Баш   Кереш   I бүлек: 1.1  1.2  1.3  1.4   II бүлек: 2.1  2.2  2.3  2.4  2.5   Йомгаклау   Чыганаклар   Кушымталар: 1  2  3  4  5  6  7

  II бүлек. Казан ханлыгында Чаллы олысы: сәяси-сыйнфый һәм хуҗалык тарихын өйрәнү тәҗрибәсе

2.3. Халкы һәм авыл-салалары

Казан ханлыгы чорында Чаллы төбәгендә яшәгән халыкның тормышын өйрәнү, торак урыннарын барлау төбәкнең статусын ачыклауда зур әһәмияткә ия.

Халыклар элекке чорлардан ук елга буйларында тупланып яшәгәннәр. И.Н.Березин да: “Татарлар хәзергәчә үзләрен губерна яисә өяз бүленешләре буенча түгел, ә эллеккечә, татар ханлыгы чорларындагы кебек, елга агымы яисә иске юлллар буенча бүләләр”, – дип билгеләп үтә (Березин, 1852, с. 150). Мәсәлән, Алат шәһәре – Ашыт елгасында, Казан, Эчке (Иске) Казан, – Казансуда, Чаллы – Чаллы елгасында, Кирмән – Кирмән елгасында, Арча – ар халкы яшәгән тарафта, Җөри – юл өстендә (йөри торган юл уңаенда) урнашкан.

Чаллы төбәге Түбән Каманың уңъяк ярында (Кама алдында) урнашкан. Әлеге җирләрдә яшәүче халыклар, югарыда әйтеп үтелгәнчә, болгар чорларында ук челматлар, сабакүлләр һәм тәмтүзләр буларак искә алына (ПСРЛ, I, 1962, с. 390).

Бу тарафта элек-электән, болгарлардан тыш, төрле кабиләләр – чирмеш (мари), ар (удмурт) һәм коми-пермяк халыклары яшәгән (Кокорина, Останина, 2000, с. 89-90).

Чаллы төбәгеннән 25 чакрым көньякта, Каманың сул ягында Алтын Урда чорында әһәмиятле урын тоткан Җүкәтау шәһәре урнашкан. Тарихи чыганакларда Чаллы белән Җүкәтау шәһәрләре арасында “Җүкәтау”, “Чаллы” атамасындагы кичү урыны искә алына. Алтын Урда таркалган чорда Җүкәтау кенәзлегенә каршы ушкуйниклар тарафыннан талау сугышлары алып барылган. Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан да Җүкәтау шәһәренә зур зыян салынган. Шул сәбәпләргә бәйле Җүкәтау шәһәре һәм ул төбәкләрдә яшәгән халык күпкә тынычрак булган Чаллы төбәгенә күченә торган. Әлеге тарихи багланышлар Чаллы төбәгендә алып барылган казу эшләре вакытында табылган археологик материалларның охшашлыгы белән дә ачыклана.

М.Әхмәтҗанов Казан ханлыгы чорында да Чаллы төбәгенә Алтын Урда таркалганнан соң үзәк җирләрдә яшәп калган нугайларның бер өлеше килеп урнашкан дип саный (Әхмәтҗанов, 2002, 18-172 бб.).

Чаллы төбәгендә Казан ханлыгы чорына караган 34 авыл ачыкланды (кара: куш. 9). Җиде авылның урыны археологик истәлек рәвешендә сакланып калган, калганнары хәзерге чордагы авыллар белән тәңгәл килә. Авылларның ханлык чорында яшәгәнлекләре язма чыганаклар һәм археологик тикшерү нәтиҗәләре белән билгеләнә (Гариф, 2001, 2002). Чаллы шәһәрлеге әйләнәсендә, аннан 7-8 чакрым ераклыкта урнашкан егермегә якын авылдан дистәдән артыгының атамасы һәм тарихи катламы Казан ханлыгы чорына барып тоташа (кара: куш. 14). Авылларның яшәеше ханлык чорына караганлыгы тарихи язмалар белән дә раслана (РГАДА. Ф. 248, оп. 14, д. 803, лл. 52-98 об.).

Археологик чыганаклар буенча Чаллы төбәгендәге кайбер авылларның болгар чорларында ук яшәгәнлеген күрергә мөмкин. Бу авыллар арасында Би-Йорт, Шомбыт, Шихаздә, Мәмле Казаклар Чаллысын билгеләп үтәргә мөмкин (Гариф, 2001, 6 б.; Гариф, 2002, 7-9 бб.). Әлеге исәпкә Чаллы шәһәренең бистәләре дә керә.

