Баш   Кереш   I бүлек: 1.1  1.2  1.3  1.4   II бүлек: 2.1  2.2  2.3  2.4  2.5   Йомгаклау   Чыганаклар   Кушымталар: 1  2  3  4  5  6  7

Йомгаклау



Чыганакларның аз һәм таркау булуы сәбәпле Казан ханлыгындагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен, аерым алганда, Чаллы феодал биләмәсенә караган җирле идарә төзелеше проблемаларын тулаем ачыклап бетерү авыр. Шунлыктан, безгә Казан ханлыгына һәм аның бер өлеше булган Чаллы олысына караган төрле характердагы тарихи хәбәрләрне бөртекләп җыярга туры килде. Әлеге чыганакларны фәнни яктан тикшереп, түбәндәге нәтиҗәләргә киленде.

Казан билегенең феодал биләмә буларак оешуы һәм яшәеше Болгар дәүләте чорына тоташа. Казан ханлыгының ханлык буларак яши башлау дәвере XV гасырның урталарыннан Урта Идел төбәгенә чыңгызыйлар килеп, турыдан-туры идарә итүләреннән башлана. Казан ханлыгын Алтын Урда чорларыннан яшәп килгән Болгар, Җүкәтау кебек ярыммөстәкыйль билекләренең, Урта Идел буенда яшәүче халыкларның Казан билеге тирәсендә феодал вассаллык шартларында оешкан үзирекле берләшмәсе буларак күзалларга мөмкин. Шул сәбәпле Казан ханлыгы бер яктан (хуҗалык итү һәм җирле идарә төзелеше) Болгар дәүләтенең, икенче яктан (дәүләт идарәсе системасы һәм административ бүленеш буенча) Алтын Урда – Җучи Олысының варисы буларак каралырга һәм өйрәнелергә хаклы.

Ханлыкның идарә системасында Алтын Урда, Кырым һәм башка җирләрдән күченеп килгән югары катлам кешеләре өстенлек иткән. Социаль катламнар хан, бәк, морза, оглан, дин эшлеклеләре, тархан, гаскәри казаклар, сәүдәгәрләр кебек өстен катламнардан һәм игенчеләр, һөнәрчеләр ише “кара халык”тан торган. Феодал катлам – бәк, морзалар килмешәк һәм җирле бәкләргә (“уроженные князья”) бүленгән. Ширин, аргын, барын һәм кыпчак ыруларына кергән кешеләр аерым өстенлекле статуста булган. Шул сәбәпле, Казан ханлыгы катлаулы социаль структуралы дәүләт булып күзаллана.

Казан ханлыгы дәүләт һәм җирле идарә системасы тормышы тарихи нигезен өйрәнү шуны күрсәтә: ул үзендә Болгар дәүләтенең дә, Алтын Урда дәүләтенең дә идарә системасын мирас итеп ала һәм әлеге система Казан ханлыгы шартларында камилләшә бара, күпмедер күләмдә үзгәрешләр дә кичерә.

Казан ханлыгының төп байлыгы – җир. Ханлыктагы җирләр, дәүләтнең иминлеген тәэмин итү чарасы буларак, хан тарафыннан үзенең якыннары, дәүләт идарәсендә урын биләгән төрле дәрәҗәдәге бәк-морзалар, хәрби оглан-казаклар, дини вакыф биләмәләре, җирле бәкләр һәм башка сыйнфый баскычта торучылар арасында бүленгән. Казан ханлыгының матди яктан яшәеше җир бүленеше һәм салым җыю системасы аша тәэмин ителгән. Ханлык җирләре салым җыю өлкәләре – даругаларга һәм вассал олысларга бүленгән. Даругалар үз чиратында хәрби берәмлекләр: йөзләр һәм уннардан торган. Олыслар – ханлыктагы феодал вассал биләмәләр. Олыс җирләренә ия булу хокукы нәселдән-нәселгә күчү принципына нигезләнгән. Феодал вассаллык мөнәсәбәтләренә тархан (сөергал) ярлыклары аша кануни төс бирелгән. Югары катлам кешеләре тархан (сөергал) биләмәләрен нәселдән-нәселгә тапшыру өчен тырышкан. Феодал вассаллыкның нигезендә хәрби хезмәт, ясак җыю һәм башка төр салымнар аша түләү системасы яткан. Хан, дәүләт тарафыннан җирдә эшләүче һәм шул җирдән ясак түләүче халыкка иминлек тудырылган, аларның хокуклары якланган.

Дәүләттәге феодал вассаллык мөнәсәбәтләре җир бүленешенә, дәүләткә хезмәт, дини һәм милли тормыш иминлегенә бәйле урнашкан. Казан ханлыгында җир, төп байлык буларак, җир биләүченең социаль һәм сәяси дәрәҗәсен (урынын) билгеләгән. Югары катлам вәкилләре үз биләмәләрендә тулы хакимлеккә ия булу хокукын алганнар.

Казан ханлыгының үзәк җирләрендә феодал вассаллык мөнәсәбәтләре, барлык төрки-татар дәүләтләрендәге кебек үк, бер төрле шартларда корылган.

Хезмәтебездә Чаллы төбәгенең Болгар, Алтын Урда чорларыннан ук феодал биләмә буларак оешу алшартлары һәм аның Казан ханлыгы феодал вассаллык системасында тоткан урыны, сәяси-сыйнфый һәм хуҗалык тарихы тикшерелде.

