Баш Кереш I бүлек: 1.1 1.2 1.3 1.4 II бүлек: 2.1 2.2 2.3 2.4 2.5 Йомгаклау Чыганаклар Кушымталар: 1 2 3 4 5 6 7 |
КУШЫМТАЛАР 4-нче кушымта Дәүләт төзелеше һәм Казан ханлыгындагы феодал вассаллык мәнәсәбәтләрен ачыклау буенча аңлатма сүзлек 1. Хан (Кытай, Уйгур, Монгол, Алты Урда, Казан ханлыгы) – дәүләт башлыгы. (Герберштейн, 1988, с. 184). 2. Ханбикә, дәүләтле ханым, ханым, ханша – ханның хатыннарын аңлатучы өстәмәләр. Хатын (ханша, ханым) – хан хатыннары титуллары буларак барлыкка килгән (Султанов, 2001, с. 16). 3. Алтын ханым – ханның олы хатыны. 4. Ханзадә – ханның улы (Миңнегулов, 2003, 149 б.). 5. Ханикә, ханәкә – ханның кызлары. 6. Ханыш – ханның кияүгә чыкмаган кызы. 7. Саин (болгар-төрки) – бөек, ирешә алмаслык, барысыннан да өстен, билгеле (Фукс, 1817, с. 10); Саин (монгол) – билгеле, яхшы, сәламат (титул) (Древняя, 1996, с. 271), юмарт (Султанов, 2001, с. 84); Саин (татар) – сау, сәламәт, сөекле мәгънәсен белгертә. 8. Әмин, Әмин хан (борынгы төрки) – имин, ышанычлы мәгънәсендә. 9. Олуг (төрки) – бөек, билгеле, хөрмәтле, зур һәм өлкән мәгънәсендә кулланышта (Атласи, 1992, 448 б.). 10. Кече, кечек (төрки) – яшь арасын белгертә. Түбәнсетү мәгънәсендә дә кулланышка кергән. 11. Олуг Солтан, Солтан әл гаҗи – Аллаһны олылау сүзеннән алынган ханның титулы. (Солтан титулын ханнарның хатыннары да йөрткән). 12. Солтан – ханның улы, тәхет варисы (Герберштейн, 1988, с. 184). 13. Шахзадә, падишахзадә (гарәп) – шах улы. 14. Җанакә – солтан нәселеннән булган хатын-кыз. 15. Угыл, Углан, (Олан, Оглан) – чынгызлылар нәселеннән чыккан ир балаларга тагылган төрки термин (Султанов, 2001, с. 25). 16. Калга (монгол?) – варис (гарәп) – тәхеткә утырыга хокукы булучы (Солтанов, 2001, с. 89). 17. Олы карачы, карачы – карап торучы, күзләүче, киңәшче мәгънәсендә. Хәрби җитәкче. Карачы итеп зур, көчле нәсел җитәкчеләре бәкләрбәге – әмирләр – бәкләрбәге – әмирләр билгеләнгән (Вельяминов-Зернов, 1864, с. 437). “Ханның дүрт киңәшчесе бар. Дәүләт эшенә бәйле мөһим карарлар кабул иткәндә хан алар белән киңәшә. Аларның берсе Ширин (ширни), икенчесе Барын (барни), өченчесе Аргын (гаргни), дүртенчесе Кыпчак (ципцан)” (Вельяминов-Зернов, 1864, с. 184). 18. Аталык (төрки) – ата сүзеннән барлыкка килгән. Аталык сүзенең мәгънәсе куллану вакыты һәм урынына карап үзгәреп торган ((Вельяминов-Зернов, 1864, с. 437-438). Өч вариантта карала: а). Хан һәм аның балаларына тәрбия кылучы. Атасы урынына калган агасы (Султанов, 2001, с. 100). Кайбер очракларда киңәшче буларак языла. Аталык – тәрбияләнүчесенең, балиг булганчыга чаклы, кул астындагы җирләре белән идарә итүче (Посольская, 2003, с. 72). б). Җитәкче, хәрби башлык. в). Кеше исеме буларакта кулланыла (Аталык капкасы). 