Алтын Урда чорында Шихаздә авылының мәйданы артуы күзәтелә. Чаллы шәһәре янәшәсендәге бистәләр дә зурая. Ханлык чорында Чаллы төбәгендә авылларның саны күбәя. Урта Идел төбәген чыңгызыйлар яулап алганнан соң Мәскәү һәм Алтын Урданың үзәк җирләреннән янаган куркыныч кими. Шул сәбәптән, ханлык чорының башлангыч этабында Чаллы төбәгендә хәрби хәрәкәтләр туу куркынычы бетә, шәһәр ныгытмалары төзү зарурлыгы юкка чыга.

Чаллы төбәге авылларының барысының да ханлык чорында барлыкка килүен төгәл исбатлавы кыен. Әлеге очракта күбрәк соңгырак чордагы язма чыганаклар белән археологик тикшерү эшләре нәтиҗәләренә таянырга туры килә.

Казан ханлыгы чорындагы авыллар 1565-1568 еллардагы җир исәбен алуга бәйле тарихи чыганакта урын алганнар. Бу исемлектә күбесенчә татар авыллары күрсәтелгән. Авылларның Казан алыну вакыйгасына бәйле юкка чыгып, соңрак “пустошь” буларак искә алынганнары да бар. Шул ук исәптә Казан ханлыгы чорында яшәгән, куылган яисә ташлап китергә мәҗбүр ителгән татар авыллары урынында барлыкка килгән урыс авыллары да бар. Урыслар урнашкан әлеге авылларның атамаларында күбесенчә татар терминнары чагылыш таба. Язма чыганаклардан күренгәнчә авылларда яшәгән татарларның җир биләмәләрендә эшләү ысуллары да Казан ханлыгы чорыннан калган тәртипләргә охшаш.

1565-1568 елларга караган җир мәйданын исәпкә алу кенәгәсендә борынгы Чаллы төбәгенә чиктәш җирләрдә Урай, Хуҗабирде (Шумково), Ачы (Зюзино), Казиле (Керәшен Казысы), Дүртөйле (элекке Пановка), Нырсуар, Шәдке, Олы Мирәтәк, Карабаян, Субаш, Югары Кибәхуҗа, Югары һәм Түбән Тегермәнлек авыллары искә алына (Казанский). Бу чорда урыс дворяннары колонизациясе чиге шушы урыннардан узган. Шул сәбәпле чыганакта Чаллы төбәге авыллары искә алынмый.

Чаллы төбәге авыллары һәм аларда яшәүчеләр турында хәбәрләр 1678 елга караган чыганакта сакланып калган. Чыганакта бары ясаклы авыллар гына күрсәтелгән. Шуңа да карамастан, Чаллы шәһәреннән 7-8 чакрым ераклыкта 21 татар авылы теркәлгән. Аларның бер өлеше “починок” буларак язылса да, урнашкан урыннары күп очракта “иске авыл” урыны (“пустошь”) буларак искә алына (“Починок на месте пустоши” РГАДА. Ф. 350, оп 1, д. 1102, лл. 643-644 об.). Тулаем алганда җир бүленеше һәм халык санын алуга бәйле XVI-XVII гасырлар һәм XVIII гасыр башына караган чыганакларны өйрәнгәннән соң, Казан ханлыгын яулап алу чорында (1552-1557) Чаллы төбәгендәге күп авыллар юкка чыккан, халкы таралган һәм соңрак туган җиренә кабат кайтучылар һәм яңа күченеп килүчеләр тарафыннан яңадан торгызылган, дигән фикер туа. Мәсәлән, 1710-1716 еллар арасында Азик Кадрәков йөзлегендәге (әлеге йөзлеккә Чаллы төбәге дә кергән) 20 авылга барлыгы 33 татар, 12 яңа чукындырылган (“новокрещенные”), 32 урыс, 22 чуаш, 10 мукшы – барлыгы 109 гаилә күчеп килгән (РГАДА. Ф. 350, оп. 1, д. 153, л. 825).

Чаллы елгасының башында барлыкка килгән Шомырбаш авылының төзелү чоры тарихи язмада XV гасыр белән билгеләнә: “Шомбыт (элекке Чаллы) елгасы Шомыртбаш сүзеннән бозылып чыккан. Шомырбаш атамасы Шомыртлы елгасының башында салынган авыл булуы сәбәпле бирелгән. Монда яшәүчеләр сүзенә караганда, авыл XV гасыр ахырында барлыкка килгән.” (Износков, 1882, с. 50).

Шомырбаш авылыннан елга буйлап астарак Таулар авылы урнашкан. 1678 елга караган ревизия актларында әлеге авылның ташландык урында утырганлы шәрехләнә (“На пустоши в вершине речки Шунбуту Тауларово, в нем 23 двора…” – РГАДА. Ф. 350, оп. 1, д. 1102, лл. 643-644 об.).