Тарихи чыганаклардан һәм археологик тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Чаллы төбәге Болгар дәүләте чорында ук билгеле бер мөстәкыйльлеккә ия феодал биләмә буларак оеша. Чаллы шәһәре Чаллы елгасы һәм аның кушылдыклары тирәсендәге җирләрне үз кул астында тотучы феодалларның үзәге буларак төзелә. Ныгытма белән янәшә һөнәрчеләр бистәсе барлыкка килә. Шәһәрнең феодал үзәк – олыс буларак яшәгәнлеге Алтын Урда чорларында да күзәтелә. Аның феодал үзәк буларак уйнаган роле Казан ханлыгы чорында да югалмый.

Безнең тикшеренүләр Чаллы феодал биләмәсен Казан ханлыгының бер олысы – билек буларак характерларга мөмкинлек бирә.

Чаллы олысы Чуаш (“Җөри”) даругасына кергән. Чаллы олысы шул системада вассал феодал биләмә буларак күзәтелә. Ханлык чорында Чаллы төбәгенең феодал биләмә – олыс буларак уйнаган роле идарәчеләренең чыганакларда “хан”, “би” дип аталулары, ныгытма һәм аның янәшәсендә урнашкан һөнәрчелек бистәсенең үз функциясен үтәве белән билгеләнде. Чаллы төбәгендә Казан ханлыгы яулап алынганчы барлыкка килгән өч дистәгә якын авыл һәм 25 зират, каберлек урыннары ачыкланды. Зиратларның бер өлеше юкка чыккан авыллар янәшәсендә урнашкан. Торак урыннар һәм зиратлар археологик яктан өйрәнелде. Тикшерү нәтиҗәләре Чаллы төбәгендә авылларның күп булулары һәм Чаллы шәһәренә якынлашкан саен аларның тыгызырак утырганлыгын күрсәтә. Әлеге авылларның барысы да мөселман-татар авыллары булуы ачык чагыла. Чаллы төбәгендә ханлык чорында ук яшәгән авылларның атамаларында һәм җирле феодалларга куелган кабер ташларындагы язмаларда эчке идарә, дини һәм хәрби бүленешкә бәйле исем-дәрәҗәләр чагылыш таба. Кабер ташындагы хәбәр буенча Чаллы төбәге феодаллары сугыш куркынычы туганда, вассал буларак, Башкалалары Казанга ярдәмгә килгән.

Чаллы олысының үзәге – Чаллы шәһәре. Чаллы шәһәре биш катлы ныгытмалар белән әйләндереп алынган һәм ханлык шәһәрләре арасында аның ныгытмасы Казаннан кала иң көчлеләрдән санала. Археологик тикшерү нәтиҗәләре буенча, ныгытмаларның соңгы төзекләндерелү һәм җимерелү вакыты ханлык чорына карый. Казан ханлыгы чорында Чаллы кирмәне янәшәсендә тимерчелек остаханәсе булган. Анда сугыш һәм хуҗалык кораллары ясаучылар бистәсе урнашкан.

Чаллы төбәгенең хуҗалык тормышын күзәтү нәтиҗәләре төбәк халкының игенчелек, терлекчелек, умартачылык, балык тоту, аучылык кебек күп төрле эшчәнлек белән шөгыльләнүләрен күрсәтә. Тимер, бакыр, керамика, сөяктән эшләнгән көнкүреш әйберләре табылуы шәһәрдә яшәгән һөнәрчеләр һәм аларның остахәнәләре турында күп мәгълүмат бирә. Чит җирләрдән китерелгән әйберләр Чаллы төбәгендә эчке һәм тышкы сәүдә тормышының актив барганлыгын күрсәтә.

Чаллы төбәге 1552-1556 нчы елларда азатлык хәрәкәте үзәге була һәм аның яшәү чоры да шушы еллар белән чикләнә.

Боларның барысы да Чаллы каласын ханлык чорында вассал билек үзәге буларак бәяләргә мөмкинлек бирә һәм Чаллы феодал биләмәсенең Казан ханлыгы феодал вассаллык системасындагы урыны башка вассал төбәкләрнекенә (Арча, Алабуга билекләре ише вассал олыслары) охшаш яисә тәңгәл үк булган.

Гомумән алганда, урта гасыр төрки-татар феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен алга таба да өйрәнү переспектив бер юнәлеш булып тора. Аерым алганда, Казан ханлыгындагы җирле хакимият үзәкләре: Арча, Алабуга, Алат, Лаеш кебек шәһәрләрне дә феодал биләмә – олыс үзәге (билек-кенәзлек) буларак өйрәнү зарур. Дөрес, чыганаклар азлыгы билек-олысларга бүленеш мәсьәләсен өйрәнгәндә авырлыклар, төрле, хәтта каршылыклы караш-фаразлар тудыра. Шуңа да карамастан, Казан ханлыгындагы вассал олыс-билекләр мәсьәләсен аныклауга багышланган әлеге хезмәт Казан ханлыгы тарихын тулаем ачыклау юнәлешендә бер адым булыр дигән ышанычта калабыз.р каршылык күрсәтелә.

Назад Наверх