Баш Кереш I бүлек: 1.1 1.2 1.3 1.4 II бүлек: 2.1 2.2 2.3 2.4 2.5 Йомгаклау Чыганаклар Кушымталар: 1 2 3 4 5 6 7 |
II бүлек. Казан ханлыгында
Чаллы олысы: сәяси-сыйнфый һәм хуҗалык тарихын өйрәнү тәҗрибәсе
Елъязмада телгә алынган “челматы” чаллылар атамасының урысча бозылган варианты буларак күзаллана. Челмат-чаллыларның яшәгән урыннары тәңгәл килә һәм алар бер кавем буларак саналалар. Челмата атамасының килеп чыгышы турында төрле фикерләр бар: 1. В.Н.Татищев “челмата” этнонимының килеп чыгышын Чулман елгасы атамасына бәйләп аңлата. Чулман хәзерге Каманың борынгы чорлардагы аталышы. “Чулман” атамасы төрле гасырларга караган елъязмалар һәм китапларда төрлечә языла. Мәмлүк чоры географы Әл-Омари (XIV гасыр) аны “Чулыман”, икенче бер гарәп авторы Ибн Халдун (1332-1406) “Җалыман” дип атап уза. Шулай ук бу атама Елыман, Чалыман кебек вариантларда да чагылыш таба. 2. С.М.Шпилевский фикеренчә, Чулман елгасы үз атамасын болгар этнонимы “челмат”тан алган (Шпилевский, 1877, с. 144). 3. Болгар чорының эпиграфик ташларын һәм елга атамаларын җентекләп тикшергән тарихчы Һ.В.Йосыпов сүзлегендә шәһәр исеме булып яңгыраучы Сувар, Болгар, Тәтеш, Биләр, Төрекмән, Балимәр, Сарай, Алат атамалары арасында “Чал” атамасы да бар. Аның фикеренчә, күпләп очраучы “Чаллы” топонимын, этноним буларак, елъязмаларда искә алынган челматларга бәйләп карарга кирәк. “Чал” сүзе төрки халыкларда аксыл, ак йөзле кешеләр мәгънәсендә йөргән (Юсупов, 1971, с. 217-232). 4. Ф.Г.Гарипова “Чаллы” гидронимы атамасының килеп чыгышын Сон // Сөн > Цон > Цын > Ыцын > Ыцынлы > Цынлы > Чынлы > Чаллы тәртибендә үстереп, Һун-Сөн чорындагы төрки телгә бәйли (Гарипова, 1998, 255-256 бб.). Аның фикеренчә, челматлар – Челман яисә Чулман буйларында яшәгән кешеләр (Гарипова, 1998, 323 б.). 5. Г.Ф.Саттаров Казан татарларының Идел-Чулман тирәсендә яшәгән борынгы болгар бабалары ташлы елгаларны “чаллы” (ташлы) елга дип, атап йөрткәннәр ди. Аның фикеренчә, “челматы” топонимының “аты” өлеше мари телендә калкулы урынны белгертә (Саттаров, 1974, 71-74 бб.). 6. Н.Б.Борһанова “чал” тамырлы атамаларны чал, чол, чул исемле төрки кабиләләргә бәйле дип саный (Бурганова, 1982, с. 45). 7. Г.М.Хисаметдиновның да “Чаллы” атамасындагы топонимнар һәм аларның таралышы турында үз фикере бар. Аның мәгълүматлары буенча, бүгенге чорда сирәк очрый торган “чал-лы” сүзе “катнаш”, “чуар”, “катнашкан”, “метис” мәгънәсен аңлата. “Чаллы” атамасы географик яктан болгар халкының чит халыклар белән чиктәш булган җирләрдә очрый. Әлеге фикер Н.Ф.Калинин аңлатмаларында да чагылыш таба (Калинин, 2000, с. 48). 8. Җирле тарихчы В.Ф.Лапочкин үзенең ”Нигә Яр Чаллы?” дигән язмасында, “Чаллы” атамасындагы барлык торак җирләр дә үзләренең килеп чыгышлары белән борынгы болгар-татар чорларына карый, дигән нәтиҗә ясый (Лапочкин, 2000, с. 244). Безнең фикеребезчә, “чал”, “чел”, “чул”, “чол” атамалары тамырдаш сүзләр һәм аларның таралыш географиясе киң. Себер, Урта Азия, Дунай буйларында да әлеге атамаларны очратырга була. “Чал” – борынгы төрки сүз. “Чал” сүзе борынгылыкны белдерә һәм ул күпкә киңрәк мәгънәгә ия. Әлеге тамырдаш сүзләрдән елга, кеше, кабилә атамалары барлыкка килгән. Бу очракта тарихта бериш халыкларның үз атамаларын яшәгән җирләргә бирүе һәм киресенчә елга, төбәк атамаларының халыклар атамасы булып ялганып китүләре дә игътибарга лаек. Югарыда китерелгән фикерләргә анализ ясап, без дә атаманың барлыкка килүен һәм таралышын әлеге җирлектә яшәгән чаллы атамасындагы болгар кабиләләренә бәйле дип саныйбыз. Мәгълүм тарихчы В.Н.Татишев балымар, биләр кабиләләре кебек үк челматларны да болгарлар дип саный. Ул бу атаманың XVII гасырга чаклы кулланышта булуы турында яза. С.Ремезов картасында да “Шайтан каласы” – хәзерге Алабуга – Челматлар дип күрсәтелгән. Ә инде Н.А.Спасский үзенең тикшеренүләрендә Лаеш, Кашан, Тәберде Чаллы, Кирмәнчек, Мамадыш, Алабуга шәһәрләренең барысын да челмата (чаллы) кабиләләренеке дип санап уза (Спасский, 1912, с. 376). “Челмата”, “Сабакулян”, “Темтюзи” атамаларын тикшергән профессор С.М.Шпилевский географик атамаларга бәйле бу кавемнәрнең яшәү урыннарын билгели. “Бу халыкларның берләшеп Биләр халкына ярдәмгә килүләре, аларның бер тирәдә тупланып, якын күршелектә яшәүләрен аңлата”, – дип яза ул (Шпилевский, 1877, с. 143). Д.Б.Греков һәм Н.Ф.Калинин, борынгы чорлардан ук шәһәрләр белән географик җирләргә шунда яшәүче халыкларның атамасын бирү гадәтен искә алып, Сабакүл, Челмата һәм Тәмтүз атамаларын болгар кабиләләренең этнонимнары дип саныйлар (Греков, Калинин, 1948, с. 108). Кама елгасының уң як яры һәм аның мондагы елга бассейнындагы җирләрнең X-XI гасырларда ук болгарлар хакимлегендә булуы бу төбәктә сакланып калган археологик һәйкәлләр белән дә раслана. Р.Г.