Чаллы елгасы белән Сулы елгасы кушылдыгы тирәсендә, Таулар авылыннан астарак, Үри Чаллысы белән Бирдебәк Чаллысы авыллары урнашкан. Әлеге авыллар да 1678 елда чукындырылмаган татар авыллары буларак теркәлгәннәр (РГАДА. Ф. 350, оп. 1, д. 1102, лл. 643-644 об.). 1762 елга караган документта Үри Чаллысы авылының Үри кушымтасы килеп чыгышына да ачыклык кертелә. Элекке чорларда Чаллы авылында тирә-як авылларының йөзбашы Үрәй улы Мансур, 1762 елда – Әхмәр Манеев торган (РГАДА. Ф. 350, оп. 2, д. 1208, л. 1а).

Атамаларына Чаллы кушымтасы кергән әлеге авылларның ташландык авыл территориясендә (“на месте пустоши”) урнашулары, аларның Казан ханлыгы чорында ук булганлыгына ишарә итә.

Чаллы елгасына уң яктан Сулы елга кушыла. Әлеге кушылдык янындагы болынлыкта Казан ханлыгы чорына караган кабер ташы саклана (кара: куш. 3). Сула елгасының урта өлешендә Казаклар Чаллысы авылы урнашкан. 1647-1656 елларга караган язма кенәгәдә әлеге авыл: “За служилым новокрещеном за Офонасьем Бурнаковым с товарищи, за 13 человек деревня Чаллы на речке на Суле в поместье пашни и перелогу двенадцать длинников”, – дип искә алына (Писцовая, 2001, с. 209-210).

Казаклар Чаллысы авылы урыны XVII гасырда, чукындырылган татар морзалары килгәнче, ташландык хәлдә торган. Казан ханлыгы чорында бу урында мөселман татарлары яшәгән Югары Чаллы авылы булган. Казаклар Чаллысы авылы кешеләре авылдан көнчыгыштарак борынгы мөселман каберлекләре булганлыгын һәм анда мөселман хатын-кызларының дога кылырга еш килгәнлекләре турында искә алалар. Әлеге урынны элегрәк Керәшен Казаклары авылы кешеләре киртәләптә алган булган. Соңрак чордагы риваятьләр буенча, авыл атамасы Хуҗалар Чаллысы һәм Казаклар (сугышчылар яисә килгән кешеләр) мәгънәсендә аңлатыла.

Казаклар Чаллысыннан астарак ташландык авыл – Чаллы-Бузанак авылы урнашкан. Әлеге авыл турында 1680 елга караган чыганак: “Чаллы авылында бер татар йорты... 1 (ир) кеше һәм аның улы ярты ясак түлиләр...”, – дип хәбәр итә (РГАДА. Ф. 350, оп. 2, д. 1102, л. 677 об.).

Әлеге чыганакта Казаклар Чаллысы янында урнашкан татар Чаллысы авылыннан калган соңгы йорт турында искә алынган. Соңрак бу урында яшәүче мөселман татарлары да, керәшеннәр арту сәбәпле, күченеп китәләр. Керәшен татарларында бу урын Бузанак атамасында телгә алына (соңрак чордагы эш кенәгәләрендә “Пустошь Даринская” дип тә бирелә) (РГАДА. Ф. 1355, оп. 1, д. 412, лл. 180-185 об.) һәм изге урын – “кирәмәт” дип йөртелә. Чаллы-Бузанак – Казан ханлыгы чорында яшәгән авыл.

Сулы елгасының аскы өлешендә Кадрәк Чаллысы (Урта Чаллы) урнашкан. Әлеге авыл турында 1647-1656 елгы документта: “За Кадряком мурзою князь Камаевым сыном Смиленова в вотчине селцо Чаллы на речке на Суле, по обе стороны тои речки...”, – дип язылган (Писцовая, 2001, с. 210). Урта Чаллы авылында татар морзалары яшәгәнлеге турында күп язмаларда телгә алынган. И.А.Износков та тирә-як халкында сакланган риваятьләр буенча, урыслар килгәнче “әлеге авылда татар морзалары яшәгән,” – дип хәбәр итә (Износков, 1895, с. 46-106). Мәсәлән, Зөя өязендә дәүләт хезмәтендә булган татар морзасы Бикбулат Колчуринның патшага үтенеч-аңлатмасында: “Элекке чорларда 10 ел буе Җөри даругы Чаллы авылында яшәдем һәм минем бернәрсә дә урламавымны һәм шул чорда минем өстән шикаять белән йөрүчеләр булмауны Чаллы авылы кешеләре бар да белә”, – дип яза. Әлеге язма 1653 елдан элегрәк чорга карый (Акты, 1859, с. 32).

Урта Чаллы авылы Казан ханлыгы чорында ук булып, соңрак Кадрәк морзага хезмәте өчен бирелгән һәм шул сәбәпле Кадрәк Чаллысы атамасында тарихка кереп калган.

