Баш   Кереш   I бүлек: 1.1  1.2  1.3  1.4   II бүлек: 2.1  2.2  2.3  2.4  2.5   Йомгаклау   Чыганаклар   Кушымталар: 1   2   3   4   5   6   7

КУШЫМТАЛАР

2-нче кушымта

Казан ханлыгында җыелган салымнарның исемлеге һәм аларга аңлатма

Казан ханлыгында салымнарның зур өлеше берничә төргә бүленә:

1. Дәүләт һәм идарә системасын тотуга киткән җыемнар (ясак, калан, салыг, кулуш, хәреҗ, сусун, илче кунук тоту, даруг салымы);

2. Хәрби хезмәт һәм сугышка бәйле җыемнар (салыг, мөсми, хәрәҗәть, глүфә, сусун);

3. Җирле феодал-хаким, тархан, бәк, угланнар җыемнары (салыг, мөсми, глүфә, кулуш, хәреҗ, хәрәҗ-анбар, сала хәрәҗе);

4. Сәүдә белән бәйле җыемнар (баҗ, тамга, хәреҗ-анбар);

5. Дини җыемнар (гошер, закят, җөзъи, мөсми?).

1. Ясак (монгол телендә – боерык, канун, кагыйдә мәгънәсендә) – тудырылган байлыкның уннан бер өлеше дәүләт хисабына җыелган (Алтын Урда дәүләте, Кырым, Касыйм, Казан ханлыклары, Урыс кенәзлекләре) (Березин, 1864, с. 474).

2. Калан (калым?) – эшкәртелгән җирләр хисабыннан түләнмә. Утрак тормышта яшәп җир эшкәрткән халыклардан җыелган салым. Калан – җир һәм терлек исәбеннән натуралата алына торган салым (Федоров-Давыдов, 1973, с. 28).

3. Салыг (салынган?) – кеше башыннан (саныннан) түләнгән салым. Әлеге салым төре Алтын Урда, Кырым ханлыгы ярлыкларында да искә алына (Березин, 1851, с. 40).

4. Мөсми – балиг булган ир кешеләргә салынган салым төре(?). Ш.Ф.Мөхәммәдъяров бу салым төрен “салыг мөсми” атамасында берләштереп карый (Мухамедьяров, 1950, с. 219). СХ.Алишев тарафыннан әлеге салым төре аерым искәртелә (Алишев, 2002, 80 б.). С.Г.Вәхиди тарафыннан тикшерелгән ярлыкта әлеге салым төренең сугышчы-гаскәриләр өчен алынуы турында аңлатма китерелә (Вахидов, 1925, с. 31). Мөсми-мөсафир (юлчы, юлаучы, кунак) мәгънәсендә әлеге салымның юлчылардан, яисә киресенчә юлга чыгучы гаскәриләр өчен җыелган салым төре булуы да мөмкин.

5. Кулуш (кул эше?) (төрки) – кул эше, һөнәрчелек белән бәйле түләнгән салым дип уйларга кирәк. Ш.Ф.Мөхәммәдъяров тарафыннан бу салым төре Казан ханлыгында хакимнәргә кайгылы яисә истәлекле вакытларда бирелгән бүләк (салым) буларак күзаллана. Аның тарафыннан бу салым төре “кулыш-култка” атамасында берләштереп аңлатыла (Мухамедьяров, 1950, с. 223). В.В.Григорьев “колс” һәм “колодка” сүзләрен “кулыш-култка” терминнарына бәйле урыс теленә монгол идарәсе вакытында үтеп кереп, аларның беренчесе кул, икенчесе аяк ярдәмендә эшләүче коены аңлатып, әлеге салымның су чыганакларына бәйле искәртелү мөмкинчелеген фаразлый (Григорьев, 1872, с. 324). М.Г.Худяков тарафыннан әлеге атамаларны аңлату авырлыгы искәртелеп, алар ике төрле салым буларак санап узыла (Худяков, 1991, с. 211-212).

