Баш Кереш I бүлек: 1.1 1.2 1.3 1.4 II бүлек: 2.1 2.2 2.3 2.4 2.5 Йомгаклау Чыганаклар Кушымталар: 1 2 3 4 5 6 7 |
КУШЫМТАЛАР 7-нче кушымта
1. Ибраһим хан. Сөергал сүзем. Ходайның ризалыгы, Алла илчесе Мөхәммәтнең Шәфәгате (яклавы) өчен бу үксез угыл һәм тол хатынны азат тархан булсын дидек. Бу азат җибәрелгән кешеләрнең исеме: Гөл-Бостан хатын һәм аның улы шаһ нәселе – Җанәкә солтан нәселе Мөхәммәт Газиз хан. Шундый исемле кешеләр азат ителде. Тагын аларның Хушкилде исемле чуралары да (хезмәтчеләре дә) бергә азат булсын дидек, һәм тагын Мөхәммәт Гали Мөхәммәт Газизнең элекке хуҗасы бүләк итеп биргән бу ике тамга урманын ил агалары белән берлектә ирәктә (кремльдә) аларга яңадан бүләк иттек. Болардан башка билгесез бер нинди кеше аларның урманнарына йөрмәсеннәр; иген игеп, сабан сөрсә хәрҗ-анбар алмасыннар; аларга көч белән кунак төшермәсеннәр; тарханнар һәм илчеләр алардан олау һәм менү атлары алмасыннар; шулай ук теләсә кайсы яктан җәбер итмәсеннәр дип (элек) Хәйдәр Гали тарафыннан азат ителгән Гөл Бостан хатынга, аның улы шаһ нәселе – Җанәкә солтан нәселе Мөхәммәт Гали Газиз ханга, шулай ук Хушкилде исемле хезмәткәренә алар тота торган бу дәрәҗәле ярлык бирелде. Тарих сигез йөздә рамазан аеның берендә язылды. Хаҗи корбан-хафиз язды (Алишев, 2002, 4 б.). 2. Казан ханы Мөхәммәд Әмин тарафыннан Надыйр Уразмәтов нәселе Асылхуҗа Мизәккә һәм аның улларына 1516 елда бирелгән тарханлык ярлыгы: “921 елда Зөлкагдә (Зөлхиҗҗә?) аеның 23 нче көнендә Мөхәммәд Әмин Баһадыйр ханнан: иң намуслы һәм хөрмәткә лаеклы туганнарыбызга, гаделлектә тәрбиялән балаларыбызга һәм соңгы чиккәчә намуслы булып калучы барлык мөселман даирәсенә, урындагы чиновникларга һәм хәрбиләргә һәм бер урында торучы баш кешеләргә, гади илчеләргә, чапкыннарга, көймәчеләргә, җир эшкәртүчеләргә, чик сакчыларына, тамгачыларга, Казанда урнашып торучы идәрәче – казна сакчыларына, кыерсытучы, зыян салучы һәм кайгы китерүчеләрдән саклаучыларга игълан ителә. Асылхуҗа Мезяковны балалары Хәсән белән белән Хөсәенне тархан кылып бүләк бирдем һәм аларны кайда йөрүләренә һәм яшәүләренә карамастан бер кем тарафыннан да кагылмаска; үзләренә, кешеләренә, терлекләренә дә авырлык һәм кысанлык тудырмаска; алардан ясак һәм имана салымы һәм башка төрле вак җыемнар таләп итмәскә; аларның ирексезләп йортларында тукталмаска һәм киләчәктә аларны дәрәҗәле кешеләр буларак санарга тиешле кылдым” (РГАДА. Ф. 248, оп. 67, кн. 59595, лл 451-451об.; Исхаков, 1999, с. 17-18). 