Фәхретдинов әлеге халыкларның Мишә елгасының түбән өлеше, Бәтке һәм башка кечерәк елгаларның бассейннары тирәсендә яшәгәнлекләре турында яза (Фахрутдинов, 1975, с. 46-47). Без атап узган җирләр тирәсендә XII гасырга караган дистәгә якын шәһәр, борынгы авыл һәм зират урыннары билгеле (АК, 1981, с. 121-122). Югарыда Болгар дәүләтендә 170 шәһәр-ныгытма булуы мәгълүм, дип язган идек инде. Болгар ныгытма-шәһәрлекләре янәшәсендә 700 дән артык авыл урыны ачыкланды (Фахрутдинов, 1975). Әлеге шәһәрләрдә, хәрби ныгытмаларда һәм авылларда төрле дәрәҗәдәге җирле феодаллар идарә иткән дип уйларга була. Алар сугыш вакытында хәрби, тыныч шартларда – иҗтимагый, икътисадый тормышка бәйле идарәче булганнар. Шәһәрләрнең еш урнашуы һәм аларның тарихи катламнарындагы табылдыкларның охшашлык-уртаклыгы Болгар дәүләтенең тыныч шартларда тормыш алып барган ярым үзәкләштерелгән феодал билекләрдән торганлыгы турында сөйли (Хузин, 2001, с. 50-51). Урта гасырларда феодал биләмәнең, билек (“княжество”) буларак тоткан роле, торак җирләрнең ныгытылган булуы, ныгытма эчендә феодал катламнар яшәгәнлеге һәм ныгытма тирәсендә җир эшкәртүгә бәйле хуҗалык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче авыллар ешлыгы белән билгеләнә (Толочко, 1989, с. 85). Безнең тикшерү объекты булган Чаллы шәһәрлегенең дә хәрби ныгытма сыйфатында барлыкка килүе болгар чорына карый (Хузин, Нигамаев, 2000, с. 179-185). Чаллы төбәгендә борынгы авылларның еш урнашуы да Чаллы шәһәренең болгар чорында ук феодал үзәк булганлыгына бер дәлил. “Чаллы” атамасының таралашы буенча, челмат-чаллы кабиләләренең Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы биләмәсенең көнчыгыш тарафында, Шомбыт (Чаллы) елгасының урта агымы буйларында яшәгәнлекләре турында фикер йөртергә була. Элек-электән үк Чаллы кабиләләренең үзәге Чаллы шәһәре булган. Чаллының XII гасырда үк шәһәр буларак яшәгәнлеге археологик (Борынгы, 2000) һәм язма чыганаклар буенча дәлилләнә. Мәсәлән, урыс чыганагында XII гасырда яшәгән Челмат шәһәре искә алына (ПСРЛ, IX, 1965, с. 10). Димәк, Чаллы шәһәре челмат-чаллы халкының идарәчеләре урнашкан феодал үзәк буларак саналырга хаклы. Хәзерге чорда Татарстан Республикасы җирләрендәге 20 дән артык Чаллы атамасындагы авылларның 75-80 проценты Түбән Кама буйларыннан 15-20 чакрым ераклыкта урнашкан (кара: куш. 18, карта № 6). Түбән Каманың үзенә үк төрле тарафтан биш Чаллы елгасы кушыла. Ә соңрак, XVII-XIX гасырларда, Казан губернасы җирләрендә Чаллы атамасында барлыгы 33 авыл санап үтелә (Толмачев, 1884, с. 42-45). Ә “чел”, “чул” компонентлы атамалары белән алар 40 ка, авыллардан тыш атамалар белән 60 ка җитә. Алар барысы да Түбән Чулман буйларында урнашкан. Мәсәлән, XIX гасырда Казан губернасының Лаеш өязендә – 11, элекке Алабуга, Малмыж, Минзәлә өязләрендә – Чаллы атамасындагы 7 авыл булган. Челмат-чаллыларның шул чорда яшәгән урыннары хәзерге “Саба”, “Күл”, “Тәмте” компонентлы авыллардан көнчыгыштарак, Чулман һәм Чулманга коя торган Чаллы елгалары тирәсендә урнашкан булырга тиеш. Бу җирлектә болгар чорына караган археологик һәйкәлләр күп. Алар арасында иң зур мәйдан биләгәне – болгар чорына караган борынгы Чаллы шәһәре. Бүгенге көндә Чаллы төбәгендә болгар чорына караган Чаллы шәһәрлеге, шәһәрлектән 500 метр ераклыкта урнашкан Би Йорт – Иске Йорт (Сатлыган), Шомбыт, Шихаздә, Балтач (Юлсаба), Ямаш авыллары янындагы археологик һәйкәлләр билгеле. Шомбыт белән Шихаздә янындагы болгар авылларының эзләре безнең тарафтан 2001-2002 елларда уздырылган археологик разведка һәм казу эшләре нәтиҗәсендә табылды. Әлеге һәйкәлләрнең күпкә артык булуы да ихтимал, чөнки Чаллы төбәгендә бүгенге көнгәчә системалы рәвештә археологик разведкалар үткәрелмәгән диярлек. Челмат (чаллы) кабиләләре яшәгән җирләр Чаллы елгасы һәм өлешчә Суша елгасы бассейннары белән билгеләнә. Әлеге җирлектә бүгенге көнгәчә “Чаллы” атамасындагы елгалар, аланлыклы җирләр, торак урыннар сакланып калган (кара: куш. 13). Н.А.Кокорина һәм С.В.Кузминых фикеренчә Чаллы төбәге болгар чорында ук чирмеш (мари), ар (удмурт), бисермән (мөселман) һәм коми-пермяк халыклары яшәгән җирләргә орынып торган (Кокорина, Кузминых, 2000, с. 76). Археологик тикшерү нәтиҗәләренә таянып, Н.А.Кокорина Чаллы шәһәре халкы түбәндәге этник төркемнәрдән торган дип саный: болгарлар, болгар-сакетимнар (җүкәтаулылар), Урал буе кыпчаклары, башкорт угырлары, ар ягы удмуртлары (“арские удмурты”), мари якларында яшәгән финнар (Кокорина, Останина, 2000, с. 124). Соңрак ул барлык тикшерү нәтиҗәләренә анализ ясап, Чаллы шәһәрлегендә яшәгән төп этнос: болгар-татарлар һәм фин-пермь кабиләләре – удмуртлар булган дигән нәтиҗә ясый (Кокорина, Останина, 2000, с. 89-90). Без дә Чаллы шәһәрендә болгарлардан тыш фин-угыр халыкларының яшәгәнлеген инкаръ итмибез. Әмма аларның саны һәм Чаллы тарихында уйнаган роле зур булган дип санамыйбыз. Чаллы шәһәрлеге белән янәшә, Каманың аръягында, Җүкәтау шәһәрлеге урнашкан. Шәһәрлекләр бер-берсеннән 25 чакрым ераклыкта, Кама елгасы белән генә аерымланып тора. Археологик тикшерү нәтиҗәләре буенча алар арасындагы тарихи бергәлек Чаллы шәһәренең материал культурасында да чагылыш таба (Т.