Чаллы белән Сулы елгалар кушылган урыннан астарак билгесез елга ярында Котлы Бөкәш Чаллысы авылы урнашкан. Котлыг би, Котлы кыя – болгар, татар тарихында билгеле шәхесләрнең исемнәре. Котлы Бөкәш – Котлы бәкнең биләмәләре буларак аңлатыла. 1678 елгы эш кәгазендә әлеге авыл “Кутлу” елгасында урнашкан дип теркәлгән. 1742 елга караган язмада: “Котлы Бөкәш авылы мәчете 1680 нче елларда төзелгән”, – дип язылган (РГАДА. Ф. 248, оп. 14, д. 803, лл. 52-98 об.; Гариф, 2003, 164 б.). Чаллы атамасына бәйле әлеге авыллар Казан ханлыгы чорында ук булган. Котлы Бөкәш авылы урынында табылган керамик материалның бер өлеше дә ханлык чорына карый (Гариф, 2002, с. 9).

Котлы Бөкәш Чаллысыннан көнчыгышта, Чаллы елгасының уң як кушылдыгы Ташлы елга янында Шихаздә (Шәехзадә) авылы урнашкан. Археологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә Ташлы елгасы буенда ике чорга караган авыл эзләре табылды. Беренче авыл елганың сул ягында урнашкан һәм аның табылдыклары Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларына карый (Гариф, 2004, с. 76-78). Икенче авылның зираты елганың уң ягында урнашкан. Казып тикшерелгән каберлекләрнең юнәлеше ислам кагыйдәләренә хас булсалар да, аларда көмеш муенса, акчалар табылу сәбәпле, күмү йолаларында мәҗүсилек элементлары күренә. Табылган көмеш акчалар XVII гасыр уртасына карый. Әлеге зиратка татарлашкан чирмешләр җирләнгән дип фаразлана (Гариф, 2001, с. 5-6). 1678 елга караган чыганакта авыл: “Починок Шигазды, в ней татары 13 дворов, 13 людей...”, – дип теркәлгән. Шихаздә авылы зираты янындагы кырдан болгар һәм Алтын Урда чорларына караган керамик материал да табыла.

Чаллы төбәгенең иң зур елгалары кушылган урында, Чаллы шәһәрлегенең каршы ягында, Тәберде Чаллысы авылы урнашкан. Әлеге авыл турында тарихи документта искә алына: “В дозорных книгах Чаллынской пустоши, что близ Чаллынского городища, 1619 года пишется, что "по указу ездил из Казани Григорий Кузминский по Зюрейской дороге на пустошь, что бывало Чаллынское городище, близко деревни Чаллов. Для того в 126 (1618) году били челом Государю казанские служилые татары Ишей Хозяшев и другие.” (РГАДА. Ф. 1209, кн. 153, лл. 1349-1354). Әлеге язмада Чаллы авылы белән беррәттән төбәктәге Шихаздә, Пимәр, Мәшләк, Би-йорт (Иске Йорт), Югары, Яңа һәм Түбән Чаллы авыллары да санап үтелә. 1742 елга караган икенче бер чыганакта: “Тәберде Чаллысы авылында ике мәчет бар һәм алар Казан ханлыгы чорында төзелгән”, – дип хәбәр ителә (РГАДА. Ф. 248, оп. 14, д. 803, лл. 52-98 об.).

Югарыда күрсәтелгән 153 номерлы кенәгәгә таянып, Е.И.Чернышов та Чаллы төбәгендәге авылларның бер өлеше Казан ханлыгы чорында ук булган дип яза: “ряд селений во главе с Челлинским городом, существовал до “Казанского взятия”. Вокруг этого города указаны дер. Верхние Чаллы (скорее всего, Уреево Челны) и Нижнее Чаллы (по-видимому, Тябердины Челны); недолеко от них Иски Юрт (в рукописи Биюрт), Балгузино (или Кучуковы Челны; в рукописи Налгозя). Дер. Шигизда (верхнее Шейх-Заде), Мосляк и Ст. Мамли. Кроме того, С.М.Шпилевский указывает на существование дер. Кутлубукашевых Челнов и Пимер(Чернышев, 1971, с. 277).

Чаллы елгасының төп кушылдыгы Мәшләк елгасының өске ягында Югары Мәшләк авылы урнашкан. 1678 елгы кенәгәдә авыл: “Починок Машляк в ней дворов 11, людей 11, детей...”, – дип теркәлгән. Шуңа да кармастан, әлеге авыл янындагы җирләр турында 1691 елның 11 мартына караган ызанлау (межалау) язмасында: “Асан улы Дмитрий Григорьев белән казанлы Халевин улы Степан Никитинның Казан өязе Нугай даругы Түбән Сәрдә авылы биләмәләрен, Казан өязе Җөри даругындагы ташландык Мәшләк урыны биләмәләренә (“пустошь на пустошь”) алышыналар”, – дип хәбәр ителә (ОРРК НБЛ, ед.хр. 3101, л. 1). 1716 елга караган икенче бер чыганакта: “...деревня Верхния Машляк ясашные новокрещены, которые поселились вновь на пусто земли после переписи 1710 году, на седьмой год...”, – дип искә алына (РГАДА. Ф. 350, оп. 1, д. 153, л. 836 об.). Язма хәбәрләргә караганда, Югары Мәшләк авылы чикләрендә кимендә ике борынгы авыл урыны булган.

