Казан ханлыгы тарихы, Урыс дәүләте белән һәм ханлыктагы эчке мөнәсәбәтләр еш кына “Патша китабы”на яисә “Никон елъязмасы”на таянып язылды (Патриаршая или Никоновская летопись, Царственная книга – ПСРЛ, IX-XIII). Әлеге елъязмаларны тикшерүче М.Н.Тихомиров билгеләп үтүенчә, алар XVI гасырда булып узган тарихи вакыйгаларга нисбәтле икенче тапкыр күчереп язылган һәм шул чорларның сәяси вакыйгаларына бәйле төрле үзгәрешләр кичергән (Тихомиров, 1940, с. 255-257). “Патша китабы” да Явыз Иван патша яшәгән чорга караган тарихи язмалар тупланмасы булып тора. “Патша китабы” һәм “Никон елъязмасы” күп очракта бер-берсен кабатлыйлар. Шуңа да карамастан, башка чыганакларда Казан ханлыгының идарә системасына, андагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләренә кагылышлы хәбәрләрнең аз булуы сәбәпле, әлеге елъязмаларны да тәнкыйди файдаланырга туры килде.

Икенче чыганак Казан ханлыгы тарихына багышланган “Казан елъязмачысы” китабы (“Казанский летописец” – ПСРЛ, XIX, 1903). Елъязма 1564-1565 елларда төзелгән дип санала. Аның авторы 1532-1551 елларда Казанда әсирлектә булып, Казан ханнарына хезмәт иткән шәхес буларак фаразлана. Елъязмачы шул чорда Казан тарихы белән танышкан булса кирәк. Елъязмада Казан тарихын бәян итүдән бигрәк, Явыз Иванга “кылган батырлыклары” өчен дан җырлау алгы планга чыга. Елъязмачы “бөек” җиңүләрнең тарихын кәгазь битләренә төшергәндә үткәннәр белән горурланып, киләчәк буыннарның күңелен уйнатырлык төсләр кызганмый. Әсәрнең башыннан ахырынача шовинистик рух, Казан халкына нәфрәт бөркелеп тора. Шул сәбәпле, тарихчылар бу елъязманы “бик буталчыклы әкият”, “баллы хикәя” буларак бәялиләр (Вельяминов-Зернов, 1863, с. 7). Елъязмачы вакыйларның барысын да үзе күргән кебек сүз йөртсә дә, язманың соңрак чорда кем тарафыннандыр үзгәртелүен күрү кыен түгел. Аны язганда бары бер таләп кенә куела: урыс халкының бөек җиңүен мәңгеләштерү. Елъязмачы, Казан ханлыгы тарихын җиңүчеләр күзлегеннән чыгып кына бәян итсә дә, анда ханлыкның идарә, икътисадый һәм хуҗалык итү системасына караган мөнәсәбәтләр турында күп мәгълүмат булу сәбәпле, елъязма фәнни чыганак буларак та еш кулланыла.

Хезмәттә шул чорларда яшәгән шәхесләрнең шаһадәтнамәләре дә киң файдаланылды. Мәсәлән, А.М.Курбский тарафыннан язылганы “Казаны алу турында хикәя” дип атала (Курбский, 1913). Аның авторы – 1552 елда Казанны алуда һәм 1554 елда ханлыкта дәвам иткән халык күтәрелешләрен бастыруда катнашкан гаскәр башлыгы, Явыз Иван якыннарыннан берсе. Безнең өчен аның язмасында бирелгән Казанны алу турындагы мәгълүматләр игътибарга лаек. Ул күп очракта үзе күргәннәрне яза. Шул исәптән Казан шәһәрен саклаучы хәрби идарәчеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен күзаллауга да ачыклык кертә. Хикәясендә башкалардан ишеткән хәбәрләр дә бар. А.Курбскийның башка чыганакларны кулланган булуы да ихтимал. Чөнки аның язмалары Казан алынуга 11 ел вакыт узганнан соң барлыкка килгән.