6. Култка (кулытка, култыка формасында укылыш вариантлары бар) (Колга, коллыкка?) – хәрби кол. Әлеге аңлатма И.Н.Березин тарафыннан “ярлык хуҗаларының колларын һәм бәйле кешеләрен алмасыннар” дигән мәгънәдә бирелә (Березин, 1851, с. 21). Башка тарихчылар тарафыннан аңлатмалар бирелми. С.Х.Алишев бу аңлатманы “колтка баж” формасында берләштереп бирсә, М.Г.Худяков белән Ш.Ф.Мөхәммәдъяров аерым термин буларак искәртеп узалар.

7. Баҗ (бач, бадж) (фарсы) – игенчеләр тарафыннан шәһәр һәм зур авыллар базарларында икмәк, яшәелчә-җимеш сату белән бәйле җыем салымы (юл салымы). К.Насыйри “бач” терминын рус телендәге “пошлина” белән чагыштыра (Насыйри, 1994, 145 б.).

8. Хәреҗ (гарәп-фарсы) – җир биләү күләменә бәйле түләнгән салым. Хәреҗ атамасы Гарәп хәлифәте чорыннан билгеле (Заходер, 1944, с. 36). Хәреҗ салымы төп түләү салымы буларак җыелган бар уңышның 1/5 тән 1/3 өлешендә алынган (Мухамедьяров, 1950, с. 215). Хәреҗ салымы азык-төлек белән хан яисә аның буйсынуындагы феодал-тарханга түләнгән. Хәреҗ урыс телендәге “поземельный налог” белән туры килә (Султанов, 2001, с. 216).

9. Хәреҗ-анбар (амбар?) – әлеге төр салымы Ибраһим хан ярлыгында күрсәтелә. Хәреҗ-анбарны аерым салым буларак, амбардагы җыелган уңыш исәбеннән саналган түләнмә-салым дип кабул итәргә мөмкин.

10. Сала (авыл) хәреҗе (гарәп-фарсы) – бу салым төре, Ш.Ф.Мөхәммәдъяров фикеренчә, авыл хуҗалыгына кергән бар салымнарны берләштерүче атама.

11. Хәраҗәть (гарәп) – чыгымнар, тотылган, сарыф ителгән акча яки мал мәгънәсендә (Зәйнуллин, 1994, 131 б.). Әлеге салым төре монгол чорыннан ук билгеле. Идарәче һәм аның кул астындагы ямчеләр өчен җыелган. Казан ханлыгында да әлеге салым төре җирле элемтә, хәрби халык җыеннары, үзәк белән хәбәрләшү чыгымнары өчен тотылган дип уйларга кирәк.

12. Глуфе (глүфә) (гарәп-фарсы) – ханның җирле атлы гаскәре өчен җыелган фураж, азык салымы атамасы. Гаскәрне туендыру бурычы да, әлеге салымга бәйле җирле халыктан җыелган.

13. Сусун – ханның шәхси атлы гаскәре өчен җыелган салым. Әлеге салым ямче, илче кебек дәүләт эшендәгеләр өчен дә тотылган дип уйларга кирәк.

14. “Өйләренә көчләп илче-кунак кундырмасыннар” (Ибраһим һәм Сәхиб-Гәрәй хан ярлыкларыннан) – илче, кунакларны, хан чапкыннары-хәбәрчеләрне, ямчеләрне, төрле бурычларын үтәүче хәрби һәм дәүләт хезмәтендәге дәрәҗәле кешләрне ашатып-эчертү, кундырып чыгару, аларның атларына һәм хезмәтчеләренә хезмәт күрсәтү салым түләме – йөкләмә буларак саналган. Әлеге төбәктә узган хан даирәсе һәм башка дәрәҗәдәге хакимнәрнең күңел ачу, ауга чыгу, хәрби уеннарына хезмәт күрсәтү дә әлеге җирлектә яшәүче халык өстенә йөкләтелгән. Шуңа бәйле: “Әлеге даими хезмәт салымы җирле халык өчен иң авыры саналган булса кирәк “, – дип билгеләп уза Ш.Ф.Мөхәммәдъяров (Мухамедьяров, 1950, с. 219). Еш барган феодал сугышлар аркасында гади халык һәм аларның гаиләләре төрле җәбер, кысынкылык һәм талауларга тарыган. Тарханлык аркылы бу салым түләмәсеннән котылу гади халык һәм аларның җирле хуҗалары өчен күп җиңеллекләр китергән булырга тиеш.