Югары Мәшләк авылыннан астарак, елганың сул, таулы ягында Зур Мәшләк авылы урнашкан. 1678 елгы кенәгәдә: “Починок Машляк, что было деревне Алмяшю.”, – дип, Зур Мәшләк авылында Чаллы төбәге авыллары белән идарә итүче йөзбашы Алмәш торганлыгы турында хәбәр ителә. Мәшләк авылында соңрак чорда да йөзбашлары булып Кадыйр Азик белән Надыйр кенәзләр торган (РГАДА. Ф. 350, оп. 1, д. 153, л. 178). 1742 елга караган чыганакта: “Мәшләк авылы мәчете Казан ханлыгы чорында төзелгән”, – дип язылган (РГАДА. Ф. 248, оп. 14, д. 803, лл. 52-98 об.).

1795 елга караган кыр кенәгәсендә Мамадыш өязе Шомырбаш авылы җирләре бүленеше һәм чикләре күрсәтелгән. Шомырбаш авылы җирләре Зур Мәшләк авылы янәшәсендәге Таммас елгасының як-ягында булган иске авыл урыны – “Пустошь Нагорная” белән чиктәш буларак күрсәтелгән. Әлеге авыл урыны янында елга – “овраг кара” (кара елга), дип аталган (РГАДА. Ф. 1312, оп. 1, д. 1122).

Мәшләк авылының көньягында Бикчура Чаллысы (Чураш) авылы урнашкан. Чура – әсир төшкән сугышчы, кол, Бикчура затлы кол – әсир төшкән бәк мәгънәсендә аңлатыла. Авыл иң элек Мәшләк елгасының уң як ярында төзелгән булган. Авылның хәзерге зиратыннан 100 метр ераклыкта борынгы зират урыны сакланган. Бу зиратлардан ерак түгел генә, Кирәмәт елгасы каршында, 1530 елгы язма ташы булган тагын бер каберлек (“изгеләр зираты”) бар (кара: куш. 3). Бу урын “борынгы юл өсте” дип тә атала. 1678 елга караган кенәгәдә Чураш авылы тирәсендә: “Починок по конец поля деревни”, – дип исемсез авыл теркәлгән. Борынгы риваятьләр буенча, Бикчурай авылы Казан ханлыгы чорына карый. Чураш авылының үз атамасы белән документларда искә алынуы 1774 елгы картага бәйле чагылыш таба (РГАДА. Ф. 192, оп. 3, д. 193).

Мәшләк елгасының сул як кушылдыгы Мәмле елгасы буйларында Иске Мәмле авылы булган. Әлеге авыл турында 1648 елга караган язмада: “Деревня Новая Мамли – выставок из ясачные старые деревни Мамли ж, на Студеном ключе и по речке Мешляке по однои стороне и по ж Мами вверх по обе стороны”, – дип хәбәр ителә (Писцовая, 2001, с. 210). Иске Мәмле авылын да Казан ханлыгы чорында яшәгән дип уйлыйбыз.

Иске Мәмле авылыннан ерак түгел генә Мәмле Казаклары Чаллысы авылы урнашкан. Мәмле, Мәмеш, Мәмеш Бирде – кеше исеме буларак, тарихи язмаларда һәм болгар кабер ташларында (XIV гасыр) искә алына. Мәмеш Бирде 1552-1556 елларда булып узган азатлык өчен көрәшүчеләрнең җитәкчесе.

Мәмле Казаклары Чаллысы авылы эчендә изге каберлекләр, ә авыл янында Казан ханлыгы чорына караган өч кабер ташы бар (кара: куш. 3). Мәмле Казаклар Чаллысы авылы җирләрендә Чаллы феодалларының җәйге утарлары – резиденцияләре булган дип уйланыла (Нәккаш, 2000, 283 б.). Риваятьләр буенча Мәмле авылы – Казан ханлыгында чорында Мәмле Хуҗа биләмәләрендә төзелгән авыл. Мәмле авылына “Казаклар” атамасы, М.Б.Зәетов аңлатмасыннан күренгәнчә, соңрак чорда күчеп килүчеләргә бәйле рәвештә кушылган.