19. Имилдәш (имидәш) – ханның, абый-энеләре, балаларының сөт энекәшләре, бер имидән тукланып, бер тәрбия алып үсүчеләр. Имилдәш – абый, якын туган, ышанычлы юлдаш мәгънәсендә дә йөргән (Вельяминов-Зернов, 1864, с. 438). Имелдәшләр күп очракта җан сакчысы буларак хезмәт иткәннәр (Посольская, 2003, с. 64). 20. Бакшы (төрки, уйгур) – ханның, диванның язу-сызу эшләрен алып баручы. Исәп-хисапчы (Усманов, 1979, с. 128). 21. Дәнишмәнд (Дин-эш-мәнд) – фарсы телендә сәясәтче, галим, киңәшче мәгънәсендә (Вельяминов-Зернов, 1864, с. 445). 22. Фәкыйһ – хокук сакчысы. 23. Диван (дәүләт советы) – карачылар киңәше. Ханга якын, күренекле һәм хәрби җитәкчеләр җыелышы. 24. Казначы – хан казнасының сакчы һәм хисапчысы. Дәүләт хезмәткәре, ханның якыннарының берсе. Бәк дәрәҗәсендәге хезмәткәр (ПСРЛ, XIX, 1903, с. 339). 25. Сарай башлыгы (“дворецкий”) – хан сараендагы эшләр белән җитәкчелек итүче. Бәк дәрәҗәсендәге хезмәткәр (ПСРЛ, XIII, 1965, с. 168). 26. Ашчы – хан һәм дәүләт идарәсендә эшләүчеләргә аш-су хәзерләүчеләр җитәкчесе. 27. Йозакчы (“Ключник погребный”) – хан гаиләсе һәм гаскәрен азык-төлек белән тәэмин итүче. Азык-төлекне хисапта тотучы. Хан хезмәткәренең дәрәҗәсе (ПСРЛ, XIII, 1965, с. 123). 28. Атчы – хан һәм аның гаскәрен атлар белән тәэмин итеп, аларны карап тору өчен җаваплы хезмәткәр дәрәҗәсе. Бу җитәкчелеккә бәкләр куелган (ПСРЛ, XIII, 1965, с. 168). 29. Тотакчы – хан ауга чыкканда аны оештыручы җитәкчесе. Бу дәрәҗәне күпкә киң мәгънәдә аңларга кирәк. Ау – сугыш уеннары, сугышчыларның хәрби хәзерлеген үстерү мәгънәсендә аңлатыла. 30. Коралчы – хан гаскәрен корал белән тәэмин итүче. Бу дәрәҗәгә ышанычлы бәкләр куелган. 31. Корал ясаучы (“оружельничий”) – корал ясауны оештыручылар өстеннән җитәкчелек иткән бәк дәрәҗәсендәге хезмәткәр (ПСРЛ, VIII, 1859, с. 277). 32. Битекче (төрки, уйгур, монгол) – елъязмачы. Алтын Урданың башлангыч чорында эш кәгазьләрен алып баручы (Усманов, 1979, с. 125). 33. Азат әдәм, Азат адәмнәр – феодаль системадан бәйсез кешеләр. Алар азат хатлары аша бәйлелектән чыга (Вельяминов-Зернов, 1864, с. 235). 34. Кеше – аерым гади хезмәткәр (Герберштейн, 1988, с. 184). 35. Кара халык – игенчеләр. Кара-ил – халык (Гайнетдин, 1999, с. 171). 36. Чуралар – хезмәтче, бәйле кешеләр (Усманов, 1972, с. 92-93). Чуралар, нукерлар – бәкләрнең тән, шәхси сакчылары (Исхаков, 1998, с. 77). Чуралар – хәрби әсирләр. Җир эшкәртүче гади игенчеләр кебек көн күргәннәр (Вельяминов-Зернов, 1864, с. 490). 37. Бик чура – дәрәҗәле кол. 38. Кече, кечеләр (төрки) – гади кешеләр мәгънәсендә. 39. Коллар – бәйле кешеләр.