Казан ханлыгы тарихын ачыклауда чит ил сәяхәтчеләре тарафыннан язылган хезмәтләрнең, сәяхәтнамәләрнең дә ярдәме зур. Безнең эштә С.Герберштейн, (Герберштейн, 1988), А.Олеарий (Олеарий, 1870) хезмәтләре кулланылды.

Татар телендә елъязма формасында сакланучы, XVI-XIX гасырларга караган сирәк кенә язмалар да Казан ханлыгы чоры турында мәгълүмат бирәләр. Мәсәлән, Шәриф Хаҗитархани тарафыннан язылган “Казан вилаятенең җиңүе” (Зафер наме-и вилайет-и Казан) әсәрендә Казан шәһәрен яклаучыларның дини һәм хәрби идарәчеләре күрсәтелә, аларның дәрәҗәләре һәм бурычлары турында мәгълүмат бирелә. Әлеге хезмәт беренче тапкыр М.И.Әхмәтҗанов тарафыннан фәнни әйләнешкә кертелә (Хаҗитархани, 1995). “Хаҗи Гәрәй дастаны” атамасындагы билгеле тарихи язмада да Казан ханлыгы чоры авыллары (шул исәптән Чаллы төбәге авыллары да), аларның эчке тормышы бәян ителә. Ханлык дәверен шәрехләүче әлеге дастан үзендә сурәтләнгән вакыйгалардан соң ярты гасыр вакыт узгач язылган. Шул сәбәпле дастанда төрле авыл кешеләренең җыелып Хаҗи Гәрәйне үзләренә “хан” итеп күтәрүләрен ялгыш дип әйтүе кыен (Татар халык иҗаты, 1987). Хезмәтебездә шулай ук ханлык тарихын чагылдырган, әмма соңрак чорда язылган язмаларга да игътибар бирдек (Мөслими, 1999; Насыйри, 1975). Әмма әлеге чыганакларда фәнни мәгълүматләрнең аз һәм күп очракта буталчык булулары сәбәпле игътибарлы булып, алардан тәнкыйди файдалану сорала.

Ханлык һәм ханлыкта яшәгән социаль катламнар тормышы шул чорның әдәби әсәрләрендә дә чагылыш тапкан. Казан шәһәрендә XV азагы – XVI гасыр урталарында яшәгән Мөхәммәдъяр белән Колшәриф болгар-татар әдәбиятына турыдан-туры бәйләнешле әдипләр. Дини башлык һәм дәүләт эшлеклесе Колшәрифнең ханлык чоры мәдәни тормышын чагылдырган дүрт шигыре һәм бер поэмасы, Мөхәммәдъярның “Төхфәи Мәрдан” (1540), “Нуры содур” (1541) поэмалары һәм “Нәсихәт” (1548) дигән шигыре безнең көннәргәчә килеп җиткән. Шул чор әдипләребез хезмәтләрендә ханлык халкының сәяси-иҗтимагый тормышы чагылыш таба (Кол Шәриф, 1997; Мөхәммәдъяр, 1997). Хезмәттә “Идегәй” дастанында чагылыш тапкан Алтын Урда чорына караган иерархик төзелешкә һәм Болгар олысы җирләренә бәйләнешле тарихи хәбәрләр дә кулланылды (Идегәй, 1988).

Чаллы төбәге тарихын ачыклауда әлеге җирлектә урнашкан авыл халкыннан төрле елларда язып алынган риваять-легендалар, халык авыз иҗаты материаллары да үз өлешен кертте (Татар халык иҗаты, 1987). Әлеге материалларның шактый өлеше автор тарафыннан җыелды (Борынгы, 2000; кара: куш. 12). Чаллы төбәгенә караган тарихи истәлекләрдә ханлык чорына караган күп төрле хәбәрләр чагылыш таба. Әлеге хәбәрләр Чаллы шәһәренең “ханнар каласы” булу, авылларга нигез салыну һәм Чаллы шәһәренең яулап алыну чорларына карый.

