Баш   Кереш   I бүлек: 1.1  1.2  1.3  1.4   II бүлек: 2.1  2.2  2.3  2.4  2.5   Йомгаклау   Чыганаклар   Кушымталар: 1   2   3   4   5   6   7

КУШЫМТАЛАР

5-нче кушымта

Тарханлык системасы биргән хокук һәм бурычларның төрләре*:

1. тарханның хәрби хезмәттә катнашырга тиешлеге, яки аннан азат булуы;

2. тархан җирендә хезмәттә булган халыкның кирәк чакта хәрби хезмәттә катнашырга тиешлеге;

3. тарханның ясак түләүдән азат булуы;

4. тарханлык җирен нәселдән-нәселгә тапшыра алу хокукы;

5. сәяси һәм хокукый яктан тарханның һәм тарханлыкка бирелгән җирнең хан тарафыннан яклануы (имунитет);

Сәхиб-Гәрәй ярлыгына бәйле тарханлык системасы тудырган хокуклар (вакыт узуга карамастан), Казан ханлыгының һәр җирендә көчкә ия булган:

1. тарханнарның үзләренә;

2. кешеләренә (авылларга, хезмәткәрләргә);

3. җирләренә (көтүлекләргә, урманнарына);

4. йөкләренә (әзерләнгән утын, печәннәренә);

5. терлекләренә (хайваннарына) кагылмау;

6. җиргә бәйле төрле ясак, түләмә һәм салымнардан азат итү;

7. халык саны, йортлар исәбе, яшәү шартларына бәйле кулуш, колтка, баҗ, хәрәҗ һәм хәрәҗәт салымнарын алмау;

8. мал-мөлкәтләренә, бакча һәм җир-суларыналарына кул озайтмау (аяк басмау, кермәү);

9. өйләрендә көчләп илче, кунак кундырмау (ризык сорамау);

10. тархан кул астындагы авыллардан (тархан теләгеннән башка), авыл, кешеләреннән -– морҗа салымы, җир түләме алмау;

11. тархан яисә аның кул астындагы кешеләр рөхсәтеннән башка, азык-төлек һәм хайван ризыгы алмау;

12. тарханнарга кимчелек вә зарар тидермәү;

13. көчләү, кысынкылык, зәхмәт вә борчу салган кешеләрдән яклау хокуклары биргән.

 


* (Вахидов, 1925; Мухамедьяров, 1950; Мөстәкыймов, 2003 тикшерүләре буенча.)

Назад Наверх