Мәмле Казаклар Чаллысы авылы Чаллы шәһәренә төньяктан орынып тора. Шәһәрдән 500 метр көньякта, Чаллы елгасына сул яктан кушылучы Сыгышлы елгасының уң ягында Би Йорт (Иске Йорт, Сатлыган) авылы урнашкан. Би Йорт авылы төбәктәге авылларның иң борынгыларыннан санала. Авыл җирлегендә табылган керамик материал монголларга кадәрге, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм аннан да соңрак чорларга карый (Гариф, 2001, с. 7; Гариф, 2002, с. 9). Сатлыган авылы 1875 елда янганнан соң Сыгышлы елгасының икенче ягына күченә. Авыл тирәсендәге җирләр телгә алынган бер чыганакта: “прошлого 121 (1613) года дана грамота Зюрейской дороги деревни Чаллов чувашенину Сатышу, велено ему жить по Зюрейской дороге на пустоши, что по конец деревни Чаллов”, – дип язылган (РГАДА. Ф. 1209, кн. 153, лл. 1349-1354).

М.Б.Зәетовның “Чаллы тарихы турында” дигән язмасында да Би-Йорт авылы искә алына: ”...туздырылган шәһәр кешеләренең күбесе Хафиз Гәрәй белән яңа урыннарга киттеләр, бары бик аз өлеше генә янгыннан көл-күмерләре генә калган урында кабат төпләнде. Әлеге урын бүгенге көндә Би Йорт яисә Иске Йорт атамасында билгеле...” (Заитов, 1884, с. 278). 1678 елга караган чыганакта Би-Йорт авылы: “Починок Би Юрт в ней дворов 13...” һәм “...И того же починка себе (себъ) усадом по доле речки Би Юрт, по речке Машляк в ней 2 двора, 3 человека...”, – дип, тагын бер торак урыны теркәлгән.

Сатлыган авылыннан астарак Биектау авылы урнашкан. Тарихи язмаларда әлеге авыл Балхуҗа, Кечек Чаллысы атамасында искә алына. Балхуҗа-Байхуҗа – кеше исеме буларак, болгар чорыннан ук билгеле. Казан ханлыгы чорында Байхуҗа дип җирле җитәкчеләрне дә атап йөрткәннәр (кара: куш. 10).

Риваятләрдә авылның барлыкка килү тарихын, Чаллы ханлыгы җирләрен саклау ниятеннән, тирә-якны тау башыннан күзәтеп тору өчен төзелгән кечкенә кирмән-ныгытма белән бәйлиләр.

Биектау авылы җирлегендә 1678 елгы чыганакта ике авыл: Балхуҗа һәм Пимәр елгасы кушылдагындагы Мәмеш авыллары күрсәтелгән (РГАДА. Ф. 350, оп. 2, д. 1102, лл. 643-644 об.). Әлеге авыллар җирлегендә ханлык чорына караган керамик материал да табыла.

1716-1719 елларга караган Ландрат кенәгәсендә: “...Болгузино, Кусюков Чалны тожь, ясашные татары. Староста Ишманейко Кусюков.”, – дип теркәлгән (РГАДА. Ф. 350, оп. 2, д. 1084, л. 318). 1742 елгы чыганак: “Кечек Чаллысы авылы мәчете 1680 нче елларда төзелгән”леге турында хәбәр итә (РГАДА. Ф. 248, оп. 14, д. 803, лл. 52-98 об.).

1774 елга караган картада ике Кечек Чаллысы (Кучукова Челны) авылы күрсәтелгән (РГАДА. Ф. 192, оп. 3, д. 193. Карта). Биектау авылы белән Сатлыган авылы арасындагы тирән елга башында тагын бер авыл урыны билгеле. Бу урында табылган керамик материал ханлык чорына караган керамик материал белән охшаш.

Чаллы елгасы Биектау авылы янында сул як кушылдыгы Пимәр елгасы белән тоташа. Әлеге елганың югары башында Пимәр (Би-Әмир) авылы урнашкан булган. Авылның “Йорт өсте“ атамасындагы зират урыны бүгенгәчә билгеле. Әмир дип Алтын Урда чорында болгар шәһәрләре һәм җирләренең идарәчеләре йөртелгән (Би-йорт, Би-Әмир – би, әмирләр яшәгән җир). Пимәр авылы 1619 елгы чыганакта искә алына. М.Зәетов Пимәр авылы атамасын Чаллы шәһәреннән китеп авылга нигез салучы Би Әмир карт белән бәйләп аңлата (Заитов, 1884, с. 278). Пимәр авылы соңгы тапкыр 1678 елга караган чыганакта искә алынган.