Казан ханлыгы, шул исәптән Чаллы төбәге җирлегенең тарихи, мәдәни һәм матди культурасын ачыклау, икътисадый һәм хуҗалык тормышын өйрәнү, төбәкнең тарихи географиясен барлауда археология, эпиграфика һәм нумизматика материаллары кыйммәтле чыганак булып тора. Чаллы төбәге тарихына караган археологик материаллар Россия Фәннәр академиясенең Археология институты (ИА РАН) архивында саклана.

Археология материаллары, Казан ханлыгын, аерым алганда Чаллы төбәген, өйрәнүдә аерым бер кыйммәткә ия чыганак булып торалар. Кирмән ныгытмаларын казып тикшерү аларны төзү, төзекләндерү, өстәмә ныгыту яисә кальганың җимерелү вакытын ачыклый. Ныгытмаларның төзелеш алымына бәйле үзенчәлеген билгели. Казу эшләре вакытында төрле катламнардан чыккан материал буенча аларның чорлары билгеләнә.

Тикшерелгән зиратлар буенча төбәктә яшәгән халыкның тормышына, санына һәм демографик үзгәрешләргә бәйле статистик мәгълүмат алына. Шәһәрнең үзәге һәм бистәләрендә уздырылган казу эшләре нәтиҗәсендә табылган материал буенча Чаллы төбәгенең шул чордагы сәяси-сыйнфый һәм хуҗалык тарихын өйрәнү аркылы дәүләттәге феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен күзаллау мөмкинчелеге туа.

Археологик чыганакларны өйрәнү хронологик рәвештә алып барылды. Чаллы шәһәренең материаль культурасын яктыртканда, кайсы чорда һәм нинди экспедиция тарафыннан өйрәнелүгә сәбәпле, фикерләрнең бер төрле генә булмавы да күренә. Археология фәнендә яңа техник алымнар куллану дәрәҗәсе артка калу сәбәпле ялгыш фикерләр булу ихтималлыгы да юк түгел. Мәсәлән, 1955 елгы казу эшләре нәтиҗәсендә Чаллы шәһәренең яшәеш чоры XV-XVI гасыр башлары белән генә билгеләнгән (Калинин, 1955). Аның сәбәбе археология фәненең шул чордагы үсешенә бәйле аңлатыла. 1989 елда Удмуртия Республикасының Туган як музее тарафыннан оештырылган казу эшләре нәтиҗәләре буенча, башка тикшерүчеләрдән аермалы буларак, ар ягы (көньяк) удмуртларына (арские удмурты) караган керамик материал өстенлек итә. Аны төркемләү кайсы да булса халыкка нисбәтләү һәм керамиканың хронологиясен ачыклау мәсьәләсендә дә төрле, шул исәптән сәяси характердагы фикерләр дә чагылыш таба.

Чаллы шәһәрлегендә фәнни археологик казу эшләре беренче тапкыр 1955 елда Н.Ф.Калинин тарафыннан уздырыла. Ул кремль урынын казып тикшерә. Казу нәтиҗәләренә һәм тарихи чыганакларга таянып Чаллы төбәгенең аерым билек (“княжество”) булганлыгын фаразлый. Казу эшләре вакытында табылган иң яхшы, сыйфатлы керамик материалның кремль җирлегендә табылуы сәбәпле, анда җирле феодал яшәгәнлегенә ишәрә ясый (Калинин, 1955). 1983 елда Татарстан Дәүләт музее тарафыннан оештырылган экспедицияне Н.А.Кокорина, 1989 елда Удмуртия Республикасының Туган як музее тарафыннан оештырылганын Т.И.Останина җитәкли. Алар тарафыннан кремль тирәсе, аның ныгытмалары һәм шәһәр янындагы I нче бистә урыны казып өйрәнелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Чаллы шәһәренең яшәеш чорлары XII-XVI гасырлар уртасы белән билгеләнә (Кокорина, Останина, 2000).