А.Хлебникова, Ф.Ш.Хуҗин, Н.Г.Набиуллин хезмәтләрен карагыз). Шул сәбәпле, болгар, Алтын Урда чорларындагы Чаллы төбәге тарихын Җүкәтау шәһәре тарихыннан башка карау дөрес булмас. Болгар шәһәреннән тыш Алтын Урда дәүләте чорында Идел-Кама төбәгендә Кирмән, Чаллы, Җүкәтау шәһәрләре дә зур роль уйнаганнар. Бу шәһәрләр итальян сәүдәгәрләре абыйлы-энеле Пициганилар сызган 1376 елгы картада да билгеләнгән (Әхмәтҗанов, 1997, 62-63 бб.). Әлеге шәһәрләрне, Алтын Урданың башка төбәгендә урнашкан шәһәрләр белән беррәттән, феодал үзәкләр буларак билгеләп узарга мөмкин. Кайбер чыганаклар күрсәткәнчә, 1395 елда Туктамыш белән Аксак Тимер арасындагы сугышларда Болгар, Җүкәтау, Кирмәнчек кебек шәһәрләр талана. Урыс елъязмаларында шул ук елны урыс кенәзе Юрий Дмитриевич җитәкчелегендәге гәскәрнең көчсезләндерелгән Болгар, Җүкәтау, Казан һәм Кирмән шәһәрләрен талап, бик күп байлык белән кайтуы әйтелә (ПСРЛ, VIII, 1859, с. 72; ПСРЛ, IV, ч. 1, 1925, с. 380). Н.Ф.Калинин фикеренчә, 1391, 1395 елларда ушкуйникларның талау һөҗүмнәренә бәйле рәвештә телгә алынган Кашан шәһәре дә, шушы төбәкне тулаем колачлаучы кенәзлек үзәге булган (Калинин, 1954, с. 94-96). Әлеге фикер шушы ук яңгырашта А.Х.Халиков һәм Р.Г.Фәхретдинов хезмәтләрендә дә чагылыш таба (Халиков, 1989, с. 127; Фахрутдинов, 1975, с. 46). Кирмән, Алабуга, Җүкәтау кебек шәһәрләрнең Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорлары белән билгеләнгән тарихи катламнарында зур янгын эзләре табыла (Хузин, 1999, с. 97; Нигамаев, 2001, с. 74). Әлеге сугышлар Чаллы шәһәрен дә читләтеп узмаган. Елъязмада искә алынган Кирмән шәһәре дә Чаллыдан 25 чакрым ераклыкта гына урнашкан. Чаллы шәһәренең XIV-XV гасыр башларында феодал үзәк буларак яшәешен 1983-1997 елларда уздырылган археологик казу нәтиҗәләре дә дәлилли. Археологлар тарафыннан уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча шул ук хронологик чор – XIV-XV гасыр чикләрендә, Чаллы шәһәрендә зур янгын эзләре сакланып калганлыгы ачыклана (Кокорина, Останина, 2000, с. 88). Алтын Урда чорына караган урыс елъязмаларында Болгар кенәзлеге белән бергә “Җүкәтау кенәзләре”дә искә алына (ПСРЛ, X, 1885, с. 231-232; ПСРЛ, VIII, 1965, с. 61). Бер хәбәр 1409 елга карый. Анда Новгород шәһәрендә утырган Анфал җитәкчелегендәге ушкуйникларның Болгар һәм Җүкәтау бәкләре (“князи”) тарафыннан хәйлә белән җиңелүе турында хәбәр ителә. Болгар һәм Җүкәтау бәкләренең 1411 елда Мәскәү кенәзлегенә каршы сугышта Суздаль кенәзлегенә ярдәмгә килүләре дә билгеле (ПСРЛ, XI, 1965, с. 215). Болгар белән Җүкәтау бәкләренең гел бергә, тигез рәвештә искә алынулары, аларның бер-берсеннән бәйсез булуларын аңлата. П.А.Пономарев Ерыклы, Грязнуха, Бахта елгаларын, С.М.Шпилевский Кирмән, Шомбыт елгалары да Җүкәтау төбәгенә кергән дип саный (Шпилевский, 1877, с. 419). Урта Идел төбәгендәге билекләр мәсьәләсенә бәйле искә алынган Кашан, Болгар, Җүкәтау, Казан шәһәрләреннән тыш әлеге җирләрдә урнашкан Чаллы, Алат, Арча, Җөри кебек башка шәһәрләрнең тарихи роле дә игътибарга лаек. Археолгик казу эшләре вакытында Чаллы шәһәрлегенең культура катламнарында һөнәрчелек эшчәнлеген ачыклаучы төрле остаханәләр табыла. Алардан чыккан матди табылдыклар шәһәр халкының тормышын, хуҗалык эшчәнлеген ачыкларга ярдәм итә. Шәһәр, ныгытмалар янәшәсендә урнашкан борынгы авыл урыннары, зиратларда сакланган кабер ташлары да бу җирдә яшәгән бәк-морзалар турында мәгълүмат бирә (Нәккаш, 2000, 283 б.; Гариф, 2003, 34-41 бб.). Ф.Ш.Хуҗин, язма чыганаклар белән археологик материалларга таянып, XIV гасыр ахырында Идел-Кама төбәгендә егермедән артык шәһәр һәм хәрби ныгытмаларның юкка чыгуын ачыклый (Хузин, 2001, с. 41). Соңрак, әлеге шәһәрләрнең Кама алдында (Кама елгасының уңъягы), тынычрак төбәктә урнашканнары гына (Казан, Арча, Чаллы, Алабуга) өлешчә торгызыла, алар тирәсендә тормыш дәвам итә. Санап үтелгән төбәкләрдәге халык саны Кама аръягыннан тынычрак урын эзләп күченүчеләр исәбенә арта. Алтын Урда чорына караган зиратларда уздырылган казу эшләре һәм алардан чыккан материалны антропологик яктан өйрәнү нәтиҗәләре Чаллы төбәгенең үзенчәлекле төбәк булуына басым ясый. Антрополог И.Р.