3. Казан ханы Сафа-Гәрәй тарафыннан Надыйр Уразмәтов нәселе Хөсәен белән Хәсән Асылхуҗа улларына 1526 елда бирелгән тарханлык ярлыгы: “933 ел, шәгъбан аеның 15 ендә Габдел-Фатыйх Сафа-Гәрәй Баһадыйр ханнан: намуслы һәм хөрмәткә лаеклы игелек иясе, һәм гаделлектә тәрбияләнгән хан баласыннан, әхләк үрнәге булган барлык мөселман даирәсенә, урындагы чиновникларга һәм хәрби башлыкларга, чик сакчыларына, тамгачыларга, явызлыклардан саклаучыларга, мөхтәрәм өлкәннәргә, гади көймәчеләргә, җир эшкәртүчеләргә, барлык Казанда урнашып торучыларга, ханның игълан сүзе: түбәндә искә алынучы тарханнар Хәсән белән Хәсәен Ябураше Асылхуҗа улларына, үзләренең тарханлыкларын белгертүче тархан ярлыкларын күрсәткәнчегә чаклы, ханнан үзләрен элеккәчә тарханлыкларын бүләк итеп калдыруларын сорауларына бәйле элеккечә читтә җирләрдә, юлда һәм йортта чакта аларны кыерсытмау, кысынкылыклар тудырмау һәм төрле илчеләрнең һәм үтеп йөруче кешеләрнең ясак таләп итмәүләрен, шулай ук төн куну өчен йорт, ризык һәм башка бүләкләр таләп итмәүне һәм дә аларны тынычлыкта һәм иминлектә калдырырга тиешлекне кылдым” (РГАДА. Ф. 248, оп. 67, кн. 59595, лл 451-451 об.; Исхаков, 1999. с. 17-18). 4. Сахиб-Гәрәй хан ярлыгы. Әбел-газый Сахиб-Гәрәй хан сүзем: ...хакимнәргә, бөек солтаннарга, мөселман казыйларына, ихтирам ияләре булган мәүляләргә, түрәләргә, шәһәр хакимнәренә, вәкилләргә, илчеләргә, ямчыларга, көймә багучыларына, юл сакчыларына, тоткавылларга, тамгачыларга, Казан вилаяте һәм Ходай Тәгалә химаясендә булган җирләрендә (Аллаһы Тәгалә аларны афәтләрдән һәм бәлаләрдән сакласын) барлык яшәүчеләр һәм бөтен торучыларга бу боерык җиткәч сүзе улдыр: бу Мөхәммәд улы Шәех-Әхмәд улы Әбдал, Сәед-Әхмәд энесе Мәхмүтәк, улы Муса, Сәед улы Йагкуб, энесе Барлас, энесе Нур-Сәед – бу җиде кеше безгә килеп баш ордылар: (алар) элекке хан агаларыбыз тарафыннан тархан ителгән кешеләр икән. Без дә аларны бүләкләп, югарыда исемнәре кичкәннәрне Тәңре тәгалә ризасы һәм мөхәммәд рәсүлулла шәфәгате өчен тархан кылдык. Моннан соң бу югарыда әйтелгәннәргә юлларында һәм торакларында, сәфәрләрендә һәм торган чакларында, кешеләренә һәм колларына, йөкләренә һәм (дүрт аяклы) малларына һичкемнәр һәм һичничек кагылмасыннар, ясак – калан, салыг дигәннән салмасыннар, колыш-мөлкәтләренә, акларына (?) һәм җир суларына кул озайтмасыннар, өйләренә көчләп илче-кунак кундырмасыннар, сала хәрҗе – җир хәбләсе, морҗа салымы, дип (аталган салымнарны) алмасыннар, азык – төлек һәм хайван азыгы сорамасыннар, һичбер яктан зыян-зарар китермәсеннәр. Тыныч торып, кичен-иртәсен, таңын-кичен безгә һәм безнең ыруыбызга дога һәм алкыш кылсыннар. (Аларга) һичнинди көч-басым, зәхмәт-йончу китермәсеннәр. Болай дигәч тә, ярлык тыңламый көч-басым, зәхмәт-йончу китергән кешеләрнең үзләренә һич яхшылык булмас дип, ал нишанлы ярлык бирелде. Тарих тугыз йөз егерме тугызда мөбарәк сәфәр аеның 13-нче көне иде (Мөстәкыймов, 2003, 17-29 бб.). 