1993-1997 елларда Чаллы шәһәрлегенә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан археологик экспедиция оештырылды (җитәкчесе Ф.Ш.Хуҗин). Археологлар тарафыннан кремль ныгытмалары, шәһәрнең I һәм II бистәләре, зиратлары казып тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча кремль ныгытмаларының кулланылыш чорлары билгеләнде. Казып тикшерелгән зиратның мәйданы, күмү йолалары һәм каберлекләрдәге табылдыклар буенча аннан файдалану чоры ачыкланды (Газимзянов, 2000).

Соңгы елларда шәһәрлек бистәләре һәм ныгытмасы Алабуга педагогика университеты археологик экспедициясе тарафыннан өйрәнелде (җитәкчесе А.З.Нигамаев) (Хузин, Нигамаев, 1999а). Әлеге тикшерү нәтиҗәләре буенча Чаллы шәһәрлеге янындагы икенче бистәнең күләме һәм чикләре билгеләнде.

Чаллы төбәген феодал вассал биләмә буларак тикшерүгә бәйле автор тарафыннан да 2001-2003 елларда Чаллы шәһәрлегендә һәм аның әйләнә-тирәсендә археологик күзәтү һәм казу эшләре алып барылды. Чаллы шәһәрлеге тирәсендәге борынгы авыллар, аларның зиратлары ачыкланды һәм аларда өлешчә археологик тикшеренүләр үткәрелде. Мәсәлән, Шомбыт авылы янында XII-XIII гасырларга караган болгар чоры әйберләре табылды. Төбәк халкыннан шушы урынга бәйле риваятьләр язып алынды. Чаллы шәһәрлегеннән 1,5 чакрым ераклыкта урнашкан элекке Шихаздә авылы урыны казып тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча авыл янында Алтын Урда һәм ханлык чорына караган торак урыннары булганлыгы ачыкланды. Шихаздә авылы янәшәсендә, Ташлы елганың уң ягында, сукаланучы кырдан Болгар чорына караган чүлмәк, савыт-саба ватыклары җыеп алынды. Чаллы төбәгендәге борынгы эпиграфик һәйкәлләр барланды, яңа табылган эпиграфик язмаларның эчтәлеге турында мәгълүмат бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Чаллы төбәгендәге Котлы Бөкәш, Тәберде Чаллысы авылларының барлыкка килүе ханлык чорына караганлыгы ачыкланды (Гариф, 2001-2003).

1955, 1983, 1989, 1993-1997 нче елларда Чаллы шәһәрлегендә уздырылган археологик тикшерү эшләренең нәтиҗәләре 2000 елда басылып чыккан “Борынгы Чаллы – Древние Чаллы” дигән китапта урын алды. Археологик хезмәтләрнең 2001-2002 елларга караганнары “Татарстандагы археологик ачышлар” (“Археологические открытия в Татарстане”) дигән дәвамлы җыентыкларда яктыртылды (АОТ, 2001; АОТ, 2002).

Безнең тикшеренүдә төрле елларда басылып чыккан археологик карта һәм белешмәләрнең роле дә зур булды (АК, 1981, 1985; Фахрутдинов, 1975).

Р.Г.Фәхретдиновның “Идел-Кама Болгарстанының археологик истәлекләре һәм аның территориясе” (Фахрутдинов, 1975) һәм “Татарстан АССРның археологик картасы: Кама алды” (АК, 1981) кебек хезмәтләре игътибарга лаек. Картада ханлык чорына караган археологик һәйкәлләрнең урыннары да (шул исәптән Чаллы төбәге дә) билгеләнгән.

Чаллы төбәгенең матди культурасын, сәүдә һәм хуҗалык тормышы эшчәнлеген ачыклауда археологик тикшерү нәтиҗәләре ярдәм итә. Әлеге мәсьәлә тарихчы-археолог Ф.Ш.Хуҗинның (1998, 2000, 2001) һәм Н.А.Кокоринаның фәнни хезмәтләрендә еш яктыртыла (2000, 2002).