Газимҗанов, күмү йолаларының үзенчәлеклеге буенча Казан ханлыгының үзәк җирләрен өч төбәккә бүлә. Әлеге бүленеш 1) Ашыт, 2) Казан елгалары буйлары, 3) Мишә елгасы белән Нократ елгасына чаклы булган җирләр белән билгеләнә (Газимзянов, 1995, с. 19-21). Идел-Кама төбәгендә урнашкан җирләр дүрт регион: Болгар, Кирмән-Җүкәтау, Көнчыгыш (Чишмәле) һәм Төньяк төбәкләренә бүленә. Искә алынган төбәкләрнең зурысы Кирмән-Җүкәтау тирәсе, Түбән Каманың төньяк яр буйлары – көнбатыштан Әшнәк, төньякта Мишә елгасының урта агымы һәм көнчыгыштан Нократ елгалары арасындагы җирләр белән чикләнә. Чаллы төбәге әлеге җирләрнең үзәгендә урнашуы белән игътибарга лаек. Әлеге төбәкнең XIII-XIV гасырларга караган 37 зиратында 90 нан артык кабер ташы сакланган. Аларда төбәкнең үзенчәлеге чагылыш таба. Бу региондагы кабер ташлары бизәлеш, кисеп эшләнгән язу үрнәге, коръән сүрәләренең кабатланмавы һәм ташларның үлчәмнәре белән аерылып торалар (Мухаметшин, 1987, с. 40-41). Кирмән-Җүкәтау регионы үзәгендә Чаллы шәһәре урнашкан. Монголларга кадәр һәм Алтын Урда чорында Чаллы шәһәренең күпмедер күләмдә Җүкәтау билеге йогынтысында булганлыгы фәндә зур бәхәсләр уятмый. Әлеге йогынты бигрәк тә шәһәрнең сәүдә һәм хуҗалык тормышында ачык чагыла. Бу фикер археологик тикшерү эшләренең нәтиҗәләре белән дә раслана (Набиуллин, 1995, с. 35-36). Мәсәлән, Җүкәтау шәһәрендә ясалган “Җүкәтау” тибындагы керамик материал (чүлмәкләр, савыт-сабалар) Чаллы шәһәрендә табылган материалның 15-20 процентын тәшкил итә (Хузин, Нигамаев, 2000, с. 178-182). Ханлык чорында Чаллы шәһәренең феодал үзәк буларак яшәгәнлеге шәһәрнең ныгытмалары, феодал идарәчеләр – бәкләргә куелган кабер ташлары, шәһәр тирәсендә авылларның бик еш урнашуы белән исбатлана (кара: куш. 3; 9). Чаллы шәһәре Казан ханлыгы яулап алынуга бәйле, баш күтәрүчеләрнең бер үзәге буларак соңгы тапкыр 1556 елның язында искә алына (ПСРЛ, XIII, с. 269). Югарыда шәрехләп узган тарихи чыганаклардан һәм археологик тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Чаллы төбәге Болгар дәүләте чорында ук феодал биләмә буларак оешкан. Чаллы елгасы һәм аның кушылдыклары тирәсендәге җирләрне үз кул астында тотучы феодал үзәк буларак, бу дәвердә Чаллы шәһәренең ныгытмалары төзелгән һәм аның белән янәшә һөнәрчеләр бистәсе барлыкка килгән. Тарихи дәвамчылык Алтын Урда чорларында да күзәтелә. Чаллы шәһәрлегенең феодал үзәк буларак уйнаган роле тарихи мирас булып Казан ханлыгы чорына да күчкән.
2.2. Ханлыктагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләре системасында Чаллы олысы: мәсьәләнең куелышы Казан ханлыгының икътисади төзелеше нигезенә Болгар дәүләтендә үк урнашкан тәртипләр салынган. Чөнки икътисадта элекке чордагы кебек үк игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек һәм сәүдә өстенлек иткән. Җирбиләү системасында элеккедән килгән тәртип-хокуклар сакланган. Чаллы төбәге тарихына бәйле чыганаклардан болгар һәм Алтын Урда чорына караган социаль катламнар бүленешен тулаем ачыклау авыр. Әлеге бүленеш Идел-Кама төбәгендәге иерархик системадан аерылып тормагандыр дип уйлыйбыз. Казан ханлыгы чорындагы социаль катламнарны ачыклауда исә Чаллы төбәгендә сакланып калган кабер ташлары, җирле атамалар, риваятьләр кулланылды. Социаль структураны ачыклауда аз күләмдә булса да сакланып калган елъязмалар, соңрак чорга караган чыганаклардагы хәбәрләр дә ярдәмгә килә. Сыйнфый катламның югары баскычында би (бәк) торган. Тарихи чыганакларда алар: “хан”, “солтан”, “би” социаль терминнары белән атала. Мәсәлән, “Казан ханы Чаллы шәһәренә үзенең бер кешесен би итеп куйды...” (Заитов, 2000, с. 20). Әлеге риваятьтә Чаллы биләмәсендә идарә иткән башка җитәкчеләр: Хаҗи Гәрәй белән Хафиз Гәрәй дә искә алына. Күпмедер вакыт узгач, Чаллы шәһәре нык үсә, халык саны арта, һөнәрчелек һәм сәүдә алга китә. Шул сәбәпле Чаллы кенәзе (әмире) Хаҗи Гәрәй Казан ханының җитди көндәшенә әйләнә һәм үзен мөстәкыйль хан дип игълан итә. М.Зәетов тарафыннан искә алынган Хаҗи Гәрәй икенче бер тарихи язмада – “Хаҗи Гәрәй” дастанында да искә алына: “Хаҗи Гәрәй хан бине Дәлүк Кыяс улан бине Дәүләт хуҗа улан, бине Таштимер улан, бине Тимер хуҗа улан, бине Каракунас Күбәк хуҗа улан Хаҗи Гәрәй ханның агасы Җан Гәрәй солтанны Кункерат биләр үлтергәндин соң Хаҗи Гәрәй солтан кечек кликәндер качып йљреп, чакырган байга ялга кереп йөргәндә, бикләр үз араларында бере берен улаша алмый, Хаҗи Гәрәй солтанны эзләп табып хан ясадылар сәнә 954 җөмади әл-ахир аенда” (Борынгы, 1963, 477 б.). Шулай итеп, “Хаҗи Гәрәй” дастанында ханның агасы Җан Гәрәй, аннан соң Хаҗи Гәрәй үзе искә алына. М.Зәетов башта Хаҗи Гәрәй, аннан соң гына Хафиз Гәрәй турында хәбәр бирә. Күрәсең, ул әлеге дастан белән турыдан-туры таныш булмаган. Биредә Хаҗи Гәрәй турындагы мәгълүматларның бер җепкә тезелүе игътибарга лаек. Дастаннан күренгәнчә, Хаҗи Гәрәйне “хан” итеп куюлары 1548 елга туры килә. Бу чорда Казан тәхетендә Сафа-Гәрәй хан утырган. Карл Фукс үзенең “Казан татарлары” дигән язмасында “Патша китабы”ндагы (“Царственная книга”) хәбәрләргә бәйле: “Сафа-Гәрәй Кырым ханлыгына таянып, Казан тирәсендә талау сугышлары алып барган”, – дип яза (Фукс, 1991, с. 166; ПСРЛ, XIII, 1965, с. 62). “Талау сугышлары” дип аталган хәрби хәрәкәтләрнең буйсынудан чыгарга теләгән феодал вассалларга каршы юнәлтелгән булуы шик тудырмый. Әлеге сәбәпләргә бәйле Чаллы шәһәренең 1546-1549 елларда, Сафа-Гәрәй хакимлеге чорында, җимерелү мөмкинлеген фаразларга була. М.