Чаллы елгасының уң ягына, соңгы зур кушылдыгы булып, Җанбатыр (Мукшы) елгасы кушыла. Әлеге елгалар кушылган урын белән янәшә Шомбыт авылы урнашкан. Әлеге авыл урыны, “винокурня генерала Валесникова” буларак, беренче тапкыр 1737 елгы картада теркәлгән (РГАДА. Ф. 248, кн. 1536, лл. 275-276. Карта). Тарихи чыганакларда авылның үзәк урамы (4 урамның берсе) “Ташлык” дип аталган. Төбәк халкы Шомбыт авылын элекке татар авылы дип саный. Төзелгән чоры төгәл билгесез. Авыл янында болгар чорына караган урын бар (Гариф, 2001, с. 8). Шамбат – төрки-татар исеме. Шомбыт атамасы Шомыртбаш, Шомырбаш авылы һәм Шомыртлы елгасы атамалары белән аваздаш.

Җанбатыр елгасының югары башында Чаллыбаш авылы урнашкан. Авыл атамасы Уракчы авылы тирәсеннән узган борынгы Чаллы юлында урнашуга күрә шулай аталган. Авыл белән янәшә изгеләр зираты белән җиргә казып эшләнгән мәчет бар. Имеш, алар 1553-1556 елларда Чаллы шәһәре язмышы белән бәйле вакытлыча җиргә казып эшләнгән тору урыны һәм яралы сугышчылар күмелгән зират урыны буларак барлыкка килгәннәр.

Тарихи документларда Чаллыбаш авылы беренче тапкыр 1648 елгы Семен Волынский язмасында искә алына (РГАДА. Ф. 1312, оп. 2, д. 279, лл. 3-10). 1787 елга караган чыганакта ике Чаллыбаш авылы күрсәтелә. Авылның берсендә 17, икенчесендә 14 ир кеше исәпкә алынган (Гариф, 2003а, 111-112 бб.).

Җанбатыр елгасы буйларында Мукшы Чаллысы һәм Иске Мукшы Чаллысы (Яңавыл) авыллары урнашкан.

Мукшы Чаллысы – Казан ханлыгы чорында Чаллы юлында урнашкан татар авылы. Авылның иске мәчете чыганакта “Казан ханлыгы чорында төзелгән”, – дип искә алына (РГАДА. Ф. 248, оп. 14, д. 803, лл 52-98 об.). Җир бәхәсенә бәйле язмада Мукшы Чаллысы авылы 1648 елга караган Семен Волынский язмасында искә алынган (РГАДА. Ф. 1312, оп. 2, д. 279, лл. 3-10).

Иске Мукшы Чаллысының (Яңавыл) атамасы иске авыл урынына төзелүе сәбәпле аталган. Авыл борынгы торак урыны һәм аның зираты өстенә урнашкан (Гариф, 2004, с. 31). Борынгы авылның яшәеш чоры төгәл билгеле түгел. Атамасына караганда Мукшы Чаллысы авылыннан борынгырак чорда яшәгән (Гариф, 2003, 164 б.).

Санап узган авыллардан тыш Чаллы төбәгенә Суша һәм Бөрсет елгалары кушылдыкларында урнашкан авыллар да керә. Авылларның ханлык чорыннан ук бер сәяси һәм икътисади үзәккә тартылулары географик җирлек белән дә билгеләнә. Әлеге авылларның XVII-XVIII гасырларга караган документларда бер үк даруга, олыс (волость) һәм сотняларда санап узылулары һәм искә алынулары игътибарга лаек.

Суша елгасы буйларында утырган Күки һәм Ямаш авыллары Чаллы шәһәрлегеннән 16 һәм 14 чакрым ераклыкта урнашкан. Тарихи чыганакта әлеге ике авылның да борынгы мәчетләре “Казан ханлыгы чорында төзелгән”, – дип теркәлгән (РГАДА. Ф. 248, оп. 14, д. 803, лл. 52-98 об.). Күки авылы территориясендә болгар чорында ук торак урыны булганлыгы билгеле (Фахрутдинов, 1975, № 1293, с. 156). Ямаш авылы 1548 елга караган Хаҗи Гәрәй дастанында “Уймас иленнән Балтач бай бер ун кеше” буларак искә алына. Ямаш авылы Чаллы һәм Әче елгалары кушылган урында урнашкан. Бу урында Болгар, Алтын Урда чорларына караган авыл хәрабәләре билгеле (Фахрутдинов, 1975, № 1294, с. 156).

Елга буйлап, Ямаш авылыннан астарак Юлсаба (урыс чыганакларында Юлсубино дип языла) авылы урнашкан. Авылның икенче атамасы Балтач. Балтач бай – Казан ханлыгы чорыннан билгеле кеше исеме. Юл Саба – болгар чорындагы тарихи чыганакларда искә алынган Сабакүл кабиләләреннән калган атама буларак санала һәм Саба юлында урнашкан авыл мәгънәсендә аңлатыла. Авыл янында мәйданы 30000 квадрат метрга җиткән борынгы болгар авылы эзләре сакланган (Фахрутдинов, 1975, № 1292, с. 156).