Ханлык чорын өйрәнүдә билгеле бер күләмдә эпиграфик чыганаклар да файдаланылды. Болгар, Алтын Урда, ханлык чорларына караган зират-каберлекләрнең каберташ язмалары Г.Рәхим, Һ.В.Йосыпов, М.И.Әхмәтҗанов, Ф.С.Хәкимҗанов, Җ.Г.Мөхәммәтшин һ.б. тарихчылар, текстологлар тарафыннан өйрәнелгән. Безнең тарафтан ханлык чорына караган 243 кабер ташы барланды. Шул мәгълүмат буенча ханлыктагы иерархик система, аерым төбәкләрнең үзенчәлекләре күзалланды (кара: куш. 1). Чаллы төбәгендә ханлык чорына караган эпиграфик таш-һәйкәлләр Чаллы шәһәрлеге тирәсендә, Мәмле Казаклары Чаллысы һәм аның янәшәсендә урнашкан Бикчурай Чаллысы, Бирдебәк авыллары янында сакланып калган. Безнең тарафтан әлеге ташлар барланып, эстампажлары алынды, сакланышлары тәэмин ителү өчен чаралар күрелде. Чураш авылы янында 1530 ел белән билгеләнгән кабер ташы табылып, фәнни әйләнешкә кертелде. Әлеге ташларның барысы да ханлык чорына карый. Казан ханлыгы чорына караган, шул исәптән Чаллы төбәгендә сакланган ташлардагы язмалар ул чордагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен өйрәнүдә өстәмә материал булып торалар. Әлеге кабер ташларындагы язмаларның эчтәлеген өйрәнү аша җирле феодалларның титул-дәрәҗәләре, исемнәре һәм яшәгән еллары билгеләнә, төбәкләрдәге хакимият төзелешен өйрәнү, ташларның урнашуына бәйле торак урыннарны, олы юлларны яисә сугыш кырларын ачыклау, традицион язу үрнәге, башлам текстлары, бизәк орнаментлары, геометрик күләм һәм форма үзенчәлекләре буенча шул чорның сәнгати үсешен күзаллау мөмкинлеге туа.

Ташларны өйрәнү тарихы һәм алардагы язмалар фәнни басмаларда урын тапты (Гариф, 2002а, 2003б). Әлеге ташларны өйрәнүгә текстологлар М.И.Әхмәтҗанов, Н.И.Нәккаш, Р.Ф.Мәрдәнов, И.Г.Һадиев та мәгълүм хезмәт кертте (Нәккаш, 2000; Гариф, 2002; кара: куш. 3).

Чаллы төбәге тарихын феодал вассаллык мөнәсәбәтләре күзлегеннән өйрәнгәндә Чаллы шәһәрлегендә, шәһәрлек тирәсендәге авылларда табылган яисә шушы тирә-якка бәйле искә алынган нумизматик материаллар да файдаланылды (Миссионерские, 1895; Борынгы, 2000; Гариф, 2002).

Борынгы карталар. Чаллы төбәгенең тарихи географиясен өйрәнгәндә борынгы карталар һәм алардагы аңлатмалардан файдаланылды. Чаллы шәһәре 1376 елда Италия сәүдәгәрләре, абыйлы-энеле Пициганилар тарафыннан төзелгән картада “Чал” атамасында билгеле (Әхмәтҗанов, 1997). XIX гасыр тарихчылары һәм җир ызанлаучылары Чаллы шәһәрчеге, аның әйләнә-тирәсе һәм авыл җирләренә караган төрле карталар сызып калдырганнар (РГАДА. Ф. 1356, оп. 1, д. 1173, 1179, 1184, 1796 г.; Ф. 1312, оп. 2, д. 976, 1795 г.; НА РТ. Ф. 324, оп. 724, д. 808, 809, 830, 877, 2083). Әлеге карталарның бер өлеше тәүге тапкыр файдаланыла (НА РТ. Ф. 324, оп. 739, д. 429, д. 431).