Зәетов та шушы чорда: “...Хафиз Гәрәй хан булганда Казан белән Чаллы арасында сугыш була. Казан ханы Чаллы шәһәрен ала, талый һәм юк итә”, – дип яза. Казан белән Чаллы арасында булып узган сугыш – феодал низагларның чишелеше буларак кабул ителергә мөмкин. Тумышы белән Иж буеннан булган, заманында Академик үзәктә сәркатип булып эшләгән филолог З.Максудова язып калдыруынча, “Алабугада иң соңгы ханның исеме – Сәүгән... Сәүгән тәжрибәле, гайрәтле, абруйлы көчле ханнарның берсе була. Ул үз биләмәләрен киңәйтеп, аның өчен көрәшеп яшәгән. Алабуга – Казан ханлыгы вассал билегенең (“кенәзлегенең”) башкаласы була. Үз мәнфәгатьләрен яклап Сәүгән хан Тәрбирде Чаллысы белән дә 1518, 1525 елларда сугыш алып бара. Мөстәкыйльлек алу максаты беләнме, ясак түләмәс өченме, әллә безгә билгеле булмаган башка сәбәпләр беләнме – Алабуга Тәрбирде Чаллысы белән берләшеп, Казанга һөҗүм итәләр” (Әхтәмова, 1994, 121 б.) Казан ханлыгының төбәкләре тарихына караган фольклор чыганакларда җирле идарәчеләр еш кына “хан” буларак аталалар. Күрәсең, бу җирле халыкның Чыңгыз нәселеннән булучы биләрне хан буларак зурлау тәртибеннән калган. “Хан” дәрәҗәсе – төрле төбәктәге җирле идарәчеләрнең – олыс-биләмәләрдәге биләрнең сәяси һәм икътисадый хокуклары зур булуыннан туган дип фикер йөртергә мөмкин. Бу очракта олыс җирләре белән идарә итүче биләрнең шәҗәрәләре ханнар нәселенә тоташуы мөмкинлеген дә истә тотарга кирәк. М.Зәетов үзенең Чаллы шәһәре тарихына караган язмасында, риваятьләргә таянып, “Чаллы бие Хаҗи Гәрәй үзен хан дип игълан итте. Берничә елдан соң Чаллыда Хафиз Гәрәй хан булды”, – дип яза (Заитов, 2000, с. 20). Әлеге фикер алда искә алып узган “Хаҗи Гәрәй” дастаны белән аваздаш: “...Хаҗи Гәрәй ханны падишаџлыкка алып килеп хан ясадылар” (Борынгы, 1963, 477 б.). Гәрәй хан янә бер татар кулъязмасында искә алына. Бу кулъязмада Чистай өязе Яңа Әхмәт авылы тирәсендәге бер шәһәрчек турында “Болгар патшалыгы юкка чыкканчы Гәрәй ханның резиденциясе булган”, – дип бәян ителә (Борисов, 1898, с. 512-513). Югарыда китерелгән язмалардан күренгәнчә, “җирле ханнарның” исемнәренә Гәрәй кушаматы тагылуы еш күзәтелә. Чаллы төбәге мисалы очрагында “хан” атамасының кулланышы монда идарә иткән Җан, Хафиз һәм Хаҗи Гәрәйләр шәҗәрәсенең Кырым ханнарыныкына барып тоташуына бәйле булуы ихтимал. Күрәсең, феодал вассал биләмәләрнең бер өлешендә Кырым ханлыгыннан килгән бәкләр идарә иткән. Югарыда искә алып узганча, Мөхәммәд Әмин ханның Мәскәү кенәзелегенә бәйлелектә торуына Казан бәкләре каршы чыга. Чыганакта аларның җитәкчесе буларак “Алказый” (Әльгазый) искә алына (Сборник РИО, Т. 41, с. 84). Д.М.Исхаков “Хаҗи Гәрәй дастаны” белән “Чаллы шәһәрчеге турында”гы язмадагы Хаҗи Гәрәй ханны һәм Казан бәкләренең җитәкчесе Әльгазыйны бер үк шәхес булган дип саный. Әльгазый – Хаҗи Гәрәй чыгышы белән мангыт (нугай) кенәзе һәм аның Чаллыдан Бохарага китүе Нугай Урдасына китүен аңлата дип фикер йөртә. Әлеге хәбәрләргә бәйләп Д.М.Исхаков Чаллы шәһәренең XV гасыр ахырында җимерелү мөмкинлеген фаразлый (“Возможно, что такое «двоецентрие» было связано с временной потерей значения городом Чаллы после его разрушения, предположительно, в конце XV века” – Исхаков, 1998, с. 26). Чаллы төбәгендә “хан” буларак искә алынган шәхесләрнең исемнәре “Хафиз” һәм “Хаҗи” кебек дини атамаларга бәйләп бирелүе дә игътибарга лаек. Казан ханлыгы чорыннан сакланып калган кабер ташларындагы дәрәҗә атамаларына караганда да аларның яртысыннан артыгы дини башлыкларга куелган (кара: куш. 1). Моннан ул чорда төбәк идарәчеләренең бер үк вакытта дини башлык ролендә дә чыгыш ясауларын күзалларга була. Гәрәй атамасы исә хан дәрәҗәсен ныгыту теләгеннән Чыңгыз хан нәселе – Гәрәйләр династиясенә бәйле бирелгән дип фараз итәргә мөмкин. Шуңа да карамастан, көнчыгыш илләре тарихын бәян итүче чыганакларда “Гәрәй” исем-атамасы чыңгызлылардан тыш башка дәрәҗәле кешеләр арасында да еш очрый. Ул монголларда “лаеклы”, “абруйлы” һәм “аерым хокуклар бирелгән” шәхес мәгънәсендә аңлатыла (Султанов, 2001, с. 144-145). “Гәрәй” атамасының бер нугай кабиләсе исемен (герэ, гирей, кераит) белгертүе мөмкинлеге турында да фикер бар (Исхаков, 1998, с. 22). Казан ханлыгы чорындагы җирле феодал вассал билекләрнең урынын һәм тормышын ачыклауда Чаллы төбәге янәшәсендә искә алынган башка риваятьләр дә игътибарга лаек. Мәсәлән, Чаллы төбәгеннән 8 чакрым ераклыкта урнашкан Урманчы авылы янында “Бәк тавы” (“Князьева гора”) атамасы искә алына. Имеш, Казан ханлыгы чорында бу тауда тирә-яктагы җирләр белән идарә иткән бәк яшәгән (Износков, 1882, с. 46). Чаллы төбәге тирәсенә бәйле тагын бер хәбәр XIX гасыр миссионеры Е.