15. Төтен саны (төрки) – сүзнең мәгънәсенә бәйле әлеге салым өй (морҗа), гаилә яисә хуҗалык саны буенча алынган. Әлеге салым төре кытай, уйгур документларында искәртелеп, монголлар тарафыннан яулап алынган бар төбәкләргә дә кертелгән.

16. Җир хәбләсе (төрки) – җир салымы. Әлеге термин салым төренең мәгънәсен тулаем ачыкламый. Ш.Ф.Мөхәммәдъяров аның, шәригать кануннары салымыннан тыш булган, барлык салымнарның җыелма атамасы булуы мөмкинлеген искәртеп уза.

17. Урман кырлар салымы (төрки) – җир бүленешенә бәйле бирелгән урман, кыр, көтүлекләрнең күләме, төре, кулланышына бәйле булган салым түләнмәсе (Госманов, Мөхәммәдъяров, Степанов, 1965, 146-150 бб.).

18. Олау һәм менү атлары, (чапкын ат), (төрки) – сугыш, хәрби уен, ау, вакытларында салынган салым. Сугыш, хәрби хәрәкәтләрдә сугыш кирәк-яракларын йөртүче олау атлары, өстәмә атлы гаскәр өчен хәрби атлар туплау салымы. Әлеге салым төре илче-чапкын, ямчеләрне атлар белән тәэмин итүне таләп иткән.

19. Тамга – һөнәрчелеккә бәйле салым атамасы. Тамгачылар – әлеге салымны җыючылар. Тамга күп очракта шәһәр халкыннан җыелган салым төре буларак карала.

Тамга – халык санына бәйле унның бер өлеше исәбеннән җыелган салымның атамасы (Федоров-Давыдов, 1973, с. 28).

20. Гошер (гашир) (гарәп) – унынчы тәртип саны. Шуңа бәйле әлеге нисбәттә салым җыючы атамасы (Зәйнуллин, 1994, 37 б.). Шәригать кануннары буенча җыелган малның уннан бер өлеше мөселман җәмгыяте файдасына бирелгән. Мөселман илләрендә (Казан ханлыгында) гөшер салымы (садәка) дини җитәкчеләр кул астындагы җирлекләрдә яшәүчеләрдән җыелган.

Гөшер салымы дәүләт яисә җирле феодал-бәк казнасына тапшырылган җыемның уннан бер өлеше.

21. Зәкать (гарәп) – фәкыйрләр файдасына байларның кеременнән 1/40 өлеш нисбәтендә алынырга тиешле салым. Зәкят салымын түләү Коръән тарафыннан мөселман кешесе өчен билгеләнгән биш фарыз гамәленең берсе булып тора.

22. Җөзъи (гарәп) – өлеш, кисәк, вак, кечкенә мәгънәсен белдерүче атама. Мөселман булмаган халыклардан алынган салым түләме дип санала (Бартольд, 1927, с. 108). Әлеге салымның Казан ханлыгында йөрештә булуы турында хәбәрләр юк.

23. Кияү белән каләштән алынган салым. 1603 елда татар феодалы Бакшанда Нурушев тарафыннан авыл халкыннан туй салымы алуы искәртелә (РГАДА. Ф. 1209, кн. 642, л. 105). Әлеге чыганакта китерелгән мәгълүматларга бәйле Ш.Ф.Мәхәммәдъяров әлеге салым төре Казан ханлыгы чорыннан калган дип саный. (Мухамедьяров, 1950, с. 225).

24. Даруга (өлкә) салымы (Дорогильные пошлины), (юл салымы?) – әлеге салым төре 1603 елга караган язма чыганакта “Емлет князь Бакшанда с волости с Нали кумор з девяноста з десяти дворов дорогильные пошлины 14 рублев и 18 алтын 2 деньги”, – дип теркәлгән (РГАДА. Ф. 1209, кн. 642, л. 225). Ш.Ф.Мөхәммәдъяров әлеге чыганактагы хәбәргә таянып: “Бәлкем без Казан ханлыгындагы даруг (өлкә) идарәчесе тарафыннан җыела торган салым төре сакланышын күрәбездер”, – дип яза.

 

Назад Наверх