Хезмәттә башкалар белән бер рәттән тарихи лексикология материаллары да файдаланылды (Борһанова, 1982). Чаллы төбәгенә караган географик, топонимик һәм гидронимик атамалар өйрәнелде (Гарипова, 1998; Саттаров, 1974; Лапочкин, 2000). Бу төбәкнең топонимиясендә ханлык чорындагы иерархик бүленешкә бәйле феодал катлам вәкилләренең исемнәре яисә аларның торган урыннары (Шәехзадә, Би-Әмир, Бирдебәк, Җанбатыр, Мәмеш, Би-Йорт, Байхуҗа һ.б.) чагылыш таба.

Безнең тарафтан Чаллы төбәге авылларына экспедицияләр уздырылды, җирле тарихчылар белән хезмәттәшлек ителде. Төрле чорларда алышынып торган топономик һәм гидронимик атамаларның сүзлеге төзелеп, урыннары билгеләнде (кара: куш. 13-15). Чаллы төбәгендәге атамаларның мәгънәсен, килеп чыгышын аңлатканда телчеләр Ф.Г.Гарипова һәм Г.Ф.Саттаров тарафыннан җибәрелгән күп кенә төгәлсезлекләр XVII-XIX гасырларга караган архив чыганаклары буенча төзәтелде.

Югарыда барлап узган чыганакларга тулаем нәтиҗә ясап, аларның даирәсе шактый тар булуын искәртеп узасы килә. Шул сәбәпле казан ханлыгындагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен тикшерү гаять авыр, катлаулы эш булып күзаллана.

Методология һәм методика. Ханлык чорындагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен өйрәнү тарихи дәвамчылыкка нигезләнеп, дөньяви процесларга бәйле алып барылды һәм чорга объектив бәя бирү омтылышы ясалды.

Казан ханлыгындагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләре тарихи чагыштыру, анализ, синтез, картография ысуллары, ретроспектив һәм башка методлар ярдәмендә өйрәнелде. Хезмәттә Казан ханлыгы оешканчы чордагы һәм аннан соңында Урыс дәүләтендәге вассаллык мөнәсәбәтләренең үзара бәйлелегенә нисбәтле тарихи дәвамчылыкның табигый канунчылыгы исәпкә алынды. Тикшерү чиктәш гуманитар фән тармакларын (тарих, археология, антропология, социология, икътисад һ.б.) бер бөтенгә берләштерүдән, гомумиләштерүдән гыйбәрәт булды. Шулай ук гомумидән аерым бер фикергә килү методы да кулланылды. Нәтиҗәләр ясау аерым тарихи чордагы мәгълүматларны бер тәртипкә салып, эзлеклелек, системалылык белән башкарылды.

Фәнни хезмәтнең яңалыгы. Казан ханлыгындагы Чаллы олысын өйрәнүгә багышланган әлеге хезмәт ханлыктагы аерым вассал феодал биләмәне һәм үзәк белән төбәк арасындагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен өйрәнү буенча тәүге тәҗрибә булып тора. Шул сәбәпле, Казан ханлыгы тарихы яңа археологик, язма чыганаклар комплексы һәм башка төр тарихи материаллар белән баетыла.

Чаллы төбәге вассал феодал биләмә буларак карала һәм аерым тарихи җирлек мисалында өйрәнелә. Феодал биләмә мисалында җирле идарә системасы шәрехләнә. Чаллы төбәгенең һәм аның үзәге Чаллы каласының тарихы, Казан ханлыгында тоткан сәяси һәм икътисади урыны ачыклана. Шулай ук төбәкнең ханлык чорындагы тарихи географиясе, авыл-салалары һәм борынгы зиратлары барлана.

Казан ханлыгында Чаллы олысының сәяси-сыйнфый һәм хуҗалык тарихын, төбәкнең тарихи географиясен өйрәнү тәҗрибәсе Казан ханлыгында, башка урта гасыр төрки-татар дәүләтләрендә вассал феодал биләмәләрне, феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен өйрәнү өчен башлангыч җирлек тудыра.

 Назад Наверх