Дини төзелеш
1. Олы Сәед, Сәед – дәүләттә иң зур дин башлыгының дәрәҗәсе. Сәед – Мөхәммәд Пәйгамбәр (Аңа Аллаһның сәламе булсын) нәселенең дәвамчысы санала (Сәедә – кыз туганнарына бирелгән дәрәҗә). Герберштейн буенча ханнан кала икенче кеше. Олы сәед – дәрәҗә (Герберштейн, 1988, с. 440). Сәед хан яисә башка югары дәрәҗәдәге хакимият кешеләренә охшамаса да дөресен әйтергә һәм әйткән сүзләре өчен җаза алмаска хокукы булган шәхес (Посольская, 2003, с. 65). 2. Сәедзадә – сәеднең улы. Әтисе урынына каласын күрсәтүче дәрәҗә. 3. Шәех – миссионер, дин таратучы. Шәехләр – мөселман диненә өндәүчеләр. Шәех–мәшәех – олы, ихтирамга лаек кеше, суфыйлар остазы, дәрвишләр ордены башлыгы мәгънәсендә. 4. Шәехзадә – шәехнең улы. Дәрәҗә буларак та кулланыла. Задә – ир бала, улы мәгънәсендә. 5. Суфыйлар – дәрвишләр, үзе өчен яшәүдән ваз кичеп, дөнья буйлап ислам динен таратучылар. 6. Мулла – мәчеттәге дин эшләрен алып баручы. 7. Муллазадә – мулла улы. Дәрәҗә. 8. Имам – рухи җитәкче. Мәчеттәге дин эшләрен алып бара. 9. Хаҗи – хаҗ кылган, яхшылык эшләүче кеше (Смирнов, 1887, с. 222). Дәрәҗә. 10. Хаҗилар җәмьгыяте – берләшмә. Хаҗилар дүрт халифнең нәселләренә туганлыклары булган шәхесләр. Кырым ханлыгында хаҗи – мулла мәгънәсендә йөртелгән (Посольская, 2003, с. 73). 11. Хафиз (гарәп) – Корьән укучы, көръәнне яттан белүче. Дәрәҗә. Ярлык язучы, эш кәгазьләрен алып баручы буларак та билгеле (Усманов, 1979, с. 128). Хафизлар хәрби хәрәкәтләрдә дә катнашканнар (Посольская, 2003, с. 74). Татарларда – “абыз” әйтемендә дә билгеле (Вельяминов-Зернов, 1864, с. 445). 12. Дәнишмәнд – укытучы, остаз һәм галим. Киңәшче мәгънәсендә. Дәрәҗә. 13. Мөдәррис – дәрес бирүче. 14. Дәрвиш – мөселман динендә булып, дөнья мәшәкатьләреннән ваз кичүче. Ислам динен таратучы. Кеше исеме, авыл атамасы, дәрәҗә буларак та билгеле. 15. Яшь дәрвишләр – дәрвишләр йогынтысындагы шәкертләр (Кол Шәриф, 1997, 80 б.). 16. Казый, ислам казыйлары – шәригать буенча каза (җәза) бирүче. Казый – халык судьясы. 17. Хаким (гарәп) – ике төрле мәгнәгә ия. Беренчесе хөкем итүче, өлкә судьясы мәгънәсендә. Икенчесе өлкә (олыс, даруга) һәм шәһәр идарәчесе. Дәүләт хезмәткәре. Дәрәҗә. Хаким – хан тарафыннан даругада яисә олыста хакимлек итүче. Хакимият башлыгы. 18. Мәүлә, мәүлә-зөл-ихтирам – ихтирамга лаеклы күренекле рухи (дини) җитәкчеләр (Усманов, 1979, с. 212). 