А.Малов көндәлегендә телгә алына: “1894 елның 12 ноябрендә Сәрдә авылы мулласы Исмәгыйль Мамадыш өязе Букмыш волосте Олыяз авылы янында табылган көмеш акчалар китерде. Әлеге акчаларга “Хан Мөхәммәд бәк Мәхмүд” дип язылган... Табылган урыннан барлыгы 2 поттан артык акча җыеп алганнар. Тирә-як татарлары хәбәре буенча, имеш, әлеге авыл янында кайсыдыр Казан ханының торак урыны булган...” (Миссионерские, 1894, с. 17-18). Билек үзәге буларак Чаллы шәһәрлеге күп тарихчылар тарафыннан искә алына. Мәсәлән, Ш.Ф.Мөхәммәдъяров, Казан ханлыгының идарә системасын өйрәнеп, Чаллы төбәген феодал-бәк биләмәсе буларак тасвирлый (Мухамедьяров, 1950, с. 311). Моннан тыш, Чаллы төбәгендә Казан ханлыгы чорына караган кабер ташлары сакланып калган. Аларның өчесе Чаллы шәһәрлегеннән 500 метр ераклыкта урнашкан. Кабер ташларыннан ерак түгел генә урнашкан “Изге чишмә” тирәсе Чаллы биләренең җәйге резиденциясе буларак санала. Әлеге урында да Чаллы төбәге халкы тарафыннан “изге” дип саналган ике борынгы каберлек бар. Бу урын хәзерге вакытта Мәмле Казаклар Чаллысы авылының уртасында калган. Кабер ташларындагы “сәед”, “ата бик”, “бәк”, “морза”, “хаҗи” кебек дәрәҗә-атамалар җирле феодал-бәкләр турында мәгълүмат бирә. Кабер ташларында искә алынган “Ата бик (Үтәк бик) Мәннан морза углы” һәм “Хаҗар Ходайяр бәк углы Җаруш морза”лар Чаллы төбәгенең җирле феодаллары буларак күзаллана. Кабер ташларының куелган вакыты 1521, 15??, 1524 елларга карый (кара: куш. 3, таш № 1-3). Югарыда бәян ителгән хәбәрләрдән чыгып, феодал вассаллар – биләр үз биләмәләре чикләрендә булса да һәрчак аерымлануга омтылганнар дип нәтиҗә ясарга була. Аларның беришләре үзләрен “хан”, дип тә игълан иткәннәр. Шул ук вакытта алар, феодал вассал булуларына карамастан, үз биләмәләрендә зур хакимияткә ия булу сәбәпле, халык телендә “хан” буларак олылап йөртелгәннәр булса кирәк. Чаллы төбәгендә яшәгән бериш би, морзаларның исемнәре үз кул астындагы авыл атамаларында сакланып калу ихтималлыгы да бар. Чаллы төбәгендә ханлык чорында ук нигез салынган Пимәр (Би-Әмир), Би-Йорт, Бирде-бәк (Бирдебәк), Котлы-бәк (Котлы Бөкәш), Байхуҗа кебек авыл атамалары шуңа ишарә итә. Чаллы феодал биләмәсендә идарәче би, морзалардан кала иерархик системаның икенче баскычында дини катлам торган. Тарихи язмаларда Чаллы төбәге суфыйчылыкка бәйле мөселман дини үзәге буларак еш искә алына. М.Г.Худяков “Казан ханлыгы турында очерклар” дигән китабында ханлыкта билгеле роль уйнаган суфыйчылык тәгълиматына зур игътибар бирә. Ул санап узган алты суфыйдан дүртесенең тормышы Чаллы төбәге белән бәйләнгән (Худяков, 1991, с. 198). Чаллы төбәгендә ханлык чорына караган Шәехзадә, Тәберде (Тәңре Бирде) Чаллысы, Мәмле Хуҗа, авыллары, атамалары буенча, дини җитәкчеләрнең, ислам казыйларының вакыф җирләре буларак фаразланалар. Суфыйчылык тәгълиматы эзләре Чаллы төбәгендә бүгенге чорларга чаклы сакланган. Ханлык чорыннан калган кабер ташларындагы суфыйчылык үрнәкләре – фәлсәфи язмалар, төбәк буенча таралган “изге” каберлекләр, зиратлар, чишмәләр (әүлия), елгалар (кирәмәт) һәм дога кылганда искә алынучы суфыйлар шул турыда сөйлиләр (Гариф, 2003а, 118 б.). Сыйнфый бүленешенең өченче баскычында хәрбиләр – казаклар торган. Чаллы төбәгенә бәйле атамаларда да хәрби титуллар искә алына. Мәсәлән, Казаклар авыллары, Җанбатыр елгасы һ.б. Ханлык чорында Бикчурай (Чураш) авылында, аннан ерак түгел генә “хәрбиләр зираты” булуга бәйле, хәрбиләр (казаклар) яшәгән, дип уйларга була. Әлеге зиратта сакланып калган кабер ташы да хәрби җитәкче Сәйтәк угылы Сираҗ Биргәнгә куелган (кара: куш. 3, таш № 5). Кабер ташында “...тарих тукуз йөз утуз алтыда мөбәрәк зөлкагъдә аенда ирде кем Сәйтәк (Гали) углы Сираҗ Биргән Мәскәү йауы килгәндә шәһид булды”, – дип язылган. Әлеге хәбәрдән Сираҗ Биргәннең 1530 елда, Сафа-Гәрәй ханлык кылганда, Мәскәү тарафыннан килгән урыс явы белән сугышта шәһид киткәнлеге күренә. Кабер ташы Сираҗ Биргәннең улы Кырмыш тарафыннан куелган. Кырмышның да Мәскәү гаскәренә каршы сугышканлыгы һәм авыр яраланган яисә һәлак булган әтисен Чаллы төбәгендәге биләмәсенә алып кайтып җирләгәнлеге турында фаразларга була. Чаллы феодал биләмәсенең социаль төзелешен Сәхиб-Гәрәй ярлыгы буенча да күзалларга мөмкин. Әлеге ярлык Чаллы төбәгеннән ерак түгел урнашкан Мамалай авылында табылган. Ярлыкта санап узылган вәкаләт (ышаныч) ияләре, урыннардагы мәэмүрләр (җирле хокук һәм тәртип сагында торучылар), урам башлыклары һәм башкалар барысы да җирле идарә системасына керүчеләр буларак күзаллана (кара: куш. 6). Югарыда билгеләп узганча, Казан ханлыгы җирләре идарә һәм ясак җыю системасына бәйле төрле даругаларга – салым җыю өлкәләренә бүленгән. Казан тирәсеннән читтә, төрле тарафларда Алат, Арча, Чуаш, Нугай һ.