Суша елгасының уң як кушылдыгы Сулы елга буйларында Югары һәм Түбән Тегермәнлек авыллары урнашкан. 1565-1568 елларга караган язма кенәгәдә әлеге авыллар “пустошь было село чювашское тат. яс. Кучака Атлеулова с товарыщи. И те чюваша то село покинули да сели на той же речке на Шуше на Мен(ь)шом Темерлике вниз к реке к Каме”, – дип, Тимерлек атамасында бирелә (Казанский, л. 233.)

Чаллы төбәгенә кергән яисә чиктәш булган авылларның барысында да чуашлар – ясак түләүчеләр яшәгәнлегенә басым ясала. Бу өлкәнең Чуаш даругасы (салым җыю өлкәсе) буларак аталып йөртелүе дә игътибарга лаек. Без әлеге авылларда нигездә ясаклы татарлар яшәү сәбәбендә ханлык чорыннан ук килгән дәвамчылык чагылышын күрәбез.

Түбән Тегермәнлектән астарак, Суша белән Сулы елгалар кушылган урында Күгәрчен авылы урнашкан. Ул шәҗәрәдә 1376 ел белән искә алына. Авыл янында борынгы каберлек бар (Фахрутдинов, 1975, № 1291, с. 156). Авыл 1619 елгы кенәгәдә “...жалобы чувашских крестьян соседней деревни Кугарчины на притеснения со стороны Василия Землянова – брата владельца дер. Кудайбердеева Савина Землянова...”, – дип искә алына (РГАДА. Ф. 1209, кн. 153, лл. 164-165).

Чаллы шәһәреннән көньяк-көнбатыш юнәлештә, 12 чакрым ераклыкта, Зәңгәркүл авылы урнашкан. Борынгы чыганакларда әлеге авыл Кыерлы, Клянчево һәм Алан атамаларында билгеле. Кыерлы-Зәңгәркүл авылы турында 1682-1696 елларга караган чыганакта: “Служилой из мурз татарин Резепъ княжъ Бердеевъ сынь Богдановъ бил челом Иоанну и Петру Алексеевичам о том, что в прошлых годах дано предкам его в Кадомском уезде в деревне Шмуе пашенной земли пятдесятъ четвертей да в казанском уезде Ногайской дороги в деревне Каирлы пашенные земли сто пять четвертей в поле, а в дву по тому-жъ, сенных покосов по четыреста копенъ. А межа той пашенной земли и сенным покосам по обе стороны речки Каирлы. Черной лес, и в нем находятца сенные ж покосы. Нижняя межа Челнинская круглая поляна, верхняя межа до устья Берели речки. На что и дана была его деду княжъ Бердею сыну Богданову вводная грамота; и та вводная грамота, незнаемо как, утрачена, он у разбору в отказных своих ту пашенную землю, бортнои ухожаи и сенные покосы писал за собой именно, а не утаил...”, – дип теркәлгән (Акты, 1859, с. 70-72).

Зәңгәркүл атамасы авыл янындагы күлгә бәйле кушылган. Бу тирәләрдә борынгы чорларда күлгә бәйле (Саба-күл) болгар кабиләләре яшәгән. Зәңгәркүл авылы белән янәшә Тархан (Тархановка) авылы урнашкан. И.А.Износков әлеге авылны, атамасына бәйләп: “төрле түләмә һәм бурычлардан азат булган кеше” яшәгән авыл буларак искә алып уза (Список, 1895, с. 161-166).

Суша елгасы буенда урнашкан авыллар Е.И.Чернышев тарафыннан да Казан ханлыгы чоры авыллары буларак санап узылган: “По р. Суше (Шуша) упоминаются деревни Урахча, Кульга, Кадибердеева, Кугарчино, Шуни, Тимерлек Большой, что было село “чувашское”, т.е. ясачное Кучака Атмутова с товарищами (№ 643, № 233), Енсубино, Бердебекхан, дер. Балтачи и Ямашева(Чернышев, 1971, с. 277).

Югарыда китерелгән мәгълүматлар буенча Чаллы төбәге авылларының бер өлеше болгар, Алтын Урда чорларында төзелгән. Икенчеләренең, зуррак өлешенең нигезе ханлык чорында салынган (кара: куш. 9).

Шулай итеп, Чаллы төбәгендә Казан ханлыгы яулап алынганчы барлыкка килгән өч дистә тирәсе авыл һәм борынгы 25 зират, каберлек урыннары билгеле. Зиратларның бер өлеше юкка чыккан авыллар янәшәсендә урнашкан. Бүгенге көндә әлеге торак урыннары һәм зиратларының бер өлеше археологик яктан тикшерелгән. Чаллы төбәгендә авыллар бик еш урнашкан һәм аларның ешлыгы төбәкнең үзәге Чаллы шәһәренә якынлашкан саен арта бара.

 

Назад Наверх