19. Мөфти – дини кануннар белән эш йөртүче (Усманов, 1979, с. 212). 20. Мөхтәрәм хуҗалар – урындагы мактаулы кешеләр (М.Г.Худяков), урындагы руханилар (С.Алишев), финанс эшләренә бәйле чиновниклар (Ш.Ф.Мәхәммәдьяров – Сәхиб-Гәрәй хан ярлыгына бирелгән аңлатмадан). 21. Мөхтәсиб – шаригать кануннарын саклаучы (Усманов, 1979, с. 212). 22. Мөәззин – азан әйтүче. 23. Шәкертләр – мәдрәсәләрдә укучылар. 24. Шәһид – дин өчен көрәштә гомерен бирүче. Казан ханлыгына бәйле рухани башлыкларның исемлекләре. Бурнаш (1491-1507), Шах – Хөсәен (1512-1516), Боерган (1546), Мансур (1546) һәм аның улы Кол Шәриф (1552). Руханилар башлыгы дәүләттә ханнан кала беренче шәхес булып саналган һәм патшалар алышга вакытта, ул үзенең югары урыны аркасында, гадәттә, вакытлы хөкүмәтнең җитәкчесе булып калган.
Җир биләүчеләр (Икътисад)
1. Тархан, азат тарханнар (феодал) – дәүләт эшендә, сугыш вакытында яисә үткәндәге башка хезмәтләре өчен өстенлектән файдаланучы җир биләүчеләр. Ясак һәм биремнәрдән азат булуны белгертүче дәрәҗә (Мухамедьяров, 1950, с. 138). Ата-бабаларыннан калган җирләрдән файдаланучылар. Хан тарафыннан бирелгән ярлык көченә таяналар. Тархан билгеләнгән җирдән ясак җыйган, башка өстенлекләрдән файдаланган (Мухамедьяров, 1958, с. 10). Тархан системасы борынгы Болгар берләшмәсендә үк билгеле булган. (Иречек, 1878, с. 164). Тархан – хәрби уңышлары өчен җир һәм анда идарә хокукы бирелгән кеше (Хара-Даван, 1996, с. 212). 2. Тархан – хәрби җитәкче, тарханлык – хезмәт өчен бирелгән җир. Тархан-бәкләр – хәрби хезмәттән башка бар бурычлардан да азат. Аерым очракларда, зур, мактаулы хезмәт эшләре өчен бүләк буларак бу җир тарханлык буларак калдырылган (Греков, Якубовский, 1950, с. 137). 3. Аксөякләр – бай, дәрәҗәле кешеләр (Миңнегулов, 2003, 149 б.). 4. Әмир (Гарәп сүзе, Болгар, Уйгур, Монгол, Алтын Урда, Казан ханлыгы) – дәүләт хезмәткәре. Дәрәҗә. Әмир хан янында яисә диванда булса карачы буларак кабул ителә. Башка аталышлары: бигләр бәге, олуг бәк, эре бәк, олыс бәге – хөрмәт, олылу билгесе. Урысча вариантта – владетельный князь, князь князей. Сугыш вакытында хан гаскәренең олуг башлыгы. Әмир дәрәҗәсе әмирнең олы улына гына күчә. Олуг бәкләр, әмирләр үз җирләре белән Казанда торып идарә иткәннәр. Әмирләр Казан ханлыгында үзенә бирелгән өлкәдән (олыс) җыелган җирле гаскәрнең башлыгы булган. Ул анда идарә иткән, шуннан туенган (Мухамедьяров, 1950, с. 137). Әмир – бөек, хөрмәтле солтан, җиңүче, ыругны данлаучы һ.