б. даругалар урнашкан. Даруга-өлкәләрнең үз эчендә олысларга һәм йөзләр һәм уннар идарәләренә бүленеше күзәтелә (ПСРЛ, XIX, 1903, с. 127). Безнең фикеребезчә даруга эченә кергән йөзлек, унлыклар дәүләт хезмәтендә булган феодал вассал хезмәткәрләрнең, ә олыслар җирле бәк, морзаларның нәселдән-нәселгә күчкән салым җыю биләмәләре булган. Чаллы төбәге ханлык чорында Чуаш даругасына кергән булырга тиеш. Соңрак ул Җөри даругасы дип аталган (Невоструев, 1871, с. 571). XVIII-XIX гасырларга караган документларда Чаллы төбәге Нугай даругасына да кертелә (Износков, 1895, с. 73-80). Чаллы төбәгенең Чуаш даругасына кергәнлеген 1565-1569 нче елларга караган җир бүленешенә бәйле документлар буенча күзәтергә мөмкин (Галлямов, 2002, с. 281). Чуаш даругасы Казан шәһәреннән башланып, көнчыгышка таба киңәя барган. Чуаш даругасының үзәк бер җирендә Чаллы шәһәре урнашкан. Ш.Ф.Мөхәммәдъяров (История, 1968, с. 84-85) белән Р.Г.Фәхретдинов (Фәхретдинов, 2001, 191 б.) Чаллы шәһәрен Җөри (Чуаш) даругасының административ үзәге булган дип фикерлиләр. Чуаш даругасы, атамасына караганда (“чуаш” – ясак түләүче), ясаклы халык яшәгән җирләрне аңлата (кара: куш. 10). Чуаш даругасының көньяк-көнчыгыш тарафындагы чикләре, XVII-XVIII гасыр чыганаклары буенча, Чулман елгасының сул ягында Олы Бахта, Кече Чирмешән елгасының югары агымы тирәсе буйлап сузылган һәм көньяк-көнчыгыш тарафта Шушма (Чишмә) белән Кичү елгалары тоташкан урынгача дәвам иткән (Галлямов, 2002, с. 306-307, карта с. 281). XVII-XVIII гасырларга караган писцовый кенәгәләр, ревизия кенәгәләре һәм Чаллы төбәге белән Кама аръягы җирләрендә сакланган риваятьләр буенча, күп авыллар һәм аларның кешеләре Чаллы төбәгеннән Кама аръягына күченгән. 1796 елгы чыганакта Мерәс Чаллысы авылы янындагы бәхәсле җиргә бәйле хәбәр теркәлеп калган. Язмадан күренгәнчә, Кама аръягында урнашкан Яңа Чаллы авылы морзасы Дәрбиш улы Аблай Татакашев патша Алексей Михайловичка үтенеч хаты җибәргән. Үтенечкә бирелгән җавапта Урта һәм Иске Чаллы елгалары арасындагы җирләрнең дөрестән 1603 елга чаклы ук татар морзасы Дәрбиш улы Аблайныкы булганлыгы исбатлана (РГАДА. Ф. 1312, оп. 2, д. 566, л. 9). Яңа Чаллы авылы хәзерге Иске Чаллы (Мерәс Чаллысы дип тә йөртелә) авылы белән туры килә. Кама аръягында (Кама елгасының сул ягы) искә алынган Яңа Чаллының Кама алдындагы Чаллы авыллары белән бер тамырдан икәнлеген күрү кыен түгел. Әлеге авылларның тамырлары башка чыганаклар буенча да күзәтелә. Мәсәлән, Аксубай районы Түбән Майна авылына Кечек Чаллысыннан (Балык Бистәсе районы Биектау авылыннан) күченүләре турында хәбәрләр бар. Авыллар арасы 60 чакрым. Бу чорда Чаллы төбәгендәге авыллар Кама аръягындагы авыллар белән бер сотняга кергәннәр. Әлеге авылларның йөзбашы (сотник) Кадыйр Азиков Мәшләк авылында торган. Кадыйр Азиков белән Надыйр кенәзнең бурлар тарафыннан үтерелгәнлеге 1716 елга караган язма кенәгәдә искә алына (РГАДА. Ф. 350, оп. 1, д. 153, л. 178). Кенәгәдә 1710 елда Чаллыбаш авылыннан бер гаиләнең Кама аръягындагы Баганалы авылына күченеп китүе дә теркәлгән. Бу факт күченүләрнең XVIII гасыр башына чаклы дәвам итүе турында сөйли (РГАДА. Ф. 350, оп. 2, д. 153, л. 836 об.). Тарихи чыганаклар Казан ханлыгы белән Нугай Урдасы арасында үзара тыгыз мөнәсәбәтләр урнашуы турында күп төрле мәгълүмат бирә. Берара Казан ханнары нугайларның олы биләренә ясак та түләп торганнар. Казан ханлыгы идарәсендә Нугай бәкләре (“ в Казани Мангитцкие Князи”, “взяли на княжение”) булуы турында хәбәрләр бар (Вельяминов-Зернов, 1864, с. 424-425). Аларның бер өлеше ханлык территориясендәге җир биләмәләренә хуҗа булган. Шул сәбәптән нугай бәкләре ханлыкның диван (дәүләт советында) җыелышында катнашу хокукына да ия булганнар. Казан ханлыгы белән Нугай Урдасы арасында төгәл чикләр булмаган. Тел, дин берлеге һәм уртак дәүләти мираска ия булган халыклар аралашып яшәгән. Нугай, Казан татарлары һәм башкортларга караган шәҗәрәләрнең бер тамырга тоташу очраклары да билгеле. Нугай Урдасының Казан ханлыгы сәясәтенә йогынтысы зур булган. Нугай эзләре болгар-татар халкыннан тыш Казан ханлыгында яшәгән башка халыкларда да калган. Бу турыда С.Я.Черных: “...среди мари есть люди, восходящие по происхождению к ногайцам”, – дип яза һәм мисал итеп, Тошай Ногаев, Нугай Чопоев, Ногайка Тойкиев кебек мари исемнәрен санап уза (Черных, 1980, с. 60-61). Казан ханлыгы җирләрендә бүгенге көнгәчә сакланып калган топонимик атамаларда да нугай эзләре бар (Гарипова, 1998, 378-394 бб.). Казан ханлыгы чорында Чаллы төбәге халкы Кама елгасындагы Чаллы кичүе аша үтеп кергән халыклар – нугайлар исәбенә тулыланып торган. Әлеге багланышлар Йосыф морза уллары Юныс белән Галинең 1551 елда Явыз Иванга язган хатларыннан да күренә: “...