5. Кырым ханы Хаҗи Гәрәй улы Дәүләт Гәрәй хан ярлыгы: “Ярлык Даулет Герей сын Хаджи Салим Герей хана: Я отец победы, воитель, Саламат – Герей хан говорю: великого улуса правого крыла и левого крыла всем сборщикам податей… сеитам муфтиям и наставникам, должностным судьям, шейхам, суфиям, палатским письмо водителям, ясаулам, урядникам, лодочникам, мостовщикам, сокольникам, барсникам, путникам и проводникам, по какому либо делу идущим придворным слугам, всем по порядку округам да будет ведомо… всех живущих в верхней крепости иудеев делают тарханами – льготными, свободными от взаимании и удержек… от таможней пошлины и от весового, от заставного, от выходового и расходов, от рабочейповинности, от так называемого налого, от насильственного помещения людец к ним в дома на постой, от взимания их коней и скотов под подводы. Освобождали их от правительственных налогов хаканских ради охраны ими крепости” (крепости – буйсынуларын белдерүләре) – Фиркович, 1890, с. 82). 6. Юрий Васильевич тарафыннан метрополит Филипка Мәскәү өязе, Воре волостендагы җирләргә бирелгән тархан ярлыгының “жалованная грамота – тарханная не судимая” үрнәге: “Се яз князь Юрий Васильевич... пожаловал есми земли... и кто унего тех селех и деревнях имеет людей жити, и тем людем надобе ям, ни подводы, ни мыт, ни тамга, ни коня моего не кормят, ни сен моих не косят, ни к двору кому, ни к становщику не тянут, ни в какие проторы, ни иные им никоторые пошлины не надобе, опричь церковные пошлины. А волостели мои ворския и их тиуны кормов своих у них не емлют и не судят их ни в чем оприч душегубство... и у тех людей монастырских волостели мои и их тиуны и доводщики не ставят, и всякие ездаки, ни кормов, ни подвод, ни проводников у них не емлют. А через сию мою громоту кто, что на них возмет или чем их обидят, быти от меня в казни. А дана грамота на Москве 5 июля 6973 (1465) г." (Акты, 1951, с. 76). 7. “Служилой из мурз татарин Резепъ княжъ Бердеевъ сынь Богдановъ бил челом Иоанну и Петру Алексеевичам о том, что в прошлых годах дано предкам его в Кадомском уезде в деревне Шмуе пашенной земли пятдесятъ четвертей да в казанском уезде Ногайской дороги в деревне Каирлы пашенные земли сто пять четвертей в поле, а в дву по тому-жъ, сенных покосов по четыреста копенъ. А межа той пашенной земли и сенным покосам по обе стороны речки Каирлы. Черной лес, и в нем находятца сенные ж покосы. Нижняя межа Челнинская круглая поляна, верхняя межа до устья Берели речки. На что и дана была его деду княжъ Бердею сыну Богданову вводная грамота; и та вводная грамота, незнаемо как, утрачена, он у разбору в отказных своих ту пашенную землю, бортнои ухожаи и сенные покосы писал за собой именно, а не утаил... А по справке с разборными книгами боярина и воеводы Дмитриа Лвовича Плещеевы с товарищи, за скрепою дьяка Бориса Карелкина, 1678, 1679 и 1680 годов написано ж. Да поразборныи же книге князь Григорья Шаховскаго 1670 года написаны т дачи действительно заним, для того из одного вводную грамоту велено переписать точную копию" (Акты, 1859, с. 46).
|