б. (Юсупов, 1960, с. 51). 5. Бәкләрбәге – югары дәрәҗәдәге идарәче. Аның дипломатик мөнәсәбәт урнаштыру, армия һәм югары дәрәҗәдә хөкем карарын чыгару хокукы бар (Герберштейн, 1988, с. 293). Бәк – әмир сүзенең татар телендәге кулланышы (урыс телендә – князь, монгол телендә – найон), (Мухамедьяров, 1950, с. 136). 6. Олы бәк – күбрәк нугайларга бәйле кулланышта йөргән. 7. Баш бәк – бәкләр бәге кулланышында. (Герберштейн, 1988, с. 411). 8. Бәк (Кытай, Уйгур, Монгол, Алтын Урда, Казан), (Би-бәй-бай, ага – Төрки, Болгар) – дәүләт хезмәтендәге идарәче. Дәрәҗә. (Әмирнең кече уллары.) Бәк – хәкимият кешесе, хан янында эшләүче, дәрәҗә мәгънәсендә. Бәкләр – ыруг башлыклары, бу титул нәселдән, нәселгә олы улга гына күчкән (Усманов, 1972, с. 92-93). Бәк – ун мең, мең, йөз, ун (бер ун кеше) санындагы гаскәр, яисә шушы санда гаскәр бирә алучы җирлекнең башлыгы. Бәк – хәрби яисә хәрби булмаган җитәкче (Усманов, 1979, с. 210). Төрки “бәк” атамасы, Алтын Урда дәүләте төркиләшкәч, монголардан килгән “нойон” терминын алыштыра (Посольская, 2003, с. 63). 9. Олыс бие – олыс белән идарә итүче феодал вассал (Идегәй, 1988). 10. Даруга бәк – хәрби һәм җирле башлык дәрәҗәсеннән тыш шәһәр һәм авыллар белән идарә итүче (Усманов, 1979, с. 210). 11. Даругачылар (бәкләр, даруга-бәкләр) – биләгән җиренең күләменә бәйле булмаган җирле хакимият башлыклары. Оглан, бәк, даруга – уртак кулланышта идарәчеләр мәгънәсен белгерткән. Эчке авыл һәм шәһәрләрнең даруга бәкләре (Кырым) (Усманов, 1979, с. 210). Даругачы – каганнар һәм Алтын Урданың башлагыч чорында хәрби җитәкче, губернаторларга тиң вазыйфа булган. Соңрак, ханлыкларга бүленгән чорда (Казан ханлыгында), даругалар дип җирле хакимият башлыкларын атаганнар. Даруга дип аталу өчен бәкләр биләгән җирләренең мәйданының хисабы әһәмиятле роль уйнамаган (Усманов, 1979, с. 210). Даругачы (Алтын Урда чоры) – биләгән шәһәр яисә аерым авылларыннан ун меңле гаскәр куя алган хәрби булмаган (граждан) дәрәҗәдәге шәхес (Усманов, 1979, с. 210). Даруга атамасы төрле чорда төрле мәгънәви үзгәреш кичергән. Даруга – олы юлларга бәйле юнәлеш, өлкә мәгънәсендә. Даруга бәкләр – юлда йөреп, салым җыючы бәкләр. Даругачы – юл йөрүче бәк мәгънәсендә. Мәсәлән шул ук мәгънәдә карачы бәк – карап, тикшереп торучы бәк. 12. Бикә – бәкнең хатыны. 13. Бикәч – бәкнең кызы. 14. Биана – бинең (бәкнең) әнисе. 