Казанны тар-мар итергә телисең икән, без сиңа булышырга әзербез. Безнең кешеләрне ташыр өчен 50-60 көймә һәм дә Лаеш кичүенә үзеңнең татарларыңны җибәрсәң иде. Без, алар белән сөйләшеп, югары таба Чаллы кичүенә менәрбез. Казанлыларның Арча юлында булган калаларын барган чагында ватып, яндырырбыз. Синең гаскәрләрең Гәреш, Нугай, Яке юлларын алырлар” (ПДРВ, ч. VIII, 1793, с. 277-278; Атласи, 1992, 330 б.). Чаллы кичүенә менеп, аннан тыныч кына Казан шәһәре тылына чыгып, Арча ягындагы калаларны җимерү турында сүз йөрткәндә 1550-1551 елларда Чаллы төбәгенең нугайлар йогынтысында булу ихтималлыгы күренә. Чуаш даругасы – ясак җыю җирләре, Кама елгасының уң ягында урнашулары һәм Нугай Урдасы җирләренә чиктәш булулары белән игътибарга лаек. Сәяси һәм тарихи вакыйгаларга бәйле рәвештә ханлык җирләрендә җыелган салымның бер өлеше нугай бәкләренә тапшырылган (ПДРВ, ч. VIII, 1793, с. 274). Казан ханлыгында нугайларга бирелгән яисә алар тарафыннан идарә ителгән һәм аларга ясак җыю хокукы бирелгән ханлык биләмәләре “Мангыт йорты” дип йөртелгән (ПДРВ, ч. VIII, 1793, с. 236; 274). Нугай йортының кайда урнашуы чыганакларда күрсәтелми. Казан ханлыгына кергән әлеге “Мангыт йорты” биләмәләренең Чаллы төбәгенә дә таралуы һәм берара аның үзәге Чаллы шәһәре булуы да мөмкин. Ханлык чорында “олыс” һәм “йорт” атамаларының мәгънәсе аваздаш булган. Д.М.Исхаков нугайларның Кама белән Идел елгасы кушылдыгы белән Нократ елгасы арасындагы җирләргә һәрчак аерым игътибар биргәнлекләре турында яза. Тарихи язмаларга таянып, тарихчы үз хезмәтләрендә Казан ханлыгы чорында Чаллы шәһәренең берара Нугай йогынтысында булуы ихтималлыгын фаразлый. Географик урнашуы һәм шул чорда уйнаган роленә бәйле, Чаллы шәһәренең аерым билек (бәйлек) үзәге – “Мангыт йорт”ы булуы мөмкинлеген дә билгеләп уза (Исхаков, 1998, с. 22-26). Чаллы төбәге тарихында нугайлар тәэсире Казан ханлыгы яулап алынганнан соңгы тарихи язмаларда да чагылыш таба. 1553 елда баш күтәрүчеләр урыс гаскәрләренә каршы сугышта өлешчә уңышка ирешәләр. Шул сәбәптән, баш күтәрүчеләрнең җитәкчесе Мәмеш Бирде һәм аның яраннары Казан ханлыгын торгызу омтылышына бәйле рәвештә, хан сайлау мәсьәләсенә туктыйлар. Ханлык җирләренә иң якын торган Нугай Урдасы йортына вәкиллек җибәреп, Нугай Урдасының олы бәге Исмәгыйльдән ханлыкка улы Мөхәммәдне җибәрүен сорыйлар. Исмәгыйль казанлыларның үтенеченә каршы чыга. Шуннан соң, 1553 елның декабрендә, Казан бәге Колай Нугай бәге Йосыфтан улы Галине (Гали-Әкрәм) сорап ала (Трепавлов, 2002, с. 257-258). Азатлык сугышы җитәкчеләренең берсе Колай бәкнең биләмәсе Чаллы төбәгеннән 30 чакрым ераклыкта Казан шәһәре тарафына таба урнашкан. 1553-1556 елларда Чаллы шәһәренең Яр буе төбәгендәге баш күтәрүчеләрнең бер үзәге булып торуында әлеге төбәкнең ханлык чорында тоткан роле чагылыш таба. 1565-1568 елларга караган җир бүлү документында бер төркем кешеләрнең, Нугай һәм Кырым ягын саклап, Анатыш кичүе тирәсендәге авылда кизү торулары турында хәбәр ителә (Казанский, с. 370-372). Әлеге хәбәрдән, урыслар тарафыннан Казан алынуга 13-16 ел узса да, бу төбәкнең тыныч җирләр рәтенә кермәгәнлеге күренә. XVII-XVIII гасыр документларыннан күренгәнчә, тарихта билгеле Нугай морзалары абыйлы-энеле Камай белән Арсланның оныклары – Кадрәк белән Арслан морзалар Җөри (Чуаш) даругы Чаллы (Кадрәк Чаллысы) авылындагы биләмәләрендә яшәгәннәр (РГАДА. Ф. 350, оп. 1, д. 150, л. 130; ОРРК НБЛ, ед.хр. 2457/28; Писцовая, 2001, с. 210). Казан ханлыгын яулау чорында Чаллы төбәгенең баш күтәрүчеләр үзәге булуы һәм тагын да соңрак чорда бу җирдә татар морзалары яшәгәнлеге Чаллы төбәгенең элекке чорларда аерым җирлек (билек) статусында булганлыгын күрсәтә. Ханлык чорында Чаллы төбәгенең феодал биләмә булуын раслаучы фактлар арасында түбәндәгеләрен санап үтәргә мөмкин: – Чаллы шәһәренең аерым сәяси үзәк булуын шәрехләүче хәбәрләр; – Чаллы төбәге идарәчеләренең чыганакларда “хан”, “би” дип аталулары; – төбәктәге икътисадый үсеш дәрәҗәсенә һәм халык саны артуына бәйле хәбәрләр; – сәяси үзәк урнашкан ныгытма һәм аның янәшәсендәге һөнәрчелек бистәсе; – эчке идарә, дини һәм хәрби бүленешкә бәйле авыл атамалары; – югары катлам ияләренә куелган ташларның күплеге; – кабер ташындагы хәбәр буенча Чаллы төбәгендәге гаскәрнең башкалалары Казанга ярдәмгә килүләре; – авылларның күп булулары һәм шәһәр тирәсендә еш урнашулары; – бер тарихи шартларда оешкан җирле халык яшәгәнлеге һәм башка үзенчәлекләр белән билгеләнә. Шул сәбәпле, Чаллы феодал биләмәсенең Казан ханлыгы феодал вассаллык системасындагы урыны башка төбәкләрдәге кебек үк бер нигездә корылганлыгы турында фикер йөртергә мөмкин.
|