15. Биага – бинең якын туганы. 16. Мирза (фарсы) – әмирнең кече улы. Әмирзадәнең кыскартылган варианты – мирза. Татар телендә “морза” атамасында бирәбез. Морза титулы нәселдән нәселгә күчкән (Усманов, 1972, с. 92-93). Морзаларның да олы карачы буларак саналганы бар. Җирле кешеләр. Аларның үз гаскәрләре булган. Морзалар татар аксөякләреннән саналсаларда хан нәселеннән булмаганнар (Посольская, 2003, с. 63). 17. Кенәз – рус телендә бу сүз күп очракта Казан ханлыгына кергән чит халыкларның бәк, морза, әмирләре кебек югары катлам кешеләрен белдерү өчен кулланылган. 18. Алпавыт, алпавыт улы – бай, дәрәҗәле кеше, җир биләүчеләр. Алпавыт – бай киңәшче (Герберштейн, 1988, с. 184). 19. Хуҗа (фарсы) – әфәнде, баш кеше, укытучы мәгънәсендә йөргән мөселман титулы (Ислам, 1993, 152 б.). Хуҗа, байхуҗа – югары катлам аристократиясенең бер төркем вәкилләренең аталашы (Әхмәтҗанов, 2002, 234 б.). Җир биләүнең төрләре: 1. Хан биләмәләре (Урман, тугай, күл, кырлары). 2. Әмирләрнең җирләре. (Үзләре Казанда торып идарә иткәннәр). 3. Вакыф җирләре (Дин эшлеклеләренә, дини үзәкләргә, уку йортларына бүленгән җирләр, авыл исемнәре буенча билгеләнә). 4. Бәк, морза, угланнарның билек-биләмәләре. 5. Тарханлыкка бирелгән җирләр. 6. Хәрби-лен җирләре (сөергал) – хәрби хезмәт өчен, җирбагарлар тарафыннан эшкәртелгән җир биләмәсе. Җир вакытлыча, хезмәт иткән вакытка гына бирелгән. 7. Биләмә җирләр (Сатырга яраган). 8. Җәмәгать (мәхәллә) җирләре – җир биләүче хокукый берәмлек. Бер мәхәлләгә берничә авыл кергән очраклар да булган. (Лашков, 1887, с. 26). 9. Ясак җирләре (Көтүлекләр. Авыл җыены рөхсәтеннән башка сатырга ярамаган). 10. Мир (мирнеке) – мөселман дөньясында, дәүләтләр эчендә үз-үзләре белән идарә итүче өлкәнең (домин) атамасы. Мирнек – көтүлек җире (Лашков, 1887, с. 28). 11. Пай (татар) – билгеле бер җир өлеше. Пай җире җәмәгатькә керүне (бурычлы булуны) аңлаткан (Лашков, 1887, с. 41). 12. Шәхси хуҗалык җирләре.
Хәрби төзелеш (Хан гаскәре төзелеше)
Сөергал – хәрби хезмәт өчен җир биреп тору, аны бүләк итү системасы. Ханга яисә дәүләткә яхшы хезмәт күрсәткәне өчен бүләк итеп җир бирелгән кешеләр тарханнар дип аталган. Тархан – җир-сулар, урман милке өчен салымнардан азат ителгән. Сөергал (тархан) ярлыгы – тархан феодалларның мәнфәгатен яклый һәм саклый торган документ. Тархан биләмәсе берничә авыл урнашкан җир күләмендә саналган. Тархан ярлыгы тотучы вассал –буйсынучы буларак, хәрби хезмәт бурычын үтәргә тиеш булган. Ул шул җирдән тукланган, үз гаскәрен (ополчениясен) әзерлектә тоткан. 1. Орыш бие (бәге) – карача бәк, хәрби җитәкче (Идегәй, 1988; Исхаков, 1998, с. 68). 2. Угланнар (уланнар), (Улан – Төрек, Уйгур, Монгол, Алтын Урда, Казан) – гаскәр башлыклары. Хан уллары мәгънәсендә. Угланнар – ханның якыннары яисә бай, дәрәҗәле кешеләрнең уллары (Гайнетдин, 1999, с. 169). Төрле дәрәҗәдәге гаскәр башлыклары. Улан ханнан кала дәүләттә сәед белән бергә икенче кеше буларак та искәртелә (Герберштейн, 1988, с. 184). Угланнар – гәскар башлыклары. Феодал буларак җир биләгәннәр. (Оглы, улы, ул (төрки) – Болгар, Казан ханлыгы). 3. Төмән – ун мең сугышчыдан торган гаскәрнең башлыгы. Төмән шулай ук ун мең сугышчы бирә алырлык хакимлек берәмлеге буларак та йөргән (Федоров-Давыдов, 1973, с. 122-124). 4. Меңбаш, йөзбаш, унбашлар. Санына карап идарә ителгән гаскәр башлыклары (Гайнетдин, 1999, с. 169). 5. Шәһәр бәге – шәһәр тормышы белән идарә итүче бәк. 6. Вилаять идарәчесе – аерым төбәк белән идарә иткән. 7. Хан казнасының башлыгы – аны саклаучы, хуҗасы, җаваплы кешесе мәгънәсендә. 8. Капка сакчысы – кирмәнгә керү капкасын саклаучы, аның өчен җаваплы гаскәр башлыгы. 9. Аль-хаҗи – дин өчен сугышучы (Сәхиб-Гәрәй ярлыгы, беренче юл). 10. Казаклар – гади сугышчылар. Гади татарлар, ялланган сугышчылар формасында да кулланышта йөргән. Атлы сугышчы буларак та казак дип аталганнар (“Атлы казак”). Казаклар – Мөхәммәд Әмин вакытында (1518) ханның төп гаскәрен тәшкил иткәннәр (Мухамедьяров, 1958, с. 12). 11. Сарай казаклары (хан сараен саклаучылар). Хан гаскәренең төп үзәген тәшкил иткәннәр. Ханның шәхси гаскәре. 12. Эчкеләр – сарай хезмәткәрләре (бәк-морза, углан, казаклар) Эчке казаклар. (Кирмән сакчылары. Шәһәр эчендә тәртип саклаганнар. Сугыш вакытында ныгытмаларның төп сакчы-гаскәре). 13. Тышкы сакчылар: а). Чик сакчылары; б). Төрле биләмәләрдә утыручы феодал бәкләр, морзаларның гаскәре; в). Ханның идарә, ясак җыю һәм феодал вассалык мөнәсәбәтләрне саклау бурычы куелган гаскәре. 14. Нәүкер, казаклар (кырым) – сугышчылар. Эчке-тышкы нәүкерләр (казаклар) (Гайнетдин, 1999, с. 169). 15. Чирү-чәри, Чирү башлыгы – Чәрибаш (төрки) – гаскәр, гаскәрбашы (Миңнегулов, 2003, 149 б.). Элемтә, ясак җыю һәм тәртип саклауга бәйле ханлыктагы төрле дәрәҗә һәм хезмәт атамалары.
1. Вәкаләт ияләре – закон сагында торучылар (История, 1937, с. 132), урта һәм кече дәрәҗәдәге авыл, күмәк хуҗалыкларының башлыклары (Мухамедьяров, 1950, с. 136). 2. Урыннардагы мәэмүрләр. Мәэмүр – җирле чиновниклар (Вахидов, 1925а, с. 33). 3. Мафа – дәрәҗә атамасы, салым һәм йөкләмәләрдән азат кеше. Сәүдәгәрләр өчен кулланылган булса кирәк. Мафа (муаф) – Кырым ханлыгында кичерелгән, хезмәттән киткән ирекле кеше шулай ук салымнардан азат булган йомышлы (хәрби яисә башка төр хезмәттәге) татарларның атамасы. Маафи нукар – салымнардан азат хан сакчысы (Смирнов, 1887, с. 274). 4. Илче, илчеләр – хәбәрче (ямчы) (Миңнегулов, 2003, 149 б.). 5. Ямчы – дәүләт эшләре белән йөрүче илче, чапкын. Аның өчен җирле салымнардан өлеш каралган. 6. Бакчачы – бакча салымы җыючы. 7. Көймәче – көймә тотучылардан салым җыючы. 8. Күперче – күперләрнең төзеклеген күзәткән һәм шуның өчен махсус салым җыючы (Мөстәкыймов, 2003, 21 б.). 9. Урам башлыгы, Урам башы – урам-мәйданнарда тәртип саклаучы, гаеплеләрне җәзага тартучы. 10. Тоткаул – базарда тәртип саклаучы 11. Тамгачы – тамга салып, салым алучы. (Һәр кешенең, җирнең һәм мал-таварның үз тамгасы булган). 12. Тамга-бартынак – салым төре (Гайнетдин, 1999, с. 170). 13. Тамга – сатылучы товардан алынучы җыем (Посольская, 2003, с. 65). 14. Үлчәмчеләр – товар үлчәүчеләр. (Федоров-Давыдов, 1994, с. 17). 15. Базарган – сәүдәгәр (Гайнетдин, 1999, с. 170). 16. Урдабазарчылар – хакимият һәм аксөякләрне кирәк-ярак белән тәэмин итүче сәүдәгәрләр (Посольская, 2003, с. 65). 17. Кешеләр – хуҗаның якын-яраннары, аңарга бәйле хезмәтче һәм иген игүчеләр. Кара кешеләр, аксөяк кешеләр. 18. Таныклык – ышаныч кәгазе язып бирүчеләр. 19. Даруга, даругачы (монгол), баскак (төрки) – ханның басып алган төбәкләрдә ясак җыярга хокук биргән ышанычлы кешесе (идарәчесе). 20. Ясаклы чуашлар (ясаклы татарлар) – социаль аңлатма, ясакны натуралата түләүче кара халык. Чуаш – кара халык. 21. Йомышлы (служилые) татарлар – дәүләт хезмәтендәге кара халык. (Ясакны төрле хезмәт белән түләгәннәр). Кулланма атамалар 1. Ясак (монгол) – боерык, канун, кагыйдә мәгънәсендә. 2. Вилайәт (өлкә) – даругалар бүленешенә бәйле кечерәк җирлек (Сәхиб-Гәрәй хан ярлыгы). 3. Олыс – күп төрле мәгънәгә ия термин. Идәрә хокукы бирелгән аерым биләмә. Күп очракларда олыслар аерым сәяси оешмаларга әверелгәннәр (Посольская, 2003, с. 70). Олыс (улус), – даругаларның эчке бүленеше (ПСРЛ, XIX, 1903, с. 36, 61-62, 105, 250, 306-307). Олыслар даругалар эчендәге кечерәк бүленмәләр (Татары, 1967, с. 206). 4. Шәһәр даругалары – хан тарафыннан куелган шәһәр, даруга бәкләре. Аларның төп бурычлары сәүдә түләме җыю. 5. Уртак, уртака, уртагына – чыганакларда 1303, 1347 елларда искә алына. Казан татарларында уртакка эшләү йоласы Октябрь революциясенә чаклы саклана. Яртысы эшләгән кешегә, яртысы җир хуҗасына түләнгән натураль рента, (салым җыемы) (Сафаргалиев, 1996, с. 363). 6. Нишан (урда), тамга (төрки-татар) – хан билгесе, мөхере. 7. Урда, олыс – хан биләмәсе мәгънәсендә дә бирелә. 8. Битек, бетег-битик (төрки) – рәсми хат, тәгъдим-язмалар (Миңнегулов, 2003, 149 б.). 9. Ярлык – карар, үтәлергә тиешле күрсәтмә. 10 Корылтай (монгол) – хан нәселе һәм югары катламы идарәчеләре җыены. Корылтай – чыңгызлар нәселенә керүчеләргә хан булып сайлану хокукын бирүче бердәнбер